Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
E-Mail: | bugady.oosh@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 44 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Укытучылар көнендә безнекеләр дә бүләкләнде 06.10.2018
5 октябрьдә Россиядә генә түгел, дөньяның күп илләрендә Халыкара укытучылар көнен билгеләп үтәләр. Агымдагы елда Актаныш мөгаллимнәре өчен 4 нче октябрь көнне үк районыбызның Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында бәйрәм тантанасы оыштырылды һәм күп кенә укытучылар хөрмәтләнде. Актаныш районы башлыгы Э.Н. Фәттахов хезмәтләрендә югары нәтиҗәгә ирешүче мөгаллимнәргә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды. Бу мөгаллимнәр арасында хезмәттәшләребез дә бар иде. Башлангыч сыйныф һәм технология укытучысы Фаттахова Лениза Динавис кызына Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды; Богады балалар бакчасы тәрбиячесе Гаянова Илфира Вагыйз кызына акчалата бүләк бирелде; тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы кыйммәтле бүләк белән хөрмәтләнде. Котлыйбыз һәм киләчәктә зур уңышлар телибез!!!
-
Бәйрәм белән!!! 05.10.2018
Кадерле укытучыларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлек, иҗат һәм һөнәр уңышлары телибез. Рәхмәт сезнең сабырлыгыгыз, зирәклелелегез, рухи дөньяга китергән юлыгыз өчен. Рәхмәт, мең рәхмәт!!!
-
Бер күреше- үзе бер гомер 05.10.2018
Бүген, мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучылары, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Җәмилова Р.Г. җитәкчелегендә “Өлкәннәр ункөнлеге” уңаеннан пенсионер укытучыларның хәлләрен белеп, “Укытучылар көне” белән котлап кайттылар.
-
Миләш җыю 02.10.2018
2 нче октябрь көнне, мәктәбебез укучылары мәктәп бакчасына укытучылар җитәкчелегендә миләш җыярга чыктылар. Иң актив һәм иң күп миләш җыючы класс булып 7-8 сыйныф укучылары булды. Класс җитәкчесе Сөләйманова А.Н.
-
Өлкәннәр ункөнлеге 01.10.2018
Мәктәбебездә “Өлкәннәр ункөнлеге” уздыру планы төзелде. Уздырылачак чаралар планы белән атналык линейкада таныштырылды. План нигезендә эш башланып китте.
-
Котлыйбыз! 24.09.2018
22 сентябрь көнне, Шаемов Ф.Ш. исеменә багышланган җиңел атлетика буенча ярышта, мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Сөләиманова Рәилә III урынны алды. Рәилә Актаныш муниципаль Грамотасы һәм медаль белән бүләкләнде. Укытучысы Хабибуллин Р.Р. Котлыйбыз!
-
Экстремизмга - юк! 12.09.2018
Укучыларны кечкенәдән үк яхшыны яманнан аера белергә өйрәтергә кирәк. Әлеге максаттан чыгып, мәктәптә "Экстремизмга - юк!" декадасы кысаларында, класс җитәкчеләре “Явызлык һәм яхшылык” темасына әңгәмәләр һәм фотолар конкурслары оештырдылар. Мондый чараларда балалар, бигрәк тә башлангыч класс укучылары, зур кызыксыну белән катнаша.
-
«Игътибар- балалар!» 05.09.2018
Бүген мәктәптә, 27 августтан алып 9 сентябрь аралыгында уздырылучы «Игътибар- балалар!» акциясе барышында, “Юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалаучы” Актаныш районы бүлек җитәкчесе Саетова Рәсимә Заһит кызы һәм балигъ булмаган балалар белән эшләүче муницпаль хезмәткәр Багавиева Динара Алмаз кызы белән укучыларның очрашуы булды.
-
3 сентября — День солидарности в борьбе с терроризмом 03.09.2018
В первый учебный день в нашей школе прошел линейка посвященный Дню солидарности в борьбе с терроризмом. Эта памятная дата России была установлена Федеральным законом «О днях воинской славы России» и связана с трагическими событиями в городе Беслане.
-
1 сентябрь - Белем көне. 01.09.2018
1 сентябрь - Белем көне. Инде күп гасырлар дәвамында нәкъ менә бу көнне укучылар иртән-иртүк мәктәпкә ашыгалар. Аларны инде алардан да иртәрәк мәктәпкә килгән укытучылар каршы алалар. Яңа уку елы башлана...
Белем көне - укытучылар белән укучылар бәйрәме генә түгел. Белем көне әти-әниләр өчен дә, студентлар өчен дә, аң-белемнәрнең дөньяда иң зур байлык икәнен аңлаган кешеләр өчен дә зур бәйрәм!
Яңгырыйдыр һәр төбәктә,
Көмеш кыңгырау чыңы.
Мәктәпләргә рәхим ит, син,
Өр – яңа уку елы.