МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
Новости Управления образования
«УҢЫШНЫҢ НИГЕЗЕ БУЛАРАК ПРОЕКТ ФИКЕРЛӘВЕН ФОРМАЛАШТЫРУ» регионара семинары Татарстан һәм Башкортостан республикаларының полилингваль гимназия директорларын, укытучыларын эшлекле сөйләшүгә туплады бүген
Опубликовано: 15.05.2025«УҢЫШНЫҢ НИГЕЗЕ БУЛАРАК ПРОЕКТ ФИКЕРЛӘВЕН ФОРМАЛАШТЫРУ» регионара семинары Татарстан һәм Башкортостан республикаларының полилингваль гимназия директорларын, укытучыларын эшлекле сөйләшүгә туплады бүген. Проект эшләрендә, ачык дәресләрдә укучыларның үзләренә максат-бурычлар куюлары һәм чишелеш юлларын табулары, уңышка ирешүләре күрсәтелде. Семинар гимназиянең актлар залында тантаналы ачылды. Укучылар, укытучылар һәм ата-аналар белән берлектә әзерләнгән җыр-биюләрдә безнең кыйблабыз, традицияләребез, милли тәрбия чагылыш тапты. Кунакларны гимназия директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанова, Актаныш районы башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов, район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Митҗан кызы Шакирова сәламләде. Проектлар күргәзмәсендә укучыларыбызның, сыйныфларның проект эшләре тәкъдим ителде. 4 секция эшендә ачык дәресләр узды. Семинарны йомгаклау - пленар өлештә гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанова чыгыш ясады.
К списку новостей