• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"

Визитная карточка

Адрес: 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17
Телефон: +7(855)-523-44-70
E-Mail: Roo.Aktanysh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе"
Руководитель: Шакирова Раниза Митьяновна
У нас учатся: 3120 учеников
У нас учат: 444 педагогов

Новости Управления образования

Актаныш, Әгерҗе, Мөслим, Сарман районнарының мәгариф идарәсе методистлары «Педагогик кадрлар кытлыгы шартларында адреслы ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле муниципаль механизмнары» темасы буенча Актаныш районының стажировка мәйданчыгында тәҗрибә туплый.

Опубликовано: 19.02.2025

Актаныш, Әгерҗе, Мөслим, Сарман районнарының мәгариф идарәсе методистлары «Педагогик кадрлар кытлыгы шартларында адреслы ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле муниципаль механизмнары» темасы буенча Актаныш районының стажировка мәйданчыгында тәҗрибә туплый. Стажировка эшендә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан Роза Шәяхмәтова катнаша. Беренче көнне мәгариф хезмәткәрләре Пучы мәктәбе һә балалар бакчасында, Әнәк авылындагы «Бабайда кунакта» паркында, Мари Суыксуы мәктәбендә һәм Актаныштагы технология техникумы базасында методик эш тәҗрибәсе белән танышты. Бүген исә кунаклар  6 санлы Актаныш балалар бакчасында, кайбер фәннәрне тирәнтен өйрәнүле Актанышның икенче санлы мәктәбендә, Актанышның беренче санлы мәктәбендә, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында булачак. Актанышның икенче санлы мәктәбендә мәгариф идарәсе методистлары дүрт дәрес карый. «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» дәресендә пилотсыз очкычлар һөҗүмендә куркынычсызлык чараларын үтәү, шулай ук биология дәресендә «Әйләнә-тирә дөнья», инглиз теле дәресләре тәҗрибәсе күрсәтелде. Мәктәптә көн дәвамында төрле эчтәлектәге күргәзмәләр эшли. Мәктәптә эшләүче психология сыйныфында «Хәзерге заманның уңышлы педагогы имиджы» темасына сөйләштеләр, «БлагоДарение» хәйрия фонды волонтерлары хәрәкәте, балаларның сәнгать һәм техник иҗат күргәзмәлекләре беркемне дә битараф калдырмас. Мәктәпнең Казандагы хезмәттәшләре- КХТИ-КНИТУдан килгән вәкилләр үзләренең уку йортын тәкъдим итә, тәҗрибә-экспериментлар ясап күрсәтәчәк. тагын бер хезмәттәшлек үрнәге- Минзәлә педагогия колледжы укытучылары һәм студентлары да стажировка мәйданчыгында яктыртачак.



К списку новостей