МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
Новости Управления образования
Батыр һөнәр бар җирдә / Есть такая профессия, Родину защищать
Опубликовано: 25.02.2025Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Батыр һөнәр бар җирдә” дип исемләнгән чара үткәрелде. Әлеге чара район укыту-тәрбия эшләре буеча директор урынбасарлары семинары программасына кертелде. Чарада район башлыгы, авылдашыбыз, әфган сугышын кичкән батыр солдат Ленар Рафак улы Зарипов һәм аның сугышчан дуслары, әфганчы авылдашларыбыз, укучыларыбызның әтиләре дә катнашты. Бүгенге көндә махсус хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы, вакытлыча ялга кайткан укучыбыз Ихтияр Биктимиров та очрашуга бик теләп килде. Биш улы армия сафларында хезмәт иткән, унбер бала анасы Лилия апа Гыйльметдинованың да бәйрәм чарасында катнашуы бәйрәмне ямьләде. Уллары Илдар махсус хәрби операциягә иң беренчеләрдән булып киткән Хәйретдинов Рәскать абый белән Рәмилә апаның да әйтер сүзләре, киңәшләре күп булды. Чара буыннар бәйләнешен, чорлар алмашын ассызыклады. Советлар Союзы Герое, авылдашыбыз Хәсән Заманов, Бөек Ватан сугышы ветераны, авылдашыбыз, бүгенге көндә йөз яшен тутырган Нурфика апа Абдуллина турында да зур горурлык белән сөйләдек. Укучыларның һәр чыгышы Ватанны саклауга, туган җирне яратуга багышланды. Кунакларыбыз Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан яңартылган музей белән таныштылар. Бай эчтәлекле яңа стендлар, тупланган экспонатлар һәркем күңеленә хуш килде. Балаларда патриотизм хисләре тәрбияләүдә әлеге чараларның роле зур булачак.
К списку новостей