МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
Новости Управления образования
Әлифба белән саубуллашу бәйрәме
Опубликовано: 07.02.2025Беренче сыйныф, беренче дәреслек!
Дөнья да иң матур ил
Ул минем туган илем!
Дөньяда иң матур тел
Ул минем туган телем!
Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актанышның икенче урта гомуми белем бирү мәктәбендә зур тантана – 1нче сыйныф укучыларының иң яраткан китабы – Әлифба белән саубуллашу бәйрәме узды. Әлифба – ул белем юлына алып керә торган беренче сукмак, ул тел ачкычы, гыйлем дигән тауның беренче баскычы. Әлифба өйрәнүне уңышлы тәмамлап, 1нче сыйныф укучылары беренче җиңүләрен билгеләп үттеләр. Әлифба аларны 39 хәреф белән таныштырды. Безнең 1б сыйныф укучылары барысы да укырга, язарга, шигырьләр сөйләргә, җырларга, санарга өйрәнделәр. Бәйрәмебезгә төп кунак булып “Әлифба” килде. Ул балаларны укырга, язарга өйрәнүләре белән котлады, белемнәрен тикшерде, бик кызыклы сорауларга җавап алды, хәрефләрдән сүзләр төзетте. Укучылар Әлифбага рәхмәтләрен әйтеп, җыр белән озатып калдылар. Кунакка әкият герое - Белмәмеш тә килгән иде. Ул балаларга, әти-әниләргә алфавитның һәр хәрефенә башланган табышмаклар әйтте. Укучылар, мәктәп тормышыннан кызыклы вакыйгаларны, күңелле күренешләрне сәхнәләштереп күрсәттеләр, әлифбалы бию биеделәр. Әлифбага алмашка, Туган тел китабы килә. Ул укучыларга күп хикәя, шигырь, табышмаклар һәм әкиятләр өйрәтер, акыллы, гыйлемле булып үсәргә өндәр. Укучылар, Әлифбаны өйрәнүдә ярдәм иткән әти-әниләренә рәхмәт әйтеп, үз куллары белән ясаган котлаунамә бүләк иттеләр. Матур бәйрәм балалар күңелендә озак сакланыр, укырга чакырыр, җаваплы булырга өйрәтер. Ышанам: балалар укуның төп эш, авыр хезмәт икәненә төшенерләр. Шул хезмәтне җиңеләйтүдә аларга өлкән кешеләрнең ярдәм күрсәтүен теләп калам. Сезнең өчен янып-көеп йөрүче әти-әниләрегезгә, дәү әти-әниләрегезгә зур рәхмәтемне әйтәм. Киләчәктә бергә-бергә, кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә укучылар да тырыш, акыллы, тәртипле булырлар.
К списку новостей