МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
Новости Управления образования
Әниләр көне/День матери
Опубликовано: 27.11.2024Әниләр көне - искиткеч күңелгә үтеп керә торган бәйрәм, ул безнең һәрберебезнең тормышында иң мөһим кеше – әни икәнен ассызыклый. Әниләребезгә «рәхмәт» әйтергә, аларга ихлас җылы сүзләр бүләк итәргә, аларны никадәр нык яратуыбызны кабат-кабат кабатларга менә дигән сәбәп бу. 27 ноябрь көнне Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Рәхмәт сиңа,әнием!» дип исемләнгән бәйрәм концерты булды. Бәйрәм программасы ачык төсләр, кызыклы номерлар һәм төрлелек белән тулы иде. Котлауларны укучылар, укытучылар, әниләр, әтиләр музыкаль бүләк формасында җиткерде.Чара дәвамында әниләребезгә рәхмәт , хөрмәт һәм мәхәббәт сүзләре яңгырады. Бәйрәм концерты гаҗәеп җылы мохиттә үтте, барысына да бик күп күңелле тәэсирләр бүләк итте.Тамашачылар балаларның чыгышларын сокланып карап тордылар һәм чын күңелдән аларга көчле алкышлар яудырдылар.
К списку новостей