МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
Новости Управления образования
Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә Гаилә елына рәсми старт бирелде
Опубликовано: 09.02.20249 нчы февраль көнне мәктәбебездә Гаилә елына рәсми рәвештә старт бирелде. "Тәрбия гаиләдән башлана" исеме астында оештырылган ата-аналар җыелышы "Алдынгылар" хәрәкәтенең район бүлекчәсе җитәкчесе Марданов Айгиз Хәлил улының чыгышы белән башланып китте. Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Гайсина Лилия Фәнил кызы Россиядә Гаилә елы, Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы уңаеннан планлаштырылган һәм тормышка ашырылган эшләр, нәтиҗәләр белән таныштырды. "Гаилә елы кысаларында, республика күләмендә ата-аналар комитетлары арасында оештырылып килүче "Тату сыйныф серләре" бәйгесенең муниципаль этабында мәктәп командасы 3 нче урынга лаек булды. Актив гаиләләр шулай ук #команда_страны акциясенә теләп кушылдылар, " диде ул үз чыгышында. Мәктәп директоры Хаҗиев Алмаз Сәяф улы фән олимпиадаларының район һәм республика этабында уңышлы чыгыш ясаган укучыларның хезмәтен югары бәяләде."Йолдызлык-2024" фестиваленә әзерлек барышында ата-аналар тарафыннан күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Чара укучылар тарафыннан әзерләнгән концерт белән тәмамланды.
К списку новостей