• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"

Визитная карточка

Адрес: 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17
Телефон: +7(855)-523-44-70
E-Mail: Roo.Aktanysh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе"
Руководитель: Шакирова Раниза Митьяновна
У нас учатся: 3120 учеников
У нас учат: 444 педагогов

Новости Управления образования

Әтәс мәктәбендә Гаилә елына старт бирелде /   В Атясевской школе стартовал Год семьи

Опубликовано: 09.02.2024

2024 ел  Президент тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. Мондый карарны ул традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм яклау максатында кабул итте. Моннан тыш, Гаилә елы әлеге институтны яклау буенча дәүләт чараларын популярлаштыруга юнәлтелгән. Гаилә елына  багышланган чаралар Әтәс мәктәбендә дә уздырыла башлады. Февраль аеның  хәрби -патриотик айлык икәнен исәпкә алып,  шулай  ук гаилә елына да багышлап , Әтәс мәктәбендә  укучылар һәм аларның әти-әниләре катнашында эстафета  уздырылды. Балалар һәм аларның әти-әниләре ике командага – “Ялкын “ һәм “ Бәхет төенчекләре”  нә бүленеп, спорт ярышларында көч сынаштылар. Команданың һәрбер уенчысы үзенең  командасына баллар китерергә тырышты,  көчен кызганмады. Ярышларның иң кызыктырганы , мөгаен, мылтыкны сүтеп җыю һәм  ату  булгандыр. Шулай ук аркан тартуда да  беркемнең дә сынатасы килмәде. Скакалкада сикерү, сеткага  туп кертү , турникта  тартылу  , кыршау  әйләндерүдә, волейбол уенында яшь аермасына карамый, бертигез ярыштылар.Командаларның әле берсе, әле икенчесе эстафетада беренчелекне бирмәделәр. Шуңа да карамастан, дуслык җиңеп чыкты. Гаилә елына старт  бирү  балаларның әниләре белән  бергә әзерләп килгән ризыклары белән ашханәдә чәй эчү белән тәмамланды.  Гаилә елына багышланган чараларның әле  бу беренчесе генә .  Ел дәвамында бик күп төрле кызыклы чаралар көтелә. Ата-аналар  киләсе чараларда да актив катнашырлар дип теләп калабыз.  

 2024 год Президент объявлил   Годом семьи. Указ был принят в целях сохранения семейных ценностей и для защиты семейных прав.  Кроме этого , Год семьи направлен на   защиту института семьи и в целях популяризации государственных мероприятии. Мероприятия, прирученные к  данной тематике , начали проводиться и в Атясевской школе. Учитывая , что февраль еще приручен  к военно- патриотическим мероприятиям,   7 февраля  стартовал торжественно Год семьи в Атясевской школе. Спортивная эстафета  прошла среди двух команд. Команды под названием  «Ялкын» и «Бәхет төенчекләре»  соревновались между собой в разных  дисциплинах. Каждый участник команды старался принести своей команде высшие баллы, прилагая максимум усилий. Одно из самых увлекательных соревнований, была наверно, сборка автомата и стрельба из нее.  Так же, каждый старался для своей команды  в перетягивании каната.   Прыжки через скакалку, забрасывание мяча на сетку , подтягивание на турнике , игра в волейбол – на этих соревнованиях команды соревновались несмотря  на разницу в возрасте и силы. На разных соревнованиях одерживала победу то одна , то другая команда. Но  , несмотря на это, победила дружба. В конце  мероприятия  в школьной  столовой все собрались на чаепитие. В этом году ожидается очень много мероприятии, прирученных Году семьи.   Надеемся, что родители вместе с детьми, активно будут участвовать и в них. 



К списку новостей