МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
Новости Управления образования
Гомуми ата-аналар җыелышы / Общешкольное родительское собрание
Опубликовано: 25.11.202325 нче ноябрь көнне Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә гомуми ата-аналар җыелышы оештырылды. Җыелышта махсус кунаклар: Актаныш технологик техникум вәкиле, гомуми фәннәрне укыту эшчәнлеге буенча директор урынбасары Исламова Ләйсән Факис кызы, Актаныш районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Рәзиф кызы Мөхәммәтова, юл-патруль хезмәте инспекторы катнашты. Лейсан Факисовна үз чыгышында Актаныш технологик техникумында үзләштерергә мөкин булган һөнәрләр, уку йортының мөмкинлекләре, башка уку йортлары белән элемтә, югары белем алу мөмкинлекләре белән таныштырды.Ләйсән Рәзиф кызы ата-аналарны юлларда сак булырга, һава торышы белән бәйле рәвештә игътибарлы булырга чакырды; яшь үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, балаларны куркынычсызлык каешы белән эләктереп, махсус креслоларда йөртергә кирәклеген искәртте. Җыелыш барышында юл-патруль хезмәте инспекторы скутерлар, питбайклар, самокатлар, велосипедлар һәм башка төр транспорт чаралары белән хәрәкәт итү кагыйдәләрен искәртте.Директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Фаррахова Л.С. яңа электрон журналга күчү белән бәйле рәвештә кергән яңалыклар, ата-аналарга таләпләр белән таныштырды.Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Гайсина Л.Ф. агымдагы уку елында тәрбия өлкәсендә яңалык булган профориентация юнәлешендәге “Россия – минем горизонтлар” курсы белән таныштырды, хезмәт тәрбиясе буенча яңалыкларга , дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру үзенчәлекләренә тукталды.Җыелыш әниләр көне уңаеннан оештырылган “Озак яшә, Әнкәй, шатлык белән” дип аталган бәйрәм концерты белән тәмамланды.Әниләр көне уңаеннан, шулай ук, “Рәхмәт сиңа, Әни, күз нурым!” исеме астында фото һәм рәсемнәрдән торган күргәзмә, фотозона, китап күргәзмәсе оештырылды, тематик стенгазета чыгарылды.
25 ноября на базе МБОУ “Такталачукская ООШ” состоялось общешкольное родительское собрание. На собрании участвовали представители Актанышского технологического техникума, начальник отдела профилактики ГИБДД по Актанышскому району. Собрание завершилось праздничным концертом, приуроченным самому теплому и сердечному празднику – Дню Матери.
К списку новостей