МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
Новости Управления образования
Алтынчәч нәниләре белән кече Сабантуй / Малый Сабантуй с малышами второй младшей группы детского сада "Алтынчэч"
Опубликовано: 08.06.2023Сабан туе – халкыбызның гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрен, әхлакый кагыйдәләрен, йолаларын, халкыбызның рухи байлыгын саклап килгән милли бәйрәме. “Бүләк” урманы янында «Алтынчәч” балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеме нәниләре белән кече Сабантуй үткәрелде. Сабантуйда ата- аналарыбыз да бик теләп катнашты. Милли мәдәниятләр һәм гореф- гадәтләр елы уңаеннан уздырылган әлеге кече Сабантуйда балалар капчык киеп йөгерү, йомырка салынган кашык кабып узышу, аркан тартышу, чүлмәк вату кебек милли уеннарыбызны уйнадылар. Әти- әниләр ярдәме белән оештырылган күзне бәйләп әйбер кисү уены иң мавыктыргычы булгандыр, мөгаен. Сабантуй кече булса да, бүләкләр зурдан иде.
Сабантуй-национальный праздник нашего народа, сохраняющий вековые традиции, нравственные устои, обычаи, духовное богатство нашего народа. Рядом с лесом "Буляк" прошел малый Сабантуй с малышами второй младшей группы детского сада "Алтынчэч". С удовольствием приняли участие в Сабантуе и наши родители. На Сабантуе, приуроченном к году национальных культур и традиций, дети играли в такие национальные игры, как бег в мешках, бег с яйцом на ложке во рту, перетягивание каната, разбивание горшка. Пожалуй, самой увлекательной была игра с завязанными глазами, организованная при поддержке родителей. Несмотря на малый Сабантуй, подарки были большие.
К списку новостей