МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
Новости Управления образования
Укытучы һәм остазлар елы
Опубликовано: 27.04.2023Технология фәненең район методик берләшмәсе Балалар иҗат үзәге белән берлектә “Укытучы һәм остазлар елы” уңаеннан очрашу оештырды. Эшлекле дә, гамәли дә киңәшмәдә районыбыз мәктәпләрендә белем бирүче технология укытучылары остазлары- үзләренә кадәр мәктәп укучыларын тегәргә, чигәргә, пешерергә өйрәткән педагоглар белән түгәрәк табын янында очрашты. Остазлар һәм педагоглар хәзерге уку- укыту эшчәнлегендәге яңа технологияләр, элеккеге укыту методикасы турында сөйләштеләр. Укытучыларыбыз технология, элеккеге хезмәт дәресләренең кеше тормышында мөһим урын алып торуы турындагы фикерләрен тормыш тәҗрибәсе белән дәлилләп сөйләде. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова район мәгарифендә тирән эз калдырган лаеклы ялдагы остазларга- Розалия Мансуровага, Рәмилә Газизовага, Зәкия Вәлиәхмәтовага, Хөршидә Зәйнуллинага, Гөлүсә Фазуллинага, Саҗидә Шәймөхәммәтовага Рәхмәт хатларын тапшырды, сау-сәламәт булып киләчәктә матур яшәүләрен теләде. Түгәрәк өстәл янында узган киңәшмә эчтәлекле, кызыклы һәм бик файдалы булды.
К списку новостей