МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
Новости Управления образования
Гуманитар гимназия-интернатта террорчылыкны кисәтү буенча өйрәнү
Опубликовано: 16.01.2023Бүген – 16 гыйнвар көнне гуманитар гимназия-интернатта, гадәттән тыш хәлләрне булдырмау максатында, чираттагы өйрәнүләр узды. Террорчылыкны кисәтү буенча уздырылган чираттагы өйрәнүдә район мәгариф идарәсеннән, технологик техникумнан, Актанышның 1 мәктәбеннән дә вәкилләр катнашты.
Гадәттән тыш хәлләрне булдырмау, андый хәлләр килеп туганда эвакуацияләүне тиешенчә оештыра алу дәрәҗәсен тикшерү, практик эшчәнлекне һәм белемнәрне камилләштерү буенча укулар да, өйрәнүләр дә бүгенге көндә уяулыкны киметмәскә, сак булырга өйрәтә. Гимназиябездә, гадәттән тыш хәлләр булган очракта, һәр сыйныфның, һәр укучының качу урыны билгеле. Бүлмәләрнең ачкычлары җаваплы кешеләрдә саклана. Бүген дә, гимназиядә тормыш иминлеге нигезләрен укытучы Ришат Тимершәех улы Сибгатуллин: “Тревога! Гимназиягә коралланган ир-ат керде!” диюгә, һәр сыйныф үзләренә билгеләнгән урыннарга качты, кабинетлар, этажара ишекләр бикләнде. Гимназия директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева җитәкчелегендә һәр сыйныфның, һәр җаваплы кешенең үз алдына куелган бурычны төгәл үтәве тикшерелде.
К списку новостей