• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"

Визитная карточка

Адрес: 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17
Телефон: +7(855)-523-44-70
E-Mail: Roo.Aktanysh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе"
Руководитель: Шакирова Раниза Митьяновна
У нас учатся: 3120 учеников
У нас учат: 444 педагогов

Новости Управления образования

Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле икенче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында инглиз теле буенча төбакара семинар узды

Опубликовано: 17.04.2019

17 апрель көнне, аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле икенче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында инглиз теле буенча төбакара семинар узды. “Заманча дәрес. Инглиз телен укытуда традицияләр һәм инновацияләр” исеме астында узучы ачык чарада районның инглиз телчеләре, Татарстанның Минзәлә районы педагоглары белән беррәттән Башкортстан республикасының Нефтекама шәһәреннән, Илеш һәм Югары Яркәйдән дә инглиз теле укытучылары – кырыкка якын педагог катнаша. Аларны мәктәп директоры И.Р. Вахитов сәламләп, мәктәп тормышы белән таныштырды. Актаныш районында, шул исәптән икенче санлы мәктәптә дә,  инглиз теленә мөһим урын бирелә. Ул балалар бакчасында ук өстәмә шөгыль буларак  өйрәнелә. 

Яз саен аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле икенче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе  инглиз теле буенча мондый төр ачык чаралар оештырып тора. Быел аның төбәкара югарылыкка күтәрелүе дә сөенечле фал. Үзара тәҗрибә уртаклашуны, эшчәнлек белән танышуны алмаксат итеп куйган семинар киләсе елларда да нәтиҗәле эшләр дигән ышаныч бар. Бүгенге көндә Актанышның икенче мәктәбендә алты дистәдән артык мөгаллим-мөгаллимә балаларга белем һәм тәрбия бирә. Аларның алтысы – чит тел, ягъни инглиз теле педагоглары. Кулга-кул тотынышып, максатчан башкарылган эш үз уңышлары белән сөендерә: инглиз теле буенча районкүләм олимпиадаларда  мәктәпнең 9 призлы урыны бар. Киләчәктә коллектив үз позицияләрен республика күләмендә ныгытырга исәп тота. Өстәвенә, биредә 1 -8 сыйныф укучылары өчен инглиз теле буенча өстәмә сәгатьләр дә каралган. 

Укучыларның чит телдә иркен аралашуын, җыр һәм шигырь башкару осталыкларын районыбыз кунаклары  семинар дәвамында тамаша кылды. Чараның практик өлеше кысаларында педагоглар өчен ачык дәресләр, мастер-класслар оештырылып, аларда һәр сыйныф укучысы актив катнашты. Аналитик блокта исә педагоглар тәҗрибә уртаклашып, чыгышлар тыңлады. 

Чыганак: http://aktanysh-rt.ru/news/tema-dnya/mgarif-sulyshy-aktanyshta-ingliz-tele-ukytuchylaryny-tbakara-seminary-t-fotomizgellr



К списку новостей