• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"

Визитная карточка

Адрес: 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17
Телефон: +7(855)-523-44-70
E-Mail: Roo.Aktanysh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе"
Руководитель: Шакирова Раниза Митьяновна
У нас учатся: 3120 учеников
У нас учат: 444 педагогов

Новости Управления образования

Актаныш районы Республика тикшерүенә әзерләнә

Опубликовано: 23.01.2018

Мәгълүм булганча, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек итү һәм контрольдә тоту департаменты белем бирү учреждениеләрендә план нигезендә һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрә. Аның төп максаты - Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсендәге законы үтәлешен, белем бирү эшчәнлеген алып бару өчен бирелгән лицензиядә каралган шартларның үтәлешен тикшерү, гомуми белем бирү оешмаларында белем сыйфатына контроль ясау.

Әлеге тикшерүгә әзерлек максатыннан, департамент вәкилләре Республика районнарында булып, белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен “Хокукый десант” дип исемләнгән семинар-киңәшмәләр үткәрә. Мондый төр укулар бүген Актанышта да оештырылды. “Хокукый десант” ның беренчеләрдән булып Актанышка төшүе гаҗәп түгел, чөнки мондый төр семинарлар беренче чиратта быел тикшерү билгеләнгән районнарда оештырыла. Ә 2018 елга тикшерүләр планы нигезендә, нәкъ менә агымдагы елның сентябрь аенда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты Актаныш районының белем бирү учреждениеләрендә контроль-күзәтчелек тикшерүләр үткәреләчәк.

Бүген биредә актанышлылар гына түгел, Мөслим, Минзәлә районнарының мәгариф бүлеге җитәкчеләре, белем бирү оешмаларының директорлары, аларның урынбасарлары – җәмгысе 270тән артык мәгариф хезмәткәре катнашты.

Киңәшмә эшендә мәгариф өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге бүлегенең әйдәп баручы советнигы Альбина Урмеева җитәкчелегендәге департамент вәкилләре, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Вахитов катнашты.

Белгечләр залда утыручыларга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек итү һәм контрольдә тоту департаменты тикшерүенең асылын аңлаттылар, һәр бүлек буенча тикшерү барышында нинди документларның кирәк булачагы, аларның һәр мәктәптә инде әзерләнеп куелырга тиешлеген ассызыкладылар.

Сүз уңаеннан, әлеге планлы тикшерүләр өч мәсьәлә буенча - мәгариф өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге, белем бирүнең сыйфатына дәүләт контроле һәм лицензия таләпләренең үтәлүенә контроль юнәлешләре буенча үткәрелә.

Тикшерү барышында департамент белгечләре тарафыннан һәр белем бирү учреждениесендә соңгы өч елдагы барлык уку планнары , эш программалары, гомумән, 30дан артык документ тикшереләчәк. Шулай ук, методик берләшмәләр, тәрбия эшләренә дә игътибар булачак, алар да читтә калмаячак. Һәм, әлбәттә инде, укытуның стандартларга туры килү-килмәве дә күз уңында тотылачак.

Чыннан да бүген Актанышта оештырылган “Хокукый десант” мәгариф оешмалары җитәкчеләре өчен саллы ярдәм, чөнки биредә һәркем үзен борчыган сорауларга җаваплар таба алды. Нәтиҗәдә әлеге мөһим тикшерүгә ныклы база булдырды.

Ни генә дисәк тә, Республика районнарында белем бирү тармакларын дүрт елга бер тапкыр энә күзеннән үткәрү – ул, беренче чиратта аларга ярдәм итү, ялгышларын кисәтү булса, икенчедән нәрсәгәдер өйрәтүдә дә зур әһәмияткә ия.

Бүгенге чара кысаларында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек итү һәм контрольдә тоту департаменты белгече Альбина Батыршина мәгариф өлкәсенә кагылышлы мөрәҗәгатьләр белән гражданнарны да кабул итте. 


Источник: http://aktanysh-rt.ru/tt/the-news-tat/item/8720-aktanyish-rayonyi-respublika-tiksherүenә-әzerlәnә-%20-fotootchyot.html

К списку новостей