Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 321 322 323 324 325 326 327 328 ( 329 ) 330 >>
-
Ел укытучысы - 2013 13.02.2013

"Ел укытучысы - 2013" Республика конкурсының муниципаль этабының 2 туры Пучы мәктәбе базасында үткәрелде. Укытучылар, бик теләп, бу чарада катнашты. Пучы урта мәктәбеннән технология укытучысы Габдуллин Ринат Равил улы катнашты. Уңышлар телибез сезгә!
-
Булдырасың Гөлназ! 11.02.2013

Пучы урта мәктәбенең 11 класс укучысы Зарипова Гөлназ татар әдәбиятыннан үткәрелгән республика олимпиадасында I урынны алды һәм мәгариф министрлыгының Дипломы белән бүләкләнде( укытучысы Галимуллина Ф.Х.)
-
"Барыбызда уйный!" 11.02.2013

"Без бергә бер ил!" республика фестиваленең "Барыбызда уйный!" бәйгесе район этабында I урын алган мәктәбебез балалар оешмасы командасын чын күңелдән тәбриклибез!
-
Балалар бакчасы кунакта. 08.02.2013

Мәктәп тормышы,музей белән якыннанрак танышыр өчен кунакка балалар бакчасының уртанчылар төркеме килде.
-
Хоккей ярышы. 08.02.2013

Класслар арасында мәктәптә хоккей ярышлары уза. Барлык класс командалары да бик теләп,кызыксыну белән катнашалар.
-
Очрашу. 08.02.2013

11 сыйныф укучылары белән очрашуга "Н.Э. Бауман исемендәге Казан Дәүләт Академия Ветеринар Медицина " уку йортыннан кунаклар килделәр.
-
Тәбриклибез! 05.02.2013

Барлык гомерен балаларга белем һәм тәрбия биргән , үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче хезмәттәшебез Расим Фатих улын чын күңелдән тәбриклибез! Укучылар һәм мәктәп коллективы тырышлыгы белән әзерләнгән " Тормыш юлы..." дип исемләнгән кичә булып узды. Юбилярыбыз күңелендә якты эзләр калдырган кичәдә, хезмәттәшләре, яраткан укучылары һәм әлбәттә гайләсе катнашты.Җыр-биюләр,изге теләкләр белән үрелеп барды бәйрәм.
-
Студентлар белән очрашу. 05.02.2013

Мәктәбебездә студентлар белән очрашу кичәсе булып узды. Студентларның мәктәп елларын сагынулары,аларның изге теләкләрендә чагылды. Ике командага бүленеп,ярыш формасында бик күңелле узды очрашу. Мәктәп директоры Ландыш Сәяф кызы истәлеккә бүләкләр һәм үзенең җылы,изге теләкләрен җиткерде.
-
9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы. 01.02.2013

Алда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен зур сынаулар тора. ГИА һәм ЕГЭ буенча туган сорауларга җавапны,консультация графигы белән таныштыру һәм бик күп башка сорауларга ата-аналар белән берлектә җаваплар эзлэделэр.
-
Сәламәт тәндә-сәламәт акыл. 01.02.2013

Саф һавада чаңгы шуу,сәламәтлек өчен бик файдалы. 31 нче гыйнвар көнне 5-11 нче сыйныф укучылары,тулы составта чаңгы шуарга чыктылар. Физкультура укытучылары Расим Фатих улы һәм Ренат Равил улы җитәкчелегендә оештырылды.







