Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 321 322 323 324 325 326 327 ( 328 ) 329 330 >>
-
"Әнием-алтыным" 07.03.2013

6 нчы март көнне "Әнием - алтыным" исеме астында 1 нче сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре бәйрәм үткәрделәр.Ике командага бүленеп төрле уеннар уздырдылар,укучылар бәйрәм концертын бүләк иттеләр.
-
"Әниләр спортны сөя". 07.03.2013

"Әниләр спортны сөя " дип исемләнгән спорт ярышына 4 нче сыйныф укучыларының әниләре ярышка җыелды.Спорт ярышында укучыларның әниләре өчен җан атулары, ә әниләрнең рәхәтләнеп ярышулары күңелдә истә калырдай мизгелләр булды.
-
"Кызлар йолдызлар". 07.03.2013

6 нчы март көнне укучыларыбыз "Кызлар йолдызлар" дип исемләнгән бәйрәм кичәсенә җыелдылар. Кызларны бар яклап та сынадылар,алар спортны да сөя, кул эшләренә дә уңганнар,матур итеп җырлый-бии дә беләләр. Егетләр исә үзләренең тәбрикләү сүзләрен һәм җырларын бүләк иттеләр.
-
Бәйрәм белән! 07.03.2013

Хөрмәтле хатын-кызлар ! Сезне барыгызны да язның беренче бәйрәме белән тәбриклибез! Сез җылылык таратучы кояш,өйләребезнең нуры, балаларыбызның кадерле әниләре.Сезгә сәламәтлекнең ныгын,кояштай озын гомер,эшләрегездә уңышлар,гайлә бәхете теләп калабыз.
-
"Гайлә бәйрәме" 06.03.2013

3 нче сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре Акмалова Айзирә Хәбип кызы тырышлыгы белән 4 нче март көнне " Гайлә бәйрәме" кичәсе булып узды. Әти-әниләр өчен кызыклы уеннар,ә укучылар тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды бәйрәм.Шулай ук барлык килгән әниләрне җылы эчтәлектәге котлаулар һәм укучылар үз куллары белән эшләгән бүләкләрен тапшырдылар.Бик күңелле һәм истә калырлык итеп узды бәйрәм кичәсе.
-
"Әниләр бәйрәме". 06.03.2013

Иң кадерле кешем җирдә
Ул син,газиз әнием!
Гел изгелек бөркелә,
Бары синнән әнием....
-
"Татар кызы" бәйгесе. 28.02.2013

"Татар кызы" бәйгесенең сайлап алу турында безнең дә мәктәптән 9 нчы сыйныф укучысы Мөстафина Лилия катнашты. Бик матур чыгышың өчен рәхмәт сиңа Лилия! Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын.
-
"Иң шәп әйдаман" 28.02.2013

Балалар оешмасы җитәкчелегендә 28 февраль көнне "Иң шәп әйдаман" бәйгесенең финал өлеше булып узды. Безнең мәктәптән Нур Баян исемендәге балалар оешмасының иң актив әйдаманы 8 нче сыйныф укучысы Нургалиева Сөмбел катнашты. Уңышлы чыгыш ясап 3 нче урынны яулады. Мәктәп данын яклаганың өчен рәхмәт,киләчәктә дә уңышлар насыйп булсын сиңа!
-
Әлифба бәйрәме.
19.02.2013
Беренче сыйныф укучылары өчен көтеп алынган "Әлифба" бәйрәме булып узды. Укучыларның әти-әниләр, укытучылар һәм килгән кунаклар алдында беренче тапкыр сынау бирүләре иде. Кунакка "Әлифба" үзе, "Азбука" һәм "Математика " килгән иде. Укучыларның хезмәтен,тырышлыгын югары бәяләделәр. Истәлеккә бүләкләр тапшырылды,мәктәп директоры Ландыш Сәяф кызы укучыларга изге теләкләрен җиткерде,җырлар-биюләр белән үрелеп барды бәйрәм.
-
"Татар егете" бәйгесендә без финалда. 19.02.2013

18 феврал көнне "Татар егете" бәйгесенең сайлап алу туры узды. Безнең мәктәптән 9 сыйныф укучысы Гайнетдинов Айнур бик уңышлы чыгыш ясады һәм 5 март көнне узачак финалда катнашу хокукын алды.







