Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 301 302 303 304 305 306 ( 307 ) 308 309 310 >>
-
Чыгарылыш кичәсе 23.06.2014

Бүген мәктәбебездә чыгарылыш кичәсе булды. Укучыларга өлгергәнлек аттестаты тапшырылды. Хәерле юл сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары ! ! !
-
Балалар Сабан туе 21.06.2014

Бүген «Шатлык» мәктәп яны лагере тәмамланды. 21 көн сизелмичә дә үтеп китте. Балалар рәхәтләнеп ял иттеләр: экскурсияләргә йөрделәр, табигать кочагында төрле уеннар уйнадылар, балык тоттылар һ.б. Ә бүген, соңгы көнне, Балалар Сабан туе үткәрелде. Балалар чүлмәк ваттылар, капчык киеп йөгерделәр, әйбер кистеләр, йомырка белән кашык кабып йөгерделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте. Лагерьда ял иткән көннәре балалар күңеленә якты хәтирәләр булып кереп калгандыр.
-
Янгын сүндерүчеләр белән очрашу 19.06.2014

Бүген «Шатлык» мәктәп яны лагерена йөрүче балалар Әнәк авылына янгын сүндерү оешмасына экскурсиягә бардылар. Балалар янгын сүндерүчеләрнең киемнәрен, машиналарын карадылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр. Янгын сүндерүчеләр куркынычсызлык кагыйдәләрен, янгын очрагында үз-үзеңне тоту тәртибен яңадан укучыларыбызның исләренә төшерделәр.
-
Зоопаркта кунакта 18.06.2014

18 июнь көнне Пучы урта гомуми белем бирү мәктәп яны лагере балалары Рәсәйнең иң яхшы зоопаркларының берсе булган Ижевск шәһәре зоопаркына бардылар. Балалар таң калып төрле хайваннарны, кошларны күзәттеләр. Бу мавыктыргыч экскурсия балалар күңелендә озак сакланыр.
-
В лагере - День наоборот! 16.06.2014

Сегодня в лагере был «День наоборот». Мальчики были девочками, а девочки мальчиками. Всем очень понравилось.
-
Лагерьда - Гиннес рекордлары көне! 14.06.2014

Лагерьда Гиннес рекордлары көне бик күңелле үтте. «Иң таза кеше», «Иң озын чәчле кеше», «Иң күп бантиклы кеше», «Иң күп кесәле кеше» һәм башка исем белән рекордсменнар сайланды һәм Гиннес рекордлары китабына кертелде.
-
Хезмәт һәм ял лагере 11.06.2014

Мәктәбебездә 1 июньдә башланып киткән "Кырмыскалар" хезмәт һәм ял лагере үзенең эшен дәвам итә. Лагерьга 7,8,10 сыйныфлардан 20 укучы бик теләп йөриләр. Иртәнге якта укучылар мәктәп яны тәҗрибә участогында тырышып хезмәт куялар. Төштән соң, план нигезендә, хәрәкәтле уеннар, экскурсияләр, чаралар уздырыла. Лагерьга йөрүче укучылар, нәкъ менә җитез кырмыскалар төсле, барысына да өлгерәләр.
-
Лагерьда Балыкчы көне 10.06.2014

10 июнь көнен балалар зур түземсезлек белән көтеп алдылар. Чөнки бу көнне "Шатлык" лагеренда Балыкчы көне үткәрелде. Иртәнге аштан соң алар кармакларын алып су буена киттеләр. Көн бик мавыктыргыч үтте. "Иң беренче балык тотучы", "Иң зур балык тотучы", "Иң кечкенә балык тотучы", "Иң күп балык тотучы" билгеләнде.
-
Знай русский язык! 06.06.2014

С 4 по 6 июня в г.Казани проходила Международная Олимпиада по русскому языку для учащихся школ с родным (нерусским) языком обучения. В ней успешно участвовала ученица 10 класса нашей школы Хакова Эльвина. Поздравляем и желаем дальнейших успехов!
-
Сынауларны җиңел үтегез! 05.06.2014

Бүген 11 чыгарылыш сыйныф укучылары математикадан БДИ тапшыра. Укучыларга уңышлар телибез!







