Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 301 302 303 ( 304 ) 305 306 307 308 309 310 >>
-
Сингапур укулары 16.10.2014

Бүген мәктәбебездә Сингапур методикасы буенча укулар башланды. Укуларда Пучы, Байсар, Зөбәер мәктәбе укытучылары катнаша.
-
«Көзге кросс» 16.10.2014

Районда укучылар арасында уздырылган «Көзге кросс» та катнашып,11 класс укучысы Гайнетдинов Айнур 1нче урын, 8 класс укучысы Сәхбетдинов Шамил 3 нче урын, 10 класс укучылары Нургалиева Сөмбел һәм Әбубәкиров Рамил 4 урыннарны алдылар. Гомуми нәтиҗәләр буенча мәктәп командасы 4 урында. Котлыйбыз!
-
Шигырь бәйгесе «Яшәгез сез мәңге яшь булып!» 15.10.2014

Мәктәп укучылары арасында «Игелек үзәге» нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе тарафыннан өлкәннәр ункөнлегенә багышлап, «Яшәгез сез, мәңге яшь булып!» дип исемләнгән шигырь бәйгесендә катнашып, 4 класс укучысы Муллагалиев Айназ Айзат улы 1 урын, җитәкчесе Г.К. Муллагалиева, 3 класс укучысы Шайхуллина Гөлсем Фәрит кызы, җитәкчесе З.Ф. Давлетова кызыксындыру бүләгенә ия булдылар, Әфәрин!
-
Олимпиада «Наследники левши» 13.10.2014

Физика фәненнән «Наследники Левши» исеме астында «Тула дәүләт университеты» тарафыннан үткәрелгән олимпиада да катнашып, 9 класс укучысы Мусин Ринат Ришат улы, 2 дәрәҗә җиңүче дипломы белән бүләкләнде, укытучысы Хайруллин Илдус Назыйф улы. Котлыйбыз!
-
Китап күргәзмәсе 13.10.2014

М.Ю. Лермонтовның тууына 200 ел узу уңаеннан,мәктәп китапханәсендә аның иҗаты белән кызыксынган балалар өчен китап күргәзмәсе оештырылды. Рәхим итегез!
-
Бадминтон 11.10.2014

Мәктәп командасы Шагалиев Расим Фатих улы җитәкчелегендә бадминтон ярышында катнашып, Хөҗәтова Рәзилә 1 урын, Сәетова Лилия, Нургалиева Илүзә 2 урын, Имамова Таңсылу 3 урыннарны алдылар. Әфәрин! Котлыйбыз!
-
"Балачак илендә" 10.10.2014

Балалар язучысы, шагыйрь Рәшит Бәшәрнең юбилее уңаеннан 3 нче класс укучылары белән "Балачак илендә" исеме астында китапханә дәресе үткәрелде.
-
1нче класста ачык дәрес 10.10.2014

1 нче класс укучыларының ата-аналары өчен физкультура фәненнән ачык дәрес үтте.
-
1нче класста ачык шөгыль 09.10.2014

1нче класста «Салават күперендә кунакта» дигән темага озынайтылган көн төркеменә йөрүче балалар катнашында укытучылар өчен ачык шөгыль булды.
-
педагог-оештыручылар семинары 09.10.2014

Бүген район Балалар иҗат үзәгендә педагог-оештыручыларның киңәшмәсе булды. Киңәшмәдә алдагы уку елына эш планы каралды.







