Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 301 302 ( 303 ) 304 305 306 307 308 309 310 >>
-
"Сез иң галим кеше икәнсез" район инша бәйгесе нәтиҗәләре 05.11.2014

4 класс укучысы Шәмсиев Илназ, укытучысы Вахитова З.Н., 10 класс укучысы Сираев Рафис, укытучысы Галимуллина Ф.Х. "Сез иң галим кеше икәнсез" район инша бәйгесендә катнашып, 3 урыннарны яуладылар. Котлыйбыз!
-
Татарча көрәш 01.11.2014

1 нче ноябрь көнне Тукай районында үткәрелгән Татарча көрәш буенча турнирда катнашып, Пучы урта мәктәбе укучылары Гыйлемов Салават 2 урын, Шәмсиев Илназ 3 урыннарны алып кайттылар. Тренеры - Садри Әнис Мөхәммәтнур улы. Котлыйбыз!
-
Урок Мужества 01.11.2014

Сегодня в нашей школе прошел Урок Мужества, посвященный ко Дню народного единства. Учащиеся узнали об истории возникновения праздника, об исторических личностях К.Минине и Д.Пожарского.
-
Интернет дөньясында куркынычсызлык кагыйдәләре 30.10.2014

Бүгенге көнебезне интернеттан башка күз алдына да китереп булмый. Күпчелек көндәлек шөгыльләребез компьютер технологияләре ярдәмендә башкарыла, шулай ук интернет ярдәмендә бик күп файдалы мәгълүматлар алына. Ләкин интернетның файдалы яклары белән зыянлы яклары да бик күп. Бүгенге тәрбия сәгате интернет дөньясынында куркынычсызлык кагыйдәләренә багышланган иде.
-
Волейбол ярышы 25.10.2014

Район күләмендә егетләр һәм кызлар арасында узган волейбол ярышында катнашып, мәктәпнең кызлар командасы 2 нче урынны алды. Котлыйбыз!
-
Дистанцион олимпиадалар 24.10.2014

«Продлёнка» белем бирү порталы Бөтенрәсәй күләмендә үткәргән дистанцион олимпиада да катнашып, 1 нче класс укучылары Погосян Эдита 1 нче, Сафиуллин Самат 3 нче урыннарны алдылар. Укытучылары Акмалова Айзирә Хәбип кызы. Котлыйбыз!
-
«Сөмбелә» бәйрәме 23.10.2014

Бүген мәктәптә 5-8 класс укучылары арасында «Сөмбелә» бәйрәме мул табын артында башланып китте. Аннан соң «Сөмбеләләр» көч сынашты, классташлары кызыклы уеннарда катнашып аларга терәк булдылар. Нургалиева Лүзия «Иң тапкыр Сөмбелә», Галимова Рания «Иң зәвыклы Сөмбелә», Садрый Камилә «Иң уңган Сөмбелә», Талипова Лилия «Иң иҗади Сөмбелә» номинацияләренә ия булдылар.
Әй, Сөмбелә, Сөмбелә,
Сөмбеләне кем белә?
Сөмбеләне шулар белә-
Кем эшенә өлгерә.
Мул уңышлы көзге бәйрәм
Һәркемне сөендерә.
-
Ачык дәресләр 21.10.2014

Бүген мәктәбебездә Сингапур укыту алымнарын кулланып, 4 нче класста математика фәненнән, укытучысы Вахитова Зәлинә Назыйф кызы, 7 нче класста рус теленнән, укытучысы Зарипова Гөлназ Әмирхан кызы ачык дәресләр күрсәттеләр.
-
«КЭС- баскет» 18.10.2014

Район күләмендә егетләр һәм кызлар арасында узган «КЭС-баскет» ярышында катнашып, мәктәпнең егетләр командасы 1 нче урынны алды. Котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез.
-
Конкурс «В созвучье слов живых» 16.10.2014

М.Ю. Лермонтовның тууына 200 ел тулу уңаеннан үткәрелгән «В созвучье слов живых» район шигырь сөйләү бәйгесендә катнашып, Газетдинов Фәрит, Фәтхуллин Ильяс, Шәймәрдәнова Гүзәл сертификатка ия булдылар. Чарага укучыларны рус теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Гөлназ Әмирхан кызы әзерләде.







