Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 301 302 303 304 ( 305 ) 306 307 308 309 310 >>
-
«Сугыш чоры балалары» фотокургәзмә бәйгесе 02.10.2014

Өлкәннәр декадасында «Игелек үзәге» тарафыннан «Сугыш чоры балалары» исеме астында үткәрелгән район фотокүргәзмә бәйгесендә катнашып, 4 нче класс укучысы Муллагалиев Айназ Айзат улы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызы кызыксындыру бүләгенә ия булдылар.
-
1 класста ата-аналар җыелышы 01.10.2014

Бүген 1 класста "Балаларның мәктәпкә әзерлеген тикшерү нәтиҗәләре" дигән темага ата-аналар җыелышы үтте.
-
Өлкәннәр көне 30.09.2014

Бүген мәктәбебездә Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм булды. Мәктәпкә бик күп еллар эшләп, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган укытучылар һәм техник хезмәткәрләр чакырылды. Мәктәп укучыларының матур концерт номерлары кунакларга бик ошады. Соңыннан бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
Әлмәттә шахмат ярышы. 30.09.2014

Татарстан Республикасының яшьләр һәм спорт эшләре буенча Министрлык үткәргән XI авыл спартакиадасында авыл район командалары арасында хезмәттәшебез Мөбәрәкҗанова Гөлчәчәк шахмат буенча беренче урынны алды һәм 1 нче дәрәҗә диплом, медаль белән бүләкләнде. Коллегабызга уңышлар телибез. Ярыш 26-28 сентябрьдә Әлмәт шәһәрендә үткәрелде.
-
Китапханәдә 26.09.2014

1 нче класс укучылары мәктәп китапханәсенә экскурсиягә керделәр. Китапханәче балаларны китапларның урнаштырылуы, сакланышы белән таныштырды. Балалар кызыксынып тыңладылар һәм киләчәктә китаплар патшалыгына еш йөрергә сүз бирделәр.
-
Укучылар көч сынаша. 26.09.2014

Район мәктәпләрендә төрле фәннәрдән олимпиадалар башланып китте. Безнең укучылар да үзләренең көчләрен сыныйлар. Математика, биология, җәмгыять белеме, физика, тарих, һ.б. фәннәрдән олимпиада үтте.
-
Бәйрәмгә әзерлек. 26.09.2014

Өлкәннәр һәм укытучылар көне якынлаша. Хөрмәтле кешеләребезне котлау өчен әзерлек эшләре башланды. Көзге табигать тә бәйрәмчә бизәнгән.
-
Начало школьных олимпиад 22.09.2014

Начался
-
Яшь көрәшчеләр 17.09.2014

Мәктәбебезнең яшь көрәшчеләре - Мөхәммәтханов Әлфис(4 кл), Гыйлемов Салават(4 кл), Салихов Рәмзил(5 кл) 1996 елгы көрәшчеләр арасында татар-башкорт милли көрәше буенча IIIурынны алдылар. Киләчәктә дә сездән уңышлар көтәбез. Афәрин!
-
Миләш җыю нәтиҗәләре 15.09.2014








