Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
E-Mail: | Spo.Akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рашитовна |
Год основания учреждения: | 1937 |
У нас учатся: | 233учащихся |
У нас учат: | 25 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
Интеллектуальное лото/ Интеллектуаль лото 12.09.2023
Было проведено мероприятие «Интеллектуальное лото» с учениками 5-6 кл. Это лото отличается от стандартного тем, что участникам нужно не просто зачеркнуть все цифры на игровых листах, а ещё и ответить на вопросы ведущего. Были определены победители.
5-6 кл укучылары белән “Интеллектуаль лото” чарасы үткәрелде. Бу лото стандарт варианттан шуның белән аерыла, катнашучыларга уен кәгазьләрендәге барлык саннарны сызып кына калмыйча, алып баручының сорауларына да җавап бирергә кирәк. Җиңүчеләр билгеләнде.
-
"Разговор о важном- Мөһим темага сөйләшү"" 11.09.2023
Бүген чираттагы "Мөһим темага сөйләшү" класс сәгатьләре узды. Темасы "Рәсәй булган җирдә!"
Сегодня состоялся очередной классный час "Разговоры о важном". Тема классного часа "Там, где Россия!"
-
Международный день распространения грамотности / Халыкара грамоталылык тарату көне 09.09.2023
8 сентября весь мир отмечает День грамотности. В этот день у нас прошли познавательные мероприятия, приуроченные к Международному дню распространения грамотности. Учащиеся начальной школы собрались в киноклубе «Необычно об обычном», где просмотрели короткометражные мультипликационные фильмы: «В стране невыученных уроков» Далее ребята с удовольствием обсудили увиденное и сделали правильные выводы.
8 сентябрьдә бөтен дөнья «Халыкара грамоталылык тарату көне» билгеләп үтә. Бу көнне безнең мәктәптә дә Халыкара грамоталылык тарату көненә багышланган танып-белү чаралары узды. Башлангыч класс укучылары «Гадәти булмаганча» киноклубында җыелдылар, анда кыска метражлы «Өйрәнелмәгән дәресләр илендә» исемле мультипликацион фильм карадылар. Аннары укучылар бик теләп фикер алыштылар һәм дөрес нәтиҗәләр ясадылар.
-
Хезмәттәшебез бүләкләнде 08.09.2023
Рухи кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту, берьюлы милли традицияләрне торгызу, шулай ук Россия халыкларының мәдәни мирасын дәвам итү буенча шәхси хезмәтләре өчен Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне өстерү өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Котлыйбыз.
За личные заслуги по сохранеию и укреплению духовных ценностей, возрождению исконных национальных традиций, а также продолжению культурного наследия народов России учитель родного языка и литературы МБОУ «Поисевская СОШ» Актанышского муниципального района Республики Татарстан Муллагалиева Гульназ Кашафовна награждена нагрудным знаком «За сохранение и развитие языков, культур, традиций». Поздравляем!
-
Дәрестән тыш эшчәнлек 07.09.2023
2023-2034нче уку елыннан мәктәпләрдә укыту Федераль белем бирү программасы нигезендә оештырыла. Программа таләбе буенча һәр пәнҗешәмбе 6-11нче сыйныфларда "Россия - мои горизонты" дип аталган дәрестән тыш эшчәнлек оештырыла башлый. Профориентация юнәлешендәге әлеге эшчәнлек Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә дә башланып китте.
-
Белем бәйрәме 01.09.2023
Бүген барлык мәктәпләрдә яңа уку елы традицион "Белем бәйрәме" белән башланып китте. Пучы мәктәбенә 1нче класска 24 укучы укырга керде,11нче класста 7укучы өчен җаваплы уку елы башланды. Хөрмәтле укытучыларыбыз,кадерле балалар,әти-әниләр,сезне яңа уку елы белән тәбрик итәбез, укучыларга тырышлык,үҗәтлек, укытучыларга көч, яңа идеялар, зур уңышлар теләп калабыз. Хәерле сәгатьтә, яңа уку елын башлыйбыз! Бәйрәм белән!
-
Движение первых / Алдынгылар хәрәкәте 01.09.2023
1 сентября этого года в день Праздника знаний была создана новая традиция - вручение «Самолетик будущего» учащимся 1 класса. МБОУ «Поисевская СОШ» тоже подключилась к проведению этого мероприятия. Учащиеся 11-го класса, в том числе активисты «Движения первых», своими руками создали самолетики с пожеланиями и под легендой о самолёте передали их ученикам 1-го класса. А ученики 1-го класса на первых уроках открывали и читали эти пожелания.
Быел 1 сентябрь - Белем бәйрәме көнне яңа традиция - 1 нче сыйныф укучыларына "Киләчәк очкычы"н тапшыру традициясе булдырылды. "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" дә бу чараны үткәрүгә кушылды. 11 нче сыйныф укучылары, шул исәптән "Беренчеләр хәрәкәте" активистлары үз куллары белән изге теләкләр язылган очкычлар ясап, очкыч турындагы легенда астында аларны 1 нче сыйныф укучыларына тапшырдылар. Ә 1 нче сыйныф укучылары исә, иң беренче дәресләрендә югары сыйныф укучыларыннан кабул итеп алынган очкычларны ачып укыдылар.
-
«Игелек энергиясе» бәйгесе 15.08.2023
«Татнефть» компаниясе тарафыннан «Игелек энергиясе» социаль инициативалар конкурсында мәктәбебезнең математика һәм физика фәне укытучысы Зиннатова Зөһрә Рифкать кызының «Фән, мәгариф һәм мәгърифәтчелек» номинациясендәге «Эксперимент - яңа белемнәр өчен нигез» дип аталган проекты җиңү яулаган иде. Әлеге проект нигезендә физика кабинеты лабораториясенә яңа җиһазлар алынды һәм кабинеттагы стендлар яңартылды.
15 август көнне Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында физика укытучыларының секция утырышында, укытучылар яңа җиһазлар белән таныштылар. Пучы урта мәктәбе җитәкчесе Алсу Рашит кызы әлеге конкурсның кирәклеге һәм аны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен белдерде. -
Физика укытучылары киңәште: Остазларыбыз безгә үрнәк 15.08.2023
Бүген 15 август көнне Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында физика укытучыларының секция утырышы узды.Утырыш барышында чыгышлар тыңланылды, мастер-класс курсәтелде. Үткән уку ел эшчәнлегенә анализ ясалды, алдагы уку елына бурычлар билгеләнде.Бирегә остаз укытучыларыбыз да чакырулы иде: Әсләм Әхсан улы Зарипов һәм Илдус Назыйф улы Хәйруллин. Алар күп еллар Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә физика укытучылары булып хезмәт куйган, фидакарь коллегаларыбыз да үз фикерләре һәм киңәшләре белән чыгыш ясадылар. Утырыш түгәрәк өстәл янында фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу формасында барды.
-
БДИ 01.06.2023
Россиядә бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның төп чоры башланды. Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары математикадан БДИ тапшырдылар. Алар арасыннан профиль математиканы сайлаучылар -34, базаны -42.
Уңышлар! Максатларыгыз тормышка ашсын, балалар!!!