• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12
Телефон: +7(855)-525-12-32/ 5-12-34
E-Mail: Spo.Akt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Поисевская СОШ"
Руководитель: Шайхутдинова Алсу Рашитовна
Год основания учреждения: 1937
У нас учатся: 230учащихся
У нас учат: 23 педагогов Язык обучения: татарский

Новости Поисевской школы

Муса Җәлил- герой шагыйрь

Опубликовано: 15.02.2024

15 нче февраль көнне халкыбызның бөек шагыйре һәм журналисты, хәрби хәбәрче, Советлар Союзы Герое- Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан мәктәп китапханәсендә  укучыларга "Муса Җәлил-герой шагыйрь" дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Китап сөючеләр өчен китапханәче Гөлшат Хавил кызы "Татар халкының каһарман улы" библиографик дәрес уткәрде. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. "Моабит дәфтәрләре" китабына күзәтү ясадылар. Шагыйрьнең  шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Муса Җәлилнең исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган. Менә ничә еллар инде ул халык күңелендә якты бер җыр булып яши.

Җырларым

Җырларым, сез шытып йөрәгемдә
Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шулкадәрле җирдә хаккыгыз!

Сездә минем бөтен тойгыларым,
Сездә минем керсез яшьләрем.
Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын,
Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.

Мин кабыздым җырда ялкын итеп
Йөрәгем һәм хаклык кушканны.
Җырым белән дусны иркәләдем,
Җырым белән җиңдем дошманны.

Алдый алмас мине түбән ләззәт,
Вак тормышның чуар пәрдәсе;
Шигъремдәге чынлык, ут һәм сөю —
Яшәвемнең бөтен мәгънәсе.

Үлгәндә дә йөрәк туры калыр
Шигъремдәге изге антына.
Бар җырымны илгә багышладым,
Гомремне дә бирәм халкыма.

Җырлап үттем данлы көрәш кырын,
Җырлап килдем тормыш языма.
Соңгы җырым палач балтасына
Башны тоткан килеш языла.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып.

1943 ел



К списку новостей