Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
E-Mail: | Spo.Akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рашитовна |
Год основания учреждения: | 1937 |
У нас учатся: | 233учащихся |
У нас учат: | 25 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
1 июнь - Балаларны яклау көне. 01.06.2023
Һәр елны җәйнең беренче көнендә матур һәм халыкара дәрәҗәдәге бәйрәм уза — ул балаларны яклау көне. Балалар өчен бу көтеп алынган бәйрәм, чөнки ул үзе белән җылылыкны гына түгел, ә көтеп алынган җәйге ялларны - каникулларны да алып килә.
Халыкара балаларны
Яклау көне бит бүген,
Көләч кояш балалардай
Балкытсын илем күген.
Җәйнең беренче көнендә
Балалар шатланачак,
БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕ!
Бу бит истә калачак.
Балалар ничек булсалар,
Алда илебез шундый,
Киләчәк алар кулында,
Күңел гел шуны уйлый!
Чын йөрәктән балаларга
Сәламәтлек телибез,
Бәхетле һәм һәрвакыт шат
Булсыннар һәрчак дибез!
Фәймә Зайнуллина -
Бишкөнлек кыр җыеннары 30.05.2023
Бишкөнлек кыр җыеннары тәмамланды. Мәктәбебезнең 10 классында укучы 4 егет бу көннәрдә хәрби әзерлек мәктәбен үтте. Бишкөнлек кыр җыеннарында физик яктан сыналдылар, спорт уеннарында катнаштылар. Бүген исә егетләр Актанышның беренче санлы мәктәбе базасында соңгы имтиханнарын тапшырды.Тормыш иминлеге укытучылары җитәкчлегендә җыенда катнашучылар АК-74 автоматын сүтеп җыйды. Гомуми саклау комплекты төзелеше белән таныштылар, хәрби медицина теориясе буенча белемнәрен тикшерделәр. Хәрби җыенның исеме җисеменә килеп торды- бүген укучылар стройда йөреп әзерлекләрен дә күрсәтте.
-
"Без Тукайлы халык" XII Республикакүлэм Габдулла Тукай укулары 25.05.2023
"Без Тукайлы халык" XII Республикакүлэм Габдулла Тукай укуларында катнашучы 8 класс укучылары: Нуриева Ләйлә, Латыпова Нәзлия, Шәехова Алинә, Миргалимова Нурзия. "Һәрвакыт булсын тынычлык" исеме астында "Тынычлык" темасына шигырь иҗат итеп катнаштылар. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Кашаф кызы Муллагалиева "Мин - яңа буын укытучысы" темасына эссе язып катнашты. Афәрин!Котлыйбыз!
-
Г.Афзал исемендәге Республикакүлэм "Яшьләр каләме" фестивале 24.05.2023
Г.Афзал исемендәге Республикакүлэм "Яшьләр каләме" фестиваленең проза номинациясендэ 8 класс укучысы Нуриева Ләйлә I дәрәҗә Дипломга, 9 б классы укучысы Имамова Энҗе 3 урынга, 3 класс укучысы Фәтхетдинова Нәзилә 3 урынга; 9 а классы укучысы Нуртдинова Инзилә һәм 10 класс укучысы Вахитова Әдилә Рәхмәт хатына ия булдылар. Котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез.
-
ОГЭ 24.05.2023
Бүген 9 класслар беренче имтиханнарын тапшырды.Быелгы уку елында Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә 9 классны 22, 11 классны 3 укучы тәмамлый. Тугызынчылардан биология, тарих һәм физикадан төп дәүләт имтиханы итеп сайлаучылар бүген беренче сынауларын узды. Имтиханнар графигы «Рособрнадзор» сайтында күрсәтелгән.
- 24 май — тарих, физика, биология;
- 30 май — җәмгыять белеме, информатика, география, химия;
- 2 июнь — чит тел (инглиз, француз, немец, испан);
- 3 июнь — чит тел (инглиз, француз, немец, испан);
- 6 июнь — рус теле;
- 9 июнь — математика;
- 14 июнь— рус әдәбияты, физика, информатика, география;
- 17 июнь — җәмгыять белеме, биология, химия. Уңышлар,укучылар! -
«Соңгы кыңгырау» бәйрәме 23.05.2023
Бүген мәктәпләрдә «Соңгы кыңгырау» бәйрәме узды. Быел безнең мәктәптә ул 25 укучы өчен яңгырады. Алда укучыларга имтиханнарда уңышлар теләп калабыз!
Дәшә серле юллар,
Башта төрле уйлар,
Яшь йөрәктә кайный мең сорау.
Якты юллар теләп,
Матурлыкка өндәп,
Саубуллаша көмеш кыңгырау.
-
Габдулла Кариев исемендәге II зона фәнни-гамәли конференция 22.05.2023
Норлат шәһәрендә узган Габдулла Кариев исемендәге II зона фәнни-гамәли конференциясендә 8 класстан Латыпова Нәзлия, Нуриева Ләйлә, 9 нчы б классыннан Хасанов Айгиз һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Муллагалиева катнаштылар. 8 нче класс укучысы Нуриева Ләйлә 3 нче урынны яулады һәм Грамотага, ә башка катнашучылар сертификатка ия булдылар. Афәрин, котлыйбыз!!!
-
День Пионерии - Пионерия туган көне 20.05.2023
19 мая 2023 года в Актанышском районе проводилось праздничное мероприятие ко Дню Пионерии. Наша школьная команда участвовала в познавательной квест-игре. Молодцы!
2023 елның 19 маенда Актаныш районында пионерлар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Безнең мәктәп командасы танып белү рәвешендәг уен-квестында катнашты.Афәрин!
-
Экскурсия 19.05.2023
Экскурсияләр дәвам итә. Бүген 1 класс укучылары "Шәрип Шәймиев музей-йорты"нда экскурсиядә.
-
Китапханә яңалыклары 19.05.2023
Мәктәп китапханәсендә "Юлда булсаң бул өлгер, юл йөрү кагыйдәсен син бел! исеме астында китап күргәзмәсе укучыларга тәкъдим ителә, рәхим итегез! Фотода 3 класс укучылары, класс җитәкчесе- Дәүләтова З.Ф.