Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 238 ( 239 ) 240 >>
-
#СтопВичСпид#Актанышский_район#Поисевская_СОШ 02.12.2016

«СПИД – чума XXI века»
Классные руководители 5 – 11 классов провели классне часы на тему: «СПИД – чума XXI века». Классные часы проводились с использованием видеороликов и презентаций для большей наглядности, а кто-то использовал готовые брошюры и буклеты для большей информированности детей. Пед.организатор Г.Г. Кашапова и завуч по ВР З.Н. Вахитова провели линейку совместно учащимися нашей школы под названием «СПИД – опасное заболевание».
-
"Әниләргә гөлләр елмая!"бәйрәм кичәсе. 01.12.2016

30 нчы ноябрь көнне 4 класста класс җитәкчесе Шарафиева Гүзәлия Галимҗан кызы әниләр көне уңаеннан "Әниләргә гөлләр елмая!"бәйрәм кичәсе үткәрде.Бәйрәм барышында күрсәтелгән презентация бик эчтәлекле ,әниләрнең күңеленә бик якын булды.Уен-ярышларда әниләр дә, балалар да бик теләп катнаштылар.Укучыларның концерт номерлары ,кулдан ясалдган бүләкләре әниләрнең күңелен күтәрде.Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Әниләр кичәсе 01.12.2016

30 нчы ноябрь көнне мәктәпнең актлар залында 9 нчы класс укучылары һәм аларның әниләре, укытучылар, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Вахитова Зәлинә, педагог – организатор Кашапова Гөлия катнашында класс җитәкчесе Гөлназ Муллагалиева тарафыннан оештырылган Әниләр кичәсе булып узды. Чара өч өлештән торды. Беренче өлешендә “Ягез әле, әниләр?!” бәйге-ярышы, икенче өлештә 9 нчы класс укучылары чыгышы, өченче өлештә “Әниләргә шигъри тәлгәшләр” исеме астында укучылар әниләргә үзләре иҗат иткән шигырьләрен һәм котлау открыткалары бүләк иттеләр. Чара оешкан төстә һәм күңелле узды. Бәйрәмдә катнашучылар күтәренке кәеф белән таралышты.
-
“Әнкәйләргә безнең йолдызлардан ,я кояштан һәйкәл салырлык.” 30.11.2016

28 нче ноябрь көнне 6 Б классында класс җитәкчесе Гөлназ Рафисовна Ибрагимова “Әнкәйләргә безнең йолдызлардан ,я кояштан һәйкәл салырлык.” темасына ачык класс сәгате күрсәтте.Дәреснең максаты балаларда әниләргә карата мәхәббәт,хөрмәт тәрбияләү,әниләрнең олы зат булуын төшендерү,коммуникатив аралашу чарасы,күтәренке кәеф булдыру.
-
Методический семинар для молодых педагогов 30.11.2016

29 ноября в ГАОУ "Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" прошел методический семинар, организованный учителем-наставником Аглетдиновой Ландыш Филусовной совместно с закрепленными молодыми педагогами со стажем работы до трех лет. В данном мероприятии участвовали молодые учителя английского языка Султанова Л.И. (Атясевская ООШ), Шарипова Э.Р. (Бугадинская ООШ), учитель географии Гаянов А.А. (Поисевская СОШ) и учитель русского языка Мусина Л.В. (Зубаировская ООШ). В целях реализации проектов грантовой поддержки, обеспечения адаптации молодых педагогов в профессиональной деятельности, учитель-наставник ведет работу по организации продуктивной совместной работы и оказывает им адресную поддержку. Участниками семинара были продемонстрированы уроки по своим учебным предметам, в завершении был проведен методический коучинг с целью оказания методической и практической помощи молодым специалистам
-
“Бәйрәм белән әнием!” 29.11.2016

Әниләр көне уңаеннан Пучы мәдәният йортында оештырылган “Бәйрәм белән әнием!” бәйрәм концертында "Нур Баян "исемендәге балалар оешмасы укучылары да катнашты.
-
-
ПДН инспекторы майор Ахунова А.А.белән очрашу. 29.11.2016

25 нче ноябрь көнне Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә 1-4 сыйныф укучыларының ПДН инспекторы майор А.А.Ахунова .белән “Таныш булмаган кешеләр” темасына багышланган очрашуы булды.Очрашуның максаты:укучыларга таныш булмаган кешеләр белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтү , укучылар арасында тәртип бозуны булдырмау; соңгы елларда барыбызны да борчыган эчүчелек, токсикомания, наркомания кебек афәтләрне укучылар арасында булдырмау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау; юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүне булдыру. Бәлигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор-майор Ахунова Ания Анил кызы юлда килеп чыккан күңелсез, аяныч хәлләрдә җәяүлеләрнең дә гаепләре барлыгына тукталды. Ул үз чыгышында әлеге күңелсезлекләрне киметү, булдырмау максатыннан яктылыкны кире кайтаручы элементларның файдасы турында мәгълүмат бирде һәм юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырды.
-
Ачык дәрес. 29.11.2016

25 нче ноябрь көнне башлангыч класс укытучысы Акмалова Айзирә Хәбиповна 3 класста әниләр көне уңаеннан әниләр өчен ачык җыр дәресе үткәрде.Дәреснең темасы “Музыкаль сөйләмне,телдән сөйләм белән чагыштыру”Дәрес ахырында укучылар әниләрне бәйрәм белән котладылар,нәни куллары белән ясалган бүләкләрен бирделәр.
-
III Республика «Шома бас» смотр бәйгесе 29.11.2016

Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең “Яшьлек” бию ансамбеле солисты Ильнар Мирзаянов Татар халык һәм этнографик бию буенча хореографик һәм фальклор коллективларның III Республика «Шома бас» смотр бәйгесендә катнашып I дәрәҗә лауреат булды.Ильнар Татарстан Республикасы Культура Министрлыгы традицион культураны үстерү Республика Үзәге тарафыннан Диплом белән бүләкләнде.Котлыйбыз!!! Киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
“Әнием ,иң кадерлем син минем!” 29.11.2016

- 28 нче ноябрь көнне Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 класс укучылары белән укытучы Альфира Рифкатовна Хәбетдинова әниләр көненә багышланган “Әнием ,иң кадерлем син минем!” дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрде.







