Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 231 232 233 ( 234 ) 235 236 237 238 239 240 >>
-
Профориентация буенча әңгәмә. 13.01.2017

Бүген Пучы урта мәктәбенең 9 нчы класс укучылары белән Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы белгечләре профориентация буенча сөйләшүләр үткәрделәр.
-
Тимурчылар отряды . 13.01.2017

“Нур Баян “ исемендәге балалар оешмасының “Милосердие “ тимурчылык отряды укучылары бүген Әнәк авылында урнашкан фронтовик-шагыйрь Нур Галим улы Баянов истәлегенә багышлап салынган һәйкәлне кардан чистарттылар.
-
Всероссийский конкурс «Педагогика XXI век»
10.01.2017
Учитель татарского языка и литературы нашей школы Муллагалиева Гульназ Кашафовна участвовала во Всероссийском конкурсе «Педагогика XXI век» и заняла I место в номинации «Эссе педагога» с работой «Я-учитель».Поздравляем!
-
ХАКИМИЯТ БАШЛЫГЫНЫҢ ЧЫРШЫ БӘЙРӘМЕ. 09.01.2017

Мәктәп тормышында кайнап яшәүчеләрне, уку алдынгыларын, фән олимпиадаларында җиңүчеләрне, спортта һәм мәдәният өлкәсендә уңышка ирешүчеләрне җыйнап үткәрелүче, муниципаль район башлыгының Чыршы бәйрәме быел 6 гыйнвар көнне район мәдәният йортында узды. Әлеге дәрәҗәле чарада катнашу бәхете 2017 елда 98 укучыга елмайды.Алар арасында мәктәбебездән Закирова Эльза (3 класс),Фазуллина Айзилә (5 класс),Муллагалиев Айназ ( 6 класс),Нуретдинов Булатлар (8 класс) да бар иде.Алар район башлыгының "Рәхмәт хаты" на ия булдылар.
-
"Кыш Бабай призына" өстәл теннисы буенча турнир 07.01.2017

7 январь көнне "Кыш Бабай призына" өстәл теннисы буенча Актанышта турнир булып узды.Мәктәбебез укучылары Аглямова Ландыш 2 нче, Мансуров Альмис белән Шайгарданова Юлия 3 нче урыннарны яулап Кыш Бабай буләкләренә лаек булдылар.Котлыйбыз!!!
-
"Кыш Бабай призына"көрәш ярышы. 06.01.2017

5 январь көнне ижат үзәгенә йөрүче укучыларыбыз Актанышка "Кыш Бабай призына"көрәш ярышына бардылар. Үз авырлыкларында Имамов Раиль белэн Шамсиев Ильназ 1 нче, Нургалиев Айзат 2 нче, Марданов Ришат, Салихов Рәмзил, Хафизов Ильяслар 3 нче урыннарны яуладылар. Тренерлары - Садри Әнис. Котлыйбыз, алдагы ярышларда да унышлар телибез!
-
Мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы . 05.01.2017

4 гыйнвар көнне Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы узды. Ярышлар “Бүләк” чаңгы-роллер трассасында, “Актаныш” спорт комплексында, Балалар иҗат үзәге биналарында оештырылды. Мәктәбебезнең укытучылар командасы уңышлы гына чыгыш ясады.Дартс бәйгесендә Шайхутдинова Алсу I урынны , шахмат бәйгесендә Хәбетдинова Әлфирә һәм отжимание бәйгесендә Губайдуллина Ләйсән II урынны,чаңгы ярышында Азгамов Ильшат III урынны,мәктәбебез командасы канат тарту һәм күңелле стартлар буенча III урынны яулады.Молодцы! Без Сезнең белән горурланабыз!
-
Шахмат ярышы 03.01.2017

3 гыйнвар көнне Актанышта “БлагоДарение” хәйрия фонды призына шахмат турниры үтте. Район җирлекләреннән әлеге турнирда барлыгы 83 шахматчы бала катнашты..
Мәктәбебез укучылары Шамсиев И.(6 класс),Рузибоев Д.(6 класс),Рузибоева М.(7 класс) Актанышта үткәрелгән шахмат ярышында уңышлы гына катнашып кайттылар.(Җитәкчеләре Хәбетдинова А.)
-
Яңа ел белән! 30.12.2016

Туган җиребезгә Яңа ел килә. Кадерле мәктәбебез коллективы! Бәйрәмегез мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, яхшы хәбәрләр, саулык-сәламәтлек алып килсен Яңа ел !!!
-
Мәктәбебез хезмәткәрләре балалары "Чыршы бәйрәме" 29.12.2016

Кичә мәктәбебез хезмәткәрләре балалары өчен "Чыршы бәйрәме "үткәрелде.







