Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << ( 241 ) 242 243 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Баскетбол ярышы
22.11.2016
19 ноябрь көнне Актанышта егетләр командалары арасында баскетбол ярышы булды һәм урта гомуми белем бирү мәктәпләре арасында безнең команда өченче урынны яулады, грамотага ия булды.Егетләребезне җиңүләре белән котлыйбыз!Киләчәктә дә уңышлар телибез!Җитәкчеләре- Азгамов Ильшат Ришатович.
-
Директор яны киңәшмәсе. 22.11.2016

21 ноябрь көнне мәктәптә директор яны киңәшмәсе булып узды.Киңәшмәдә районда үткәрелгән олимпиадалар ,милли татар-башкорт көрәше бәйгесе ,укучы кызлар волейбол командалары арасындагы ,баскетбол буенча егетләр командалары арасындагы район ярышлары нәтиҗәләре анализланды.Мәктәптә эшләп килүче түгәрәкләр эшчәнлеге буенча ,бию конкурсына әзерлек эшләре ,боз мәйданчыгын әзерләү ,инглиз теленнән 22 ноябрь көнне 4,6,8 классларда үткәреләчәк тест эшләре буенча сөйләшенде.
-
"Бозларда сак бул" 21.11.2016

-
“КЭС-БАСКЕТ” чемпионаты 21.11.2016

19 ноябрь көнне “КЭС-БАСКЕТ” чемпионатының (2 нче муниципаль этабының ) кызлар командалары арасында баскетбол ярышы булды һәм урта гомуми белем бирү мәктәпләре арасында безнең команда өченче урынны алды, грамотага ия булды.Афәрин!Җитәкчеләре- Азгамов Ильшат Ришатович.
-
Арчада республикакүләм семинар 21.11.2016

17 ноябрь көнне Арча шәһәренең 2 нче мәктәбе базасында "Информатизация образования как фактор повышения качества предоставления образовательных услуг" дигән темага эшлекле семинар узды. Әлеге чарада Мәгарифне үстерү институтының заманча белем бирү технологияләре кафедрасы өлкән укытучысы Анна Анатльевна Рябова, Арча, Актаныш, Саба, Балык Бистәсе, Мөслим районнарының мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча методистлары һәм укытучылары катнашты. Семинарда Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы Ләйсән Губайдуллина катнашты.
-
Баскетбол ярышы
19.11.2016
Бүген Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең кызлар командасы (Имамова М.,Латыпова Г.,Давлетова А.,Нурлыгаянова Ю.,Шайгарданова Ю.,Аглямова Л)Актанышка баскетбол ярышына киттеләр.(Җитәкчеләре Азгамов И.Р) Уңышлар телибез!
-
Волейбол ярышы 19.11.2016

Бүген Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең егетләр командасы (Мансуров,Давлетов,Зарипов,Фаррахов,Юнусов,Сагитов)Актанышка волейбол ярышына киттеләр.(Җитәкчеләре Азгамов И.Р) Уңышлар телибез!
-
Муниципальный этап Всероссийской предметной олимпиады по географии
18.11.2016
17 ноября на базе ГАОУ "Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" проходит муниципальный этап Всероссийской предметной олимпиады по географии. Из нашей школы школы принимают участие на олимпиаде: Мавлиев Динар (7кл.), Рузибоева М. (7 кл.) и Нуртдинов Б. и Гапсаламов Р.(8 кл.) Желаем успехов!
-
Милли татар-башкорт көрәше. 18.11.2016

18 ноябрь көнне "Актаныш" универсаль спорт комплексында 1998 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге егетләр арасында күп тапкырлар Сабантуй батыры, РСФСРның спорт остасы, ТАССР Чемпионы, Муса Җәлил турниры җиңүчесе Илфат Әнвәров истәлегенә багышланган милли татар-башкорт көрәше буенча район турниры узды.
Ярышларда урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
Урта гомуми белем бирүче мәктәпләр арасында:
1 урын – 1 нче номерлы Актаныш мәктәбе.
2 урын – Пучы мәктәбе;
3 урын – Кадет-интернат мәктәбе;
Номинацияләр буенча:
“Иң яшь көрәшче” – Ильяс Нурлыгаянов (Пучы).
Уз улчэмнэрендэ Имамов Раиль белэн Марданов Ришат - 1, Шамсиев Ильназ - 2, Гилемов Салават - 3 урыннарны яуладылар.
Котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез!!!Без сезнең белән горурланабыз!!!
-
Всероссийский конкурс "Изумрудный город" 18.11.2016

Ученица 2 класса Ханнанова Рамиля участвовала во Всероссийском конкурсе «Изумрудный город» и заняла 2 место в номинации «Золотые руки».Поздравляем!







