Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 228 229 ( 230 ) >>
-
"Халыкара-Туган тел көне" 21.02.2017

"21 нче февраль –Халыкара Туган тел көне " уңаеннан мәктәбебездә “Дөньяда иң-иң матур тел-ул минем туган телем” темасы астында әдәби кичә үткәрелде.Тел турында матур эчтәлекле шигырьләр,мәкаль-әйтемнәр,матур җырлар яңгырады.Кичәне оешкан төстә, зур әзерлек белән мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызы үткәрде.
-
"Ягез әле, егетләр!" бәйгесе 20.02.2017

5-11 класс укучылары арасында "Ягез әле, егетләр!" бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә укучылар үзләренең хәрби әзерлекләрен күрсәттеләр. Чара төрле спорт ярышлары белән үрелеп барды.
-
"Гаилә бәхете- балада. " 18.02.2017

3 нче класста " Гаилә бәйрәме" үтте. Кичә балаларның шигырьләре, җырлары белән үрелеп барды. Ата- аналар өчен кызыклы уеннар оештырылды. "Оста куллы гаиләләр" бәйгесенә нәтиҗә ясалды.
-
Предметара онлайн-олимпиада 17.02.2017

3 нче сыйныф укучысы Муллагалиев Азат берничә фәнне берләштергән предметара онлайн-олимпиадада җиңү яулады һәм диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе: Гөлназ Муллагалиева. Алга таба да уңышлар телибез.
-
Олимпиада "Плюс" 16.02.2017

5 класс укучысы Галиев Булат математикадан V онлаин-олимпиадада катнашып “Җиңүче дипломы” белән, шул ук фәннән ачык халыкара интернет-олимпиадада катнашып сертификат белән бүләкләнде.Котлыйбыз,киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Республиканская педагогическая школа 16.02.2017

С 10 по 12 февраля прошла вторая республиканская педагогическая школа для молодых педагогов и членов профсоюза.
-
" Йолдызлык- 2017" 16.02.2017

Балалар һәм яшүсмерләрнең " Йолдызлык- 2017" сәнгать фестивале үз эшен дәвам итә. 13-14 нче февраль көнне мәктәбебезнең муниципаль этабына үткән биюләре һәм алып баручылары район сәхнәсендә мәртәбәле жюрига үз сәләтләрен кабат тәкъдим иттеләр
-
Китап күргәзмәсе
15.02.2017
Татар халкының бөек улы, герой шагырь Муса Җәлилнең тууына 111 ел тулу уңаеннан китапханәдә китап күргәзмәсе эшли.
-
Международный математический конкурс "Кенгуру" 15.02.2017

Кенгуру — один из самых популярных конкурсов школьников по математике в мире. Каждый желающий, вне зависимости от уровня знания математики, может поучаствовать в конкурсе-игре «Кенгуру». После подведения итогов всем участникам выдаётся сертификат участника с указанием места, занятого в школе, в районе, в стране. Победители и призёры получают ценные призы.
-
“Россия чаңгысы–2017” 13.02.2017

12 февраль көнне Актанышта узган “Рәсәй чаңгы юллары 2017” ярышларында 1000нән артык кеше узышты. Алар арасында нәниләр дә, әти- әниләр дә, җитәкчеләр дә, өлкән буын вәкилләре дә бар иде. Мәктәбебез укучылары да ,укытучылары да бу ярышта бик теләп катнаштылар.







