• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Структурное подразделение Муниципальное бюджетное образовательное учреждение "Чуракаевская основная общеобразовательная школа"Актанышского муниципального района Республики Татарстан-«Агбязовская начальная школа» /Татарстан республикасы Актаныш муниципаль районы "Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбе"муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе - структур бүлекчәсе "Әгъбәс башлангыч мәктәбе"

Визитная карточка

Адрес: 423746, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Агбязово, ул. Ленина, д. 49.
Телефон: (885552) 5-18-09
E-Mail: SAgbaz.Akt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: Агьбязовская НОШ
Руководитель: Габдрахманова Гульнара Борганетдиновна
Год основания учреждения: 1969
У нас учатся: 10 учащихся/10 укучы
У нас учат: 2 педагога/2 укытучы

Методическая копилка/Методик копилка

Методическая копилка

Нормы оценок в начальной школе.

 

 

Русский язык.

 

Диктант.

«5» – ставится.если нет ошибок и исправлений; работа написана аккуратно в соответствии с требованиями каллиграфии (в 3 классе возможно одно исправление графического характера).

«4» – ставится, если не более двух орфографических ошибок; работа выполнена чисто, но есть небольшие отклонения от каллиграфических норм.

«3» – ставится, если допущено 3 – 5 ошибок, работа написана небрежно.

«2» – ставится, если допущено более 5 орфографических ошибок, работа написана неряшливо.

«1» – ставится, если допущено 8 орфографических ошибок.

 

Ошибкой в диктанте следует считать:

• нарушение правил орфографии при написании слов;

• пропуск и искажение букв в словах;

• замену слов;

• отсутствие знаков препинания в пределах программы данного класса;

• неправильное написание слов, которые не проверяются правилом (списки таких слов даны в программе каждого класса).

 

За ошибку не считаются:

• ошибки на те разделы орфографии и пунктуации, которые ни в данном классе, ни в предшествующих классах не изучались;

• единичный пропуск точки в конце предложения, если первое слово следующего предложения написано с заглавной буквы;

• единичный случай замены одного слова без искажения смысла.

 

За одну ошибку в диктанте считаются:

- два исправления;

- две пунктуационные ошибки;

- повторение ошибок в одном и том же слове, например, в слове «ножи» дважды написано в конце «ы». Если же подобная ошибка встречается в другом слове, она считается за ошибку.

 

Негрубыми ошибками считаются следующие:

- повторение одной и той же буквы в слове;

- недописанное слово;

- перенос слова, одна часть которого написана на одной строке, а вторая опущена;

- дважды записанное одно и то же слово в предложении.

 

Грамматическое задание.

«5» – ставится за безошибочное выполнение всех заданий, когда ученик обнаруживает осознанное усвоение определений, правил и умение самостоятельно применять знания при выполнении работы;

«4» - ставится, если ученик обнаруживает осознанное усвоение правил, умеет применять свои знания в ходе разбора слов и предложений и правильно выполнил не менее 3/4 заданий;

«3» – ставится, если ученик обнаруживает усвоение определённой части из изученного материала, в работе правильно выполнил не менее 1/2 заданий;

«2» – ставится, если ученик обнаруживает плохое знание учебного материала, не справляется с большинством грамматических заданий;

«1» – ставится, если ученик не смог правильно выполнить ни одного задания.

 

Списывание текста.

«5» - ставится за безошибочное аккуратное выполнение работы;

«4» – ставится, если в работе 1 – 2 орфографические ошибки и 1 исправление (1 кл.); 1 ошибка и

1 исправление (2 и 3 кл.);

«3» – ставится, если в работе допущены 3 орфографические ошибки и 1 исправление (1 кл.);

2 ошибки и 1 исправление (2 и 3 кл.);

«2» – ставится, если в работе допущены 4 орфографические ошибки (1 кл.); 3 ошибки (2 и 3 кл.);

«1» – ставится, если в работе допущено более 4 орфогр. ошибок (1 кл.); более 3 ошибок (2 и 3 кл.).

Әдәби укудан дәрес

 

Тема: Шаян шигырьләр.

Максат:укучыларны шаян шигырьләр һәм аларның төзелеше белән таныштыру.

Шигырьдәге төп фикерне табарга өйрәтү;

Әсәрнең жанрын билгеләү күнекмәсе булдыру;

Шигырьдәге юмор хисен тоя белергә өйрәтү.

Җиһазлау:Көчек,Белмәмеш,ноталар язылган кәгазь,кош,эт эчәгесе үләне һәм ай рәсемнәре,слайдлар,иҗекләр язылган карточкалар.

                                    

                                      Дәрес барышы:

1.Оештыру.

- Я,әйдә,танышабыз,

Кулга-кул бирешәбез,

Исемне әйтешәбез,

Кул кысып күрешәбез.

Киң итеп елмай миңа,

Мин дә елмаям сиңа.

Туры итеп караштык,

Менә шулай таныштык.

-      Кадерле ,балалар! Бер-берегезгә карап елмаегыз,уңышлы дәрес теләгез.дуслык булса,тау күчереп була.Әйдәгез,алга,яңалыклар иленә!

2.Актуальләштерү.

1.Иҗекләрдән сүз төзү:

(кеч),(ләр),(тиз),(әйт)-тизәйткечләр.

2.Үзләре теләгән тизәйткечләрне әйттерү.

3.Дәреснең темасы,максаты белән таныштыру.

 

3.Яңа материал өстендә эш.

1.Дәреслек буенча эш: “Сабантуй галәмәтләре” шигыре.

- Сез Сабантуй бәйрәмен яратасызмы?

-Бигрәк тә кайсы уен-ярышларны карарга яратасыз?

-Үзегезнең нинди уеннарда катнашканыгыз бар?

2.Лотфулла Фәттаховның “Сабантуй” картинасы белән эшләү.Дәреслектәге рәсемнәрне карау,картина белән чагыштыру.

3.”Сабантуй галәмәтләре  шигырен чылбыр буенча кычкырып уку.

4. Өлешләргә бүлеп укып,һәр өлешнең мәгънәсен бергәләп ачыклау.

5,Дәреслек сорауларына җавап бирү.биремнәрне үтәү.Аларны үтәү барышында төрле җавапларны тыңлап,нәтиҗәне үзләре  ясауга ирешү.

 

4.Яңа материалны ныгыту.

1.Мөстәкыйль эш дәфтәреннән  “Эт эчәгесе” ( Х. Халиков) шигырен эзләп табып уку.Шигырьнең ни өчен ошавы яки ошамавын ачыклау (ул кызыкмы?) Шигырьне 2 өлешкә бүлү:1 нче өлеш- җитди,2нчесе- кызыклы.Рифмалашкан сүзләрне табу (карале- бар әле, Гөлирә- гел өрә) һәм аларның шигырь юлының кайсы өлешендә килүен ачыклау.

2. Мөстәкыйль эш дәфтәреннзн Й.Шәрәпованың  “Белмәмеш” шигырен уку һәм аны 2 өлешкә бүлү. Охшаш яңгырашлы сүзләрне табу. Аларның шигырьнең кайсы өлешендә килүен ачыклау.Кайсы юллардагы сүзләрнең охшашлануын билгеләү.(2,4)

3.Шигырьнең шаян һәм иңади өлешләрен төсләр белән аерып күрсәтү.

4.- Безнең арада “Белмәмеш”ләр бармы?

   - Ни өчен шулай уйлыйсыз?

  5. Йомгаклау.

-Барлык рифмалашкан җөмләләрне дә шигырь дип атап буламы? ( Юк,анда мәгънә булырга тиеш.)

- Без бүген укыган шигырьләр башка шигъри әсәрләрдән кай яклары белә аерылып торды? ( Шаян шигырьләр укыдык.)

- Әкиятләрдә охшаш яңгырашлы сүзләр була аламы? Ни өчен? Иптәшең белән шул турыда бәхәсләшеп ,үз фикереңне дәлилләп кара.

- Кәефегезне күрсәтегез. Рәхмәт,барыгыз да актив катнаштыгыз.

Әлифба бәйрәме

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 Әлифба бәйрәме

Күтәренке күңелле

Бар да көләч,бар да шат,

Күктә кояш елмая

Яшерә алмый шатлыгын.

 

Җырлыйсы килеп кенә

Тора барыбызның да,

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә.

 

 

Җыр “Бәйрәм бүген”

Укытучы:

-Кадерле укучыларым, хөрмәтлеәти-әниләр, укытучылар, кунаклар.

Бүген безнең мәктәптә зур бәйрәм- Әлифба бәйрәме.Сезне мәктәп

дигәнбелем йортындагы  иң беренче  җиңүегез-Әлифбаны өйрә-

нүне тәмамлавыгыз белән котлыйм!Сезгә хәрефләрне тану,алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү  бик җиңел булмады ,әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз, өйрәндегез.”Тырышкан табар,

ташка кадак кагар”- диләр бит, безнең татар халкында.Әлифба дус булыга, укучылар өчен кагыйдәләрне үтәргә дә өйрәтте.Бүген класстагы һәр бала да укый белә. Бүген сезнең бәйрәм, безнең бәйрәм,

барыбызның да бәйрәме.

Шәвәли белән Белмәмеш керә.

-Без ялгышмадыкмы икән?Бүләк башлангыч мәктәбенә Әлифба бәйрәменә ашыгуыбыз иде.

Укытучы:

-Нәкъ бәйрәмнең үзенә килеп кердегез.Әйдәгез кунаклар түрдән

узыгыз.

Шәвәли:

   -Әссәламегаләйкем мөхтәрәм укучылар!Бәйрәмегез мөбарәк булсын!

Мин Шәвәли

Шук малай

Үткен малай

Ут малай.

Өлгер мин,

Юк  бар белән көлдермим

Бик тапкыр мин.

Тыйнак мин

Мин

Мин

Мин бик

Тыйнак мин

-Исәнмесез, нәни дусларым! Әйтегез әле 1класс укучыларын мәктәптә

нәрсәләргә өйрәттеләр икән?

 

                                       Җыр:”Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

Шәвәли:

-Булдырдыгыз, дусларым.

Белмәмеш:

-Ә мин Белмәмеш,исемемә карамагыз,мин сезнең хакта күп беләм.

Монда иң зирәк, иң акыллы балалар җыелган, үзләре укый да , яза да

Беләләр дип ишеттем,әйе бит Шәвәли .Күп белсәгез әйтегез әле Әлифбада

ничә хәреф бар?

Шәвәли:

-Син, Белмәмеш, ачыграк итеп әйт,Әлифба сүзендәме, әллә татар алфави-

тындамы?

Белмәмеш:

-Менә инде тагын. Ничә хәреф беләсез  дип сорыйм ич  мин!

Укучы:

-Әлифбадагы хәрефләрне  рәттән беләбез без. Ул алфавит дип атала.Татар

алфавитында 39 хәреф бар.

1 укучы

:Әлифба,Әлифба беренче битеңне

Ачкан көн хәтердә- зур бәйрәм шикелле ,

Иң якын дустыбыз булдың гел син безнең,

Һәр хәреф  елмаеп әйтте үз исемен.

2укучы:

Һәм алар бик матур сүзләргә әйләнде.

Сүз тезеп укуы кызыклы, күңелле

Әлифба,Әлифба китәсең бит инде,

Җыр итеп җырлыйбыз иң соңгы битеңне.

3укучы:

Дус,тату,матур яшәүнеү

Серләренә төшендек.

Бик тырышып укыганга,

Уңышларга ирештек.

 Белмәмеш:

- Әйтегез әле,Әлифба сүзе нинди хәрефләрдән төелгән?

(Һәр хәреф турында шигырь укылгач, хәрефе тактага тезелә бара һәм рәсеме куела.)

Ә

л

и

ф

б

а

 

“Ә” хәрефе:

Әни диеп телем ачылган

Әни сөйгән, назлаган

Кайсыбыз соң дәфтәренә

Ә хәрефе язмаган.

“Л” хәрефе

Күзләремнән яшьләр чыкты, 

Капкан идем лимонны.

Сары булгач бик тәмле дип

Белгән идем мин аны.

“И” хәрефе

Иген  үскән, биек үскән,

Башаклары тулып пешкән.

Комбайннар туктап тормый

Ашлык суга җырлый-җырлый.

“Ф хәрефе “

Фил бүрәнә ташып йөри.

Кара урман эчендә.

Һаман тора күз алдымда,

Күрсәм дә тик...төшемдә.

“Б хәрефе"

Бөрлегәнем җиләгем дип

Иркәли мине әни.

Мин бит әле бик кечкенә,

Мин бит әле бик нәни.

“А хәрефе”

А хәрефе алмада,

Ахәрефе агачта,

А хәрефен яратабыз,

Өйрәнәбез иң башта.

1 укучы:

Әлифба син алып кердең

 Безне белем иленә.

Тырышлык та, ялкаулык та,

Шушы илдә беленә.

2укучы:

Әлифба –тормышта

 Беренче баскычым.

Син белем дөньясын,

 Ачучы ачкычым.

3 укучы:

Әлифба синдә бит

Чыныкты канатлар.

Чакыра әкиятләр,

 Канатлы ак атлар.

Бергә:

-Рәхмәт сиңа, Әлифба!

Җыр:”Әлифба”

Кызыл калфак керә

-Здравсвуйте, дети!

-Здравствуй,Красная шапочка!

-Откуда вы меня знаете?

-Сказку читали.

-А вы знаете, куда я иду?

-К бабушке.

-Да,ребята, я иду к бабушке. Вот для неё хотела собирать ягодыи грибы.Они не простые,а с заданиями. Поэтому я их не могу положить в корзину. Ребята, помогите мне, пожалуйста?

Задания:

1.     Расскажите ваше любимое стихотворение.

2.     Спойте любимую песенку.

3.     Сосчитайте ягод и грибов…

Кызыл калфак:

-Спасибо ребята, я побежала к бабушке.

Шүрәле керә

-Туктагыз әле, туктагыз!Үзләре бәйрәм итәләр дә, бәйрәм итәләр.Ник миңа дәшсеннәр.Миңа чакыру  җибәрсәгез кәгазь бетәр иде мени?

-Сез мине таныйсызмы соң?

-Мин кайсы әкияттән?

-Минем турында кем язган?

-Мин сезнең белән кети-кети уйнарга дип килмәдем.Сезнең зирәклегезне тикшереп карыйсым килә. Менә берничә мәсьәлә алып килдем.Алар белән таныштырыйм  әле, ә сез җавапларын әйтерсез?(Зирәклеккә биремнәр үтәү.)

Шәвәли:

-Укучылар, ә бу нәрсә?Шар дисезме?Шар гына түгел,бу серле шар.Аның сере эчендә.Кем эчендәге язуны ала ,ул серне дә ача.

(Күңелле музыка яңгырый.Шәвәли укучылар янына килеп,шарны күр-

сәтеп йөри.)

-Әфсен, төфсен,

Шайтан үтсен,

Җилләр иссен,

Төтен чыксын,

Шар серен ачсын

(Шарны шартлата ,идәнгә язу килеп төшә.)

Укытучы:

-Чү укучылар монда нәрсәдер язылган,кем укып бирә алыр икән аны?

Укучылар:

-Мин,мин,мин...

(Шардагы язудагы табышмакларны укыйлар.)

1.Агач түгел яфраклы,

Тун түгел тегелгән.(Китап)

2.Әйләнеп чыкса,шар ясый.(Циркуль)

3.Җәй буе ял итәләр,

Кышын тәпиләп китәләр.(Чаңгы)

4.Укымадым мин надан

Үзем гомер буе язам.(Ручка)

5.Үзе укый белмәсә дә,

Гомер буе яза, рәсем ясый.(Карандаш)

6.Акчасыз  керәсең,

Белем алып  чыгасың.(Мәктәп)

7.Бер байлык бар  янмый,

Карак  та  урлый  алмый.(Белем)

8.Күрсәтергә юк  кулы.

Эндәшергә  юк  теле.

Зирәклекне, тапкырлыкны,

Күрсәтә  торган  билге.(Бишле)