Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
Телефон: | +7(855)523-07-27 |
E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
Год основания учреждения: | 2014 |
У нас учатся: | 91 |
У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
“Педагогларның ата-аналар белән үзара эшчәнлегенең психологик-педагогик нигезләре”/ “Психолого-педагогические основы взаимодействия педагогов с родителями” 31.03.2023
Бүген бакчабызда “Педагогларның ата-аналар белән үзара эшчәнлегенең психологик-педагогик нигезләре” темасы астында төбәкара семинар узды. Чарада Актаныш һәм Мөслим районы балалар бакчалары мөдирләре, өлкән тәрбиячеләре, тәрбиячеләр һәм специалистлар катнашты. Семинарда Яр Чаллы шәһәренең 95 нче санлы “Балкыш” балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Гөлсияр Рәис кызы грант эшчәнлеге, документ тутыру турында бөртекләп сөйләде. Үзләре нәшер иткән методик китапларны чарада катнашучыларга бүләк итте. Семинарның икенче өлешендә психологик КВН да катнашып, педагоглар төрле ситуацияләр чиштеләр, тематик, интерактив сорауларга җавап бирделәр. Әлеге рчпашу киләчәктә эшлекле, дәвамлы булсын иде дигән теләктә тәмамланды.
В детском саду “Умырзая” прошел межрегиональный семинар по теме “Психолого-педагогические основы взаимодействия педагогов с родителями”.В мероприятии приняли участие заведующие, старшие воспитатели, воспитатели и специалисты детских садов Актанышского и Муслюмовского районов. На семинаре старший воспитатель детского сада № 95 "Балкыш" г. Набережные Челны Гульсияр Раисовна подробно рассказала о грантовой деятельности, оформлении документов. Она подарил участникам мероприяти свои авторские методические книги.
-
Китапханәгә сәяхәт/Экскурсия в библиотеку 27.03.2023
Бүген бакчабызның зурлар төркеме балалары үзәк китапханәгә сәяхәткә бардылар. Китапханәдә балаларны ишек төбеннән үк җылы итеп каршы алдылар. Китапханәче балаларга китапханә китаплар саклау урыны икәнлеге турында сөйләде. Барлык китаплар да киштәдә тигез итеп тезелгән, чиста, ертылмаган. Балаларның зур игътибарын китап күргәзмәсе җәлеп итте. Балалар төрле тематикадагы журналларны, кечкенә китапларны, энциклопедияләрне бик теләп карадылар. Экскурсия мәктәпкәчә яшьтәге балаларда зур тәэсир калдырды.. Балалар өчен бу кызыклы китап дөньясына сәяхәт оештырган китапханәчеләргә зур рәхмәт!
Сегодня дети старшей группы нашего сада побывали в Центральной библиотеке. В библиотеке детей ждал тёплый прием. Библиотекарь рассказала ребятам о том, что библиотека – это хранилище книг. Много эмоций вызвало посещение детского уголка в библиотеке. Библиотекарь обратила внимание, как аккуратно расставлены книги на полках, все стоят ровным рядом. У всех книг аккуратный вид. Большое внимание детей привлекла выставка книг. Дети с удовольствием рассматривали журналы, книжки- малышки, энциклопедии на разные тематики. Экскурсия произвела на дошкольников огромное впечатление. Большое спасибо библиотекарям, которые организовали для детей эту увлекательную экскурсию в мир книги!
-
"Учёный малыш" олимпиадасы җиңүчеләре/Победители олимпиады "Учёный малыш" 24.03.2023
Уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Учёный малыш" республикакүләм олимпиадасында катнашып, үз көчләрен сынадылар. 1,2 дәрәҗә җиңүче дипломнары белән бүләкләнделәр.
Воспитанники средней, старшей и подготовительной к школе группы приняли участие в республиканской олимпиаде для дошкольников "Ученый малыш". Были награждены дипломами 1,2 степени.
-
"Татар кызы, татар малае-2023" 23.03.2023
Бүген балалар иҗат үзәге бинасында "Татар кызы, татар малае-2023" районкүләм бәйгесе узды. Бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме нәниләре Гараева Айзидә белән Яхин Раяз бәйгедә катнашып, "Таныштыру", "Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс", "Иҗади бәйге" номинацияләрендә чыгыш ясап кайттылар. Уңышлар сезгә, балалар!
-
"Һөнәргә беренче адымнар"төбәкара чемпионаты/Межрегиональный чемпионат "Һөнәргә беренче адымнар" 22.03.2023
Бүген 7 нче санлы балалар бакчасында "Һөнәргә беренче адымнар" төбәкара чемпионаты узды. Бакчабызның балалары финалга үтеп, мәртәбәле жюри алдында чыгыш ясадылар. Нәтиҗәдә: "Ресторан сервисы" номинациясендә Гараева Айзидә 2 урын, "Кондитер эше" номинациясендә Яхин Раяз 3 урын, Шарифуллина Алинә белән Низамов Артур номинацияләрдә җиңүче булдылар. Афәрин, котлыйбыз!
Сегодня в детском саду № 7 прошел межрегиональный чемпионат "Первые шаги к профессии". Дети нашего детского сада, прошедшие в финал, сегодня выступили перед жюри. В результате: Гараева Айзида заняла 2 место в номинации "Ресторанный сервис", Яхин Раяз занял 3 место номинации "Кондитерское дело", Шарифуллина Алина и Низамов Артур стали победителями в номинациях. Молодцы, поздравляем!
-
Хуш киләсең, Нәүрүз! 21.03.2023
Бүген безнең балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме гөрләде. Бәйрәмгә кунак булып килгән Нәүрүзбикә, Убырлы балаларга кызыклы уеннар уйнаттылар. Ә Кыш бабай исә бик ямансу иде. Аның бер дә китәсе, үзенең урынын язга бирәсе килмәде. "Умырзая" балалар бакчасы шулай ямьле итеп, җыр-биюләр, уеннар белән язны каршы алды.
-
"Инглиз телендә сөйләшәбез һәм җырлыйбыз"/"Говорим и поём по-английски" 17.03.2023
Балалар иҗат үзәге бинасы бүген балаларның матур җырлары, шигырьләре белән яңгырап торды. Чөнки "Инглиз телендә сөйләшәбез һәм җырлыйбыз" районкүләм бәйгесе булды. Бакчабызның нәниләре "Төркем белән җыр", "Шигырь", "Вокал-соло" номинацияләрендә чыгыш ясадылар. Уңышлар аларга!
Центра детского творчества сегодня наполнилось красивыми детскими песнями, стихами. Потому что состоялся районный конкурс "Говорим и поем по-английски". Дети нашего сада выступили в номинациях "Песня-группа", "Стихотворное произведение", "Вокал-соло". Удачи ребята!
-
"Йолдызлык-2023"/"Созвездие-2023" 15.03.2023
Бакчабызның нәниләре Айзидә һәм Амалия Менделеевскта узган зонакүләм "Йолдызлык-2023" бәйгесендә катнашып, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Туган як, авыл моңы турында җырлаган җырлары белән барлык тамашачыны үзләренә җәлеп иттеләр.
-
"2023 ел - Педагог һәм остаз елы"/"2023 год - Год педагога и наставника" 14.03.2023
Бүген бакчабызда "Педагог һәм остаз елы" уңаеннан педагоглар катнашында эшлекле семинар узды. Әлеге чара мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының матур җырлы котлавы белән башланып китте. Педагоглар мастер-класс, квест уен һәм эшлекле уенда катнашып, тәҗрибә белән уртаклаштылар. Күптән түгел үзенең 50 яшен тутырган остаз-педагог Эльвира Бәһрәм кызы яшь тәрбияче Резеда Ильяс кызына эстафетаны тапшырып, киләчәктә ярдәмче булачагын белдерде.
Сегодня в нашем детском саду прошёл деловой семинар, приуроченный к "Году педагога и наставника". Мероприятие началось с красивого музыкального поздравления детей подготовительной к школе группы. Педагоги приняли участие в мастер-классе, квест игре и деловой игре. Наставник-педагог Эльвира Баграмовна, передала эстафету молодому воспитателю Резеде Ильясовне.
-
"Әти, әни, мин - спорт гаиләсе"/"Папа, мама, я - спортивная семья" 06.03.2023
Бакчабызда әти-әниләр белән эшчәнлек бик тыгыз алып барыла. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә 23 февраль һәм 8 март бәйрәмнәрен берләштереп, "Әти, әни, мин - спорт гаиләсе" бәйрәм кичәсе узды. Балалар әти-әниләрне котлап, матур җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, матур биюләрен бүләк иттеләр. Әти, әниләр балачакларын искә төшереп, күңелле стартларда катнаштылар. Бәйрәм бик күңелле һәм җылы узды.