Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
Телефон: | +7(855)523-07-27 |
E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
Год основания учреждения: | 2014 |
У нас учатся: | 91 |
У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Психологик үзәккә сәяхәт/Экскурсия в психологический центр 05.10.2023
Бакчабызның зурлар төркеме балалары Балалар иҗат үзәгендә урнашкан психологик үзәккә бардылар. Биредә тынычландыру, ял итү, уен почмаклары бар. Балалар рәхәтләнеп ял итеп кайттылар.
-
Бергәләп юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнәбез/Вместе за безопасность дорожного движения 03.10.2023
Бакчабызда юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ныгыту атналыгы узды. Шул уңайдан әти-әниләр белән бергәләп, "Бергәләп юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез" акциясен уздырдык.
В детском саду прошла неделя "Безопасность дорожного движения". В связи с этим провели акцию с родителями "Вместе за БДД". Раздали памятки и буклеты.
-
"Халкыра өлкәннәр көне"/"Международный день пожилых людей" 02.10.2023
Бүген бакчабызда "Ягез әле, өлкәннәр" бәйрәм кичәсе узды. Бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары дәү әниләрен, дәү әтиләрен чакырып, бик матур бәйрәм күрсәттеләр. Өлкәннәребез кызыклы уеннарда катнашып, матур җырлар, шигырьләр тыңлап, биюләр карап, күңел ачтылар.
-
Ярминкә/Ярмарка 30.09.2023
Район күләмендә узган ярминкәдә бакчабызның хезмәткәрләре дә катнашты. Алар үзләре кышка әзерләгән кайнатмаларны, бакчада үстергән җиләк-җимеш, яшелчәләрне сатуга тәкъдим иттеләр.
В районной ярмарке приняли участие и работники нашего сада. Они предлагали на продажу варенье, заготовленное ими на зиму, фрукты и овощи, выращенные на огороде.
-
Мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне/День дошкольного работника 27.09.2023
Бүген мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне уңаеннан бакчабызда югары нәтиҗәләргә ирешкән остаз һәм педагогларны котлау чарасы узды. Рейтинг буенча уку елында иң күп бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулаган Энҗе Фанисовна кубокка ия булды.
Сегодня в честь Дня работника дошкольного образования в нашем детском саду состоялось чествование педагогов и наставников, добившихся высоких результатов. Энзе Фанисовна стала обладателем кубка "Самый активный педагог".
-
Бәйге җиңүчесе/Победитель конкурса 25.09.2023
Бакчабызның уртанчылар төркеменә йөрүче иң оста шигырь сөйләүче кызы Анварова Алинә республикакүләм нәфис сүз бәйгесендә 1 урынга лаек булды. Афәрин Алинә!
Воспитанница средней группы Анварова Алина заняла 1 место в республиканском конкурсе художественного слова. Молодцы, Алина!
-
Милләтләр кроссы-2023/Кросс нации -2023 18.09.2023
Бакчабызда спорт һәм сәламәтлек көне узды. Россиякүләм йөгерешчеләр көне - "Милләтләр кроссы" уңаеннан бакчабызның иң җитез малай һәм кызлары ачыкланды. Физкультура инструкторы Резеда Ильясовна 1,2,3 урын алган малай һәм кызларны җиңүче грамоталары һәм медальләр белән бүләкләде.
В нашем детском саду прошёл праздник спорта и здоровья посвященный Всероссийскому Дню бега – "Кросс нации 2023". Инструктор по физической культуре Резеда Ильясовна наградила медалями и грамотами мальчиков и девочек, занявших 1,2,3 места.
-
Балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 115 ел / 115 лет со дня рождения детского писателя Абдуллы Алиша. 15.09.2023
Бүген яраткан балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 115 ел. Шул уңайдан бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Актанышбаш китапханәсенә бардылар. Китапханәче Эльвира Хәләф кызы балаларны җылы итеп каршы алды. Абдулла Алишның китапларыннан бик матур күргәзмә ясалган иде. Шулай ук балалар үзләре яраткан “Куян кызы”, “Сертотмас үрдәк”, “Чукмар белән Тукмар”, “Койрыклар”, “Бикбатыр белән Биккуркак” әкиятләрен үз эченә алган кызыклы викторинада катнаштылар. Балалар әлеге очрашуга буш кул белән бармадылар, А.Алишның әкиятләренә үз куллары белән ясаган матур рәсемнәрен китапханәчегә бүләк иттеләр.
Сегодня день рождения любимого детского писателя Абдуллы Алиша. В связи с этим дети подготовительной к школе группы детского сада посетили Актанышбашевскую библиотеку. Библиотекарь Эльвира Халяфовна тепло встретила ребят. Из книг Абдуллы Алиша была сделана интересная выставка. Также ребята приняли участие в увлекательной викторине, включающей в себя любимые сказки “Куян кызы”, “Сертотмас үрдәк”, “Чукмар белән Тукмар”, “Койрыклар”, “Бикбатыр белән Биккуркак”. На эту встречу ребята пришли не с пустыми руками, а подарили библиотекарю свои красивые рисунки к сказкам А. Алиша, нарисованные своими руками.
-
Тәҗрибә бакчасында 13.09.2023
Балалар кечкенәдән хезмәт тәрбиясе алып үсәләр. Җәй буена тәҗрибә участогында балалар тәрбияче апалары белән бергәләп төрле яшелчәләр, дару үләннәре, тәмләткечләр үстерделәр. Бүген исә бакчабызның зурлар төркеме нәниләре тәҗрибә участогына чыгып, дару үләннәрен, орлыкларны җыеп алдылар.
-
Ленин исемендәге паркка сәяхәт/Экскурсия в Парк имени Ленина 06.09.2023
Бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Ленин исемендәге паркка сәяхәткә бардылар. Якташыбыз, халык җырчысы Әлфия Авзалова һәйкәле белән дә таныштылар.
Дети подготовительной к школе группы нашего детского сада совершили экскурсию в парк им.Ленина. Они познакомились и с памятником народной певицы Альфии Авзаловой.