Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
Телефон: | +7(855)523-07-27 |
E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
Год основания учреждения: | 2014 |
У нас учатся: | 89 |
У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
"2023 ел - Педагог һәм остаз елы"/"2023 год - Год педагога и наставника" 14.03.2023
Бүген бакчабызда "Педагог һәм остаз елы" уңаеннан педагоглар катнашында эшлекле семинар узды. Әлеге чара мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының матур җырлы котлавы белән башланып китте. Педагоглар мастер-класс, квест уен һәм эшлекле уенда катнашып, тәҗрибә белән уртаклаштылар. Күптән түгел үзенең 50 яшен тутырган остаз-педагог Эльвира Бәһрәм кызы яшь тәрбияче Резеда Ильяс кызына эстафетаны тапшырып, киләчәктә ярдәмче булачагын белдерде.
Сегодня в нашем детском саду прошёл деловой семинар, приуроченный к "Году педагога и наставника". Мероприятие началось с красивого музыкального поздравления детей подготовительной к школе группы. Педагоги приняли участие в мастер-классе, квест игре и деловой игре. Наставник-педагог Эльвира Баграмовна, передала эстафету молодому воспитателю Резеде Ильясовне.
-
"Әти, әни, мин - спорт гаиләсе"/"Папа, мама, я - спортивная семья" 06.03.2023
Бакчабызда әти-әниләр белән эшчәнлек бик тыгыз алып барыла. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә 23 февраль һәм 8 март бәйрәмнәрен берләштереп, "Әти, әни, мин - спорт гаиләсе" бәйрәм кичәсе узды. Балалар әти-әниләрне котлап, матур җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, матур биюләрен бүләк иттеләр. Әти, әниләр балачакларын искә төшереп, күңелле стартларда катнаштылар. Бәйрәм бик күңелле һәм җылы узды.
-
Бәйрәм белән, әнием!/С праздником, мама! 03.03.2023
Бүген бакчабызда 8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм иртәләре башланып китте. Бәйрәмнәргә уртанчылар төркеме балалары старт бирде.
Сегодня в нашем саду начались праздничные утренники, посвященные 8 марта - Международному женскому дню.
-
"Йолдызлык-2023"/"Созвездие-2023" 02.03.2023
Бүген район мәдәният йортында "Йолдызлык-2023" бәйгесенең йомгаклау концерты узды. Бакчабызның нәниләре "Хореография", "Вокал-соло", "Вокаль ансамбль", "Конферанс" номинацияләрендә чыгыш ясап, I, II, III дәрәҗә лауреат булдылар. Гомуми нәтиҗәләр буенча район балалар бакчалары арасында без I урынга лаек булдык.
Сегодня в районном доме культуры состоялся заключительный концерт конкурса «Созвездие-2023». Воспитанники нашего сада стали лауреатами I, II, III степени, выступив в номинациях «Хореография», «Вокал-соло», «Вокальный ансамбль», «Конферанс». По общему итогу мы заняли 1 место среди районных детских садов.
-
Хәтер кыясы мәңгелек 28.02.2023
Балаларда туган илгә мәхәббәт, сугышта булган батырларга хөрмәт тәрбияләү балалар бакчасыннан ук килә. Шул максаттан, бүген “Умырзая” балалар бакчасында “Хәтер кыясы мәңгелек” дип исемләнгән чара узды. Чарада Чечен сугышында булып кайткан, бүгенге көндә гаиләсе, әти-әнисе белән гомер итүче авылдашыбыз Айнур Фирдәвес улы чакырылган иде. Ул күңелендә булган уй-кичерешләре, хәтирәләре белән уртаклашты, балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Очрашу бик җылы узды. Балалар матур чыгышлары белән чарага бәйрәм рухы өстәделәр. Кунагыбыз да үзенең матур җырын бүләк итте. Әлеге җырда сугыш кырында ятып калган дусларына җылы сүзләр һәм киләчәктә сугышларның бетүен теләп әйтелгән юллар яңгырады.
Воспитывать у детей любовь к Родине и уважение к героям войны идет с детского сада. С этой целью сегодня в детском саду «Умырзая» было проведено мероприятие под названием «Скала памяти вечна». На мероприятие был приглашен Айнур Фирдависович, который был в чеченской войне и сейчас живет в Актаныше со своей семьей и родителями. Он поделился своими воспоминаниями, ответил на вопросы детей. Встреча была очень теплой. Наш гость также подарил детям красивую песню.
-
#КЫШКЫСАБАНТУЙ фотобәйгесе 27.02.2023
"Сабантуй" журналы уздырган #КЫШКЫСАБАНТУЙ республикакүләм фотобәйгесендә бакчабызның бик күп нәниләре катнаштылар. Инде тавыш бирү нәтиҗәсендә 2 нче кечкенәләр төркеменә йөрүче, иң уңган кызларыбызның берсе Анварова Алинә абсолют җиңүче булды. Ниһаять, "Сабантуй" журналы җибәргән бүләк - постер да кайтып җитте. Алинәне чын күңелдән җиңүе белән котлыйбыз! Алга таба тагын да зуррак уңышларга ирешүен телибез.
Воспитанники нашего детского сада приняли участие в республиканском фотоконкурсе #КЫШКЫСАБАНТУЙ, организованном журналом «Сабантуй». По итогам голосования абсолютной победительницей стала Алина Анварова. Алине вручили долгожданный подарок - постер.Поздравляем Алину с победой! Желаем ему еще больших успехов в будущем.
-
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне/23 февраля-День Защитника Отечества 23.02.2023
Хөрмәтле ир-егетләребез, әтиләр, дәү әтиләребез!
Сез булганга имин булып ата таңнар,
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын, ир-егетләр,
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр.
Дорогие мужчины, папы, дедушки!
Вы созданы для Победы, без сомнения!
Нет непосильных для вас вершин!
Удачных дел, во всем всегда везения -
Вот пожеланье в ПРАЗДНИК ВСЕХ МУЖЧИН!
-
Юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләренә багышланган театр/Театр по БДД 22.02.2023
Бүген бакчабызның зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләренә багышланган театр карадылар. Район мәдәният йортында күрсәтелгән театр балаларның күңеленә хуш килде. Юл аркылы чыкканда нинди кагыйдәләрне бигрәк тә үтәргә кирәклеген, киемнәрдә ни өчен уткайтаргыч элементлар булырга тиешлеге турында балалар тагын да күбрәк мүгълүмат алдылар.
Сегодня дети старшей и подготовительной группы нашего детского сада посмотрели театрализованное представление, посвященное правилам безопасности дорожного движения. Детям очень понравился театр. Они получили больше информации о том, какие правила следует соблюдать, особенно при переходе дороги, почему в одежде должны быть световозвращающие элементы.
-
21 февраль - Халыкара туган тел көне 21.02.2023
Бакчабызда бүген бәйрәм
Бәйрәмнең дә ниндие.
Барыбыз да көтеп алган,
Безнең туган тел көне!
Бүген бакчабызда узган бәйрәм иртәсен әлеге матур шигырь юллары башлап җибәрде. Балалар үз туган телләрендә матур шигырьләр сөйләп, матур җырлар җырлап, уеннар уйнап үрелеп барды әлеге күңелле чара. Бәйрәм барлык катнашучылар башкаруында татар иленең гимнына әйләнгән “И туган тел” җырын җырлап, тәмамланды.
-
"Фетриклар"/"Фетрики" 20.02.2023
Актаныш районы балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында уздырылган "Фетриклар" районкүләм иҗади кул эшләре бәйгесенә йомгак ясалды. Бакчабызның тәрбиячеләре әлеге бәйгедә актив катнаштылар. Төрле номинацияләрдә призлы урыннарга ирештеләр. Гараева А.И. - 1 урын, Салихова Ч.Д. - 1 урын, Низамова Р.И. - 2 урын, Гильмутдинова В.Ф. - 2 урын, Фаррахова Г.С. - 3 урын, Газизова Э.Д. - 2 урын, Мазнавиева М.Р. - 3 урын, Имаметдинова М.З. - 3 урын, Хакимова Р.Ф. - 3 урынга лаек булдылар. Молодцы, котлыйбыз!
Подведены итоги районного конкурса творческих работ «Фетриклар», проведенного среди воспитателей детских садов Актанышского района. Воспитатели нашего сада приняли активное участие в этом конкурсе. Заняли призовые места в различных номинациях. Гараева А.И. - 1 место, Салихова Ч.Д. - 1 место, Низамова Р.И. - 2 место, Гильмутдинова В.Ф. - 2 место, Фаррахова Г.С. - 3 место, Газизова Е.Д. - 2 место, Мазнавиева М.Р. - 3 место, Имаметдинова М.З. - 3 место, Хакимова Р.Ф. - занял 3 места. Молодцы, поздравляем!