Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №3 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, село Актаныш, улица Химиков, дом 61а |
Телефон: | +7(855)-523-41-32 |
E-Mail: | dsna.akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №3 с.Актаныш» |
Руководитель: | Вахитова Миляуша Афкатовна |
Год основания учреждения: | 2015 |
У нас учатся: | 101 воспитанников |
У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №3 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
Гаилә бәйрәме/ Семейный праздник 04.03.2024
Гаилә-ул җылы учак! Гаилә-кешене кешелекле булырга өйрәтә торган өй мәктәбе ул. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. Шул уңайдан бакчабызда «Гаилә бәйрәме» узды. Бәйрәмебез кызыклы уеннар, балаларның матур җыр-бию һәм шигырьләре белән бергә үрелеп барды. Безне хөрмәт итеп, бәйрәмебезне ямьләп килгән һәм уеннарда катнашкан әти-әниләребезгә, тырыш, уңган балаларыбызга бик зур рәхмәт!
Там, где семья, там любовь и верность. Сегодня в детском саду прошел семейный праздник. В нем приняли участие воспитанники старшей группы и родители. Дети рассказывали стихи, пели песни о семье, поиграли в веселые игры. Данное мероприятие прошло весело, красиво. Он оставил у всех его участников массу положительных эмоций, и желание дарить любовь и заботу своим родным и близким людям! И, конечно же, в душах наших ребятишек осталась очень важная мысль, что счастье каждого человека заключается в дружной, надёжной, верной и крепкой Семье! -
"Йолдызлык-2024"/ "Созвездие-2024" 01.03.2024
Бүген балаларыбыз зур сәхнәдә чыгыш ясап, "Йолдызлык-2024" бәйгесендә 2 урынга лаек булдылар! Сәхнә түрләрендә чын Йолдызлар булып балкыдылар! Бу җиңүгә алар бик күп тырышлыкларын, көчләрен куйдылар. Чын куңелләрен биреп биеделәр, җырладылар. Зур Рәхмәт балаларыбызга! Зур рәхмәт аларны әзерләгән тәрбиячеләргә!
Сегодня наши дети, выступая на большой сцене, заняли 2 место в конкурсе "Созвездие-2024"! На сцене сияли настоящие звезды! К этой победе они приложили много усилий. От души танцевали, пели. Большое спасибо нашим детям! Большое спасибо воспитателям, которые их подготовили!
-
Зона семинары/ Зональный семинар 28.02.2024
27 февраль көнне, Актаныш гомуми үсеш бирүче 3 санлы балалар бакчасында, "Сәяхәт башлана" проекты кыссаларында балалар бакчасында "Туган телне, милли мәдәниятне, традицияләрне өйрәнү" темасы астында зона семинары булып узды. Әлеге семинарда Татарстан Республикасы "Алдынгылар Хәрәкәте» Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге Советы Рәисе урынбасары - Засыпкина Ләйсән Ривкат кызы, Чаллы шәһәре, Сарман һәм Мөслим районнарыннан "Алдынгылар Хәрәкәте" пилот бакчаларының кураторлары килгән иде. Биредә алар бакчабыз тәрбиячеләре тарафыннан әзерләнгән мастер-классларда катнашып, викторинада "Пионерлар" вакытын искә төшереп, "Алдынгылар Хәрәкәте" турында үз белемнәрен ныгыттылар. Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Дипломатия һәм халыкара мөнәсәбәтләр” юнәлеше буенча проектның йомгаклау өлеше күрсәтелде. Семинар бакчабыз балалары катнашында матур шигырь, җыр, биюләр белән дәвам итте. Йомгаклау өлешендә бакчабызның мәктәпкә әзерлек балалары белән Актаныш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең "Алдынгылар Хәрәкәте" активистлары һәм Яшь юл хәрәкәте инспекторлары бердәм эшчәнлек күрсәттеләр. Бакча кыз-малайлары өчен укучылар белән аралашу, яңа белемнәр алу, уеннар-квестларда катнашу күңелле, ә укучылар үзләрен биредә остазлар буларак сыный, җаваплылык тоеп эш итә, шул ук вакытта ерак булмаган балачак иленә кайтып килә. Әлеге хәрәкәт балалар өчен файдалы, кызыклы һәм заманча булу белән беррәттән, мәктәп хәрәкәте активистлары белән эшчәнлек һәр ике як өчен дә гаять нәтиҗәле.
-
Бөек шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган чара/Мероприятие, посвященное ко дню рождения великого поэта Мусы Джалиля 15.02.2024
"Гомерем минем моңлы бер җыр иде",- ди шагыйрь. Безнең өчен аның исеме дә җырга әверелде, республикабыз чикләрен үтеп, бөтен дөньяга яңгырады. Кешеләр аның тоткынлыкта, үләр алдыннан иҗат иткән шигырьләрен укып таң калды, аларны шагыйрьнең сынмас рухы, көче сокландырды. Менә без дә үзебезнең бакча балалары белән “Муса абый – балаларның якын дусты” дип исемләнгән баш астында бәйрәм чарасын уздырдык. Зурлар төркеме малайлары һәм кызлары, Муса Җәлил иҗаты аша, Муса туып үскән гаҗәеп искеткеч матур табигатьне, анда яшәгән бик тырыш, уңган кешеләр белән танышып, бәләкәй Муса үзенең иптәш малайлары белән уйнап үскән уеннарны уйнадылар. Шигырьләрен сөйләп, җырларын җырладылар, "Кызыл ромашка" шигырен сәхнәләштерделәр. Гомумән һәр бала Муса Җәлил язган шигырьләр аша аның туган авылы, ул авылның табигате, шагыйрьнең балачак тормышын күз алдына китерде.
15 февраля в детском прошло праздничное мероприятие, посвящённое творчеству поэта-героя Мусы Джалиля. Он стал вторым поэтом, наряду с Габдуллой Тукаем, широко известным за пределами родной республики и страны. В мероприятии активное участие приняли воспитанники старшей группы. Воспитатель Рузия Расиховна рассказала об интересных фактах из жизни поэта, его непростой биографии, о его творчестве. Никого из присутствующих не оставил равнодушным инценировка стихотворения «Красная ромашка». Дети исполняли песню на слова М. Джалиля «Сәгать». В исполнении детей прозвучали стихи поэта-героя «Родник», «Мой пёс», «Суык бабай», «Хадича» и др. Ребята прониклись душевными стихами поэта и были глубоко тронуты героизмом Мусы Джалиля.
-
Акция «День жизнелюба»/ «Тормышны яратучылар көне» акциясе 09.02.2024
«Алдынгылар хәрәкәте» Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең «Сәяхәт башлана» проектын «Актаныш гомуми үсеш бирүче 3 нче балалар бакчасында» тормышка ашыру кыссаларында бакчабызда «Тормышны яратучылар көне» акциясе узды. Әлеге көн тормышны яратучы, беркайчанда төшенкелеккә бирешми торган кешеләр хөрмәтенә уйлап чыгарылган. Акция барышында балалар «Ох һәм Ах» мультфильмын карап, аны анализладылар. һәм мастер – класста катнашып, барысы бергә «Теләкләр картасы» ясадылар.
В рамках реализации проекта «Путешествие начинается» Общероссийского общественно-государственного движения детей и молодежи «Движение Первых» в МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №3 с.Актаныш» прошла акция «День жизнелюба». Этот день посвящен людям, которые умеют находить радость в жизни и наслаждаться каждым моментом. В ходе акции они посмотрели и проанализировали мультфильм «Ох и ах». Затем был проведен мастер - класс по созданию "Карты Желаний".
-
Воспитатель года 2024/Ел тәрбиячесе 2024 06.02.2024
Ежегодно в Республике Татарстан с целью профессионального и личностного развития, выявления и поддержки талантливых педагогов, распространения лучших практик проходит конкурс профессионального мастерства «Воспитатель года». Конкурс проводится по двум номинациям: «Воспитатель года» и «Воспитатель группы с родным языком воспитания и обучения». 5 февраля 2024 года Актанышский муниципальный район принял участников зонального этапа профессионального конкурса «Воспитатель года 2024» среди педагогов дошкольных образовательных учреждений. Наша воспитательница Бакирова Фаниля Фирдависовна, одна из конкурсантов Актанышского района боролась за звание «Воспитатель группы с родным языком воспитания и обучения».
Ел саен Татарстан Республикасында һөнәри һәм шәхси үсеш, талантлы педагогларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, иң яхшы практикаларны тарату максатында «Ел тәрбиячесе» һөнәри осталык конкурсы уза. Конкурс ике номинация буенча уздырыла: «Ел тәрбиячесе» һәм «Туган тел тәрбиячесе һәм тәрбия бирүче» номинацияләре буенча укыту". 2024 елның 5 февралендә Актаныш муниципаль районы мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре педагоглары арасында «Ел тәрбиячесе 2024» һөнәри конкурсының зона этабында катнашучыларны кабул итте. Безнең тәрбиячебез Бакирова Фәнилә Фирдәвис кызы, Актаныш районы конкурсантларының берсе "Туган телдә белем һәм тәрбия бирүче тәрбияче" исеме өчен көрәште.
-
День "Ёжика"/ "Керпе" көне 02.02.2024
На каждый день в мире приходится какой-то праздник, даже два или три. О большинстве из них мы слышим, но о некоторых даже не подозреваем. День "Ёжика", отмечаемый 2 февраля, является одним из таких. Сегодня мы с детьми старшей группы узнали много интересного о ежах, вспомнили сказки, мультфильмы, охотно лепили ежика из пластилина.
Дөньяда һәр көнгә ниндидер бәйрәм, хәтта ике-өч бәйрәм дә туры килә. Күбесе турында без ишетеп????️ торсак та, кайберләрен без белми дә калабыз . 2 февральдә билгеләп үтелә торган "Керпе" көне нәкъ менә шундыйларның берсе. Бүген без зурлар төркеме балалары белән керпе турында бик күп кызыклы нәрсәләр белдек, әкиятләрне, мультфильмнарны искә төшердек. Бик теләп пластилиннан керпе сурәтен ясадык.
-
Су – Джок терапия 25.01.2024
Ох, уж эти ежики! Как любят наши юные друзья эти маленькие шарики Су-джок. Игры с шариками стали – доброй традицией в нашем саду. И очень радостно наблюдать как от занятия к занятию маленькие пальчики ребятишек становятся быстрыми и ловкими. И, конечно же, с шариками можно играть и дома! Ведь овладение приемами самомассажа – это эффективное направление по стимуляции тактильных ощущений, развитию межполушарных связей головного мозга и мелкой моторики.
Балаларыбыз бу кечкенә су-джок шарларын бик яраталар! Шарлар белән уеннар безнең бакчада яхшы традициягә әверелде. Кечкенә бармакларның ничек тиз һәм җитез булуларын күзәтү бик рәхәт. Әлбәттә, өйдә дә шарлар белән уйнарга мөмкин! Чөнки үз-үзеңне массажлау алымнарын үзләштерү-тактиль хисләрне стимуллаштыру, баш миенең ярымшарлар арасындагы бәйләнешләрен һәм вак моториканы үстерү буенча нәтиҗәле юнәлеш бирә.
-
«Движение Первых»/«Алдынгылар хәрәкәте» 22.01.2024
В рамках реализации проекта «Путешествие начинается» Общероссийского общественно-государственного движения детей и молодежи «Движение Первых» в МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №3 с.Актаныш» прошла акция «Благодарю Воспитателя за …», посвященная Международному дню «Спасибо». Активисты первичного отделения Движения Первых МБОУ «Актанышская СОШ №2» провели с детьми подготовительной группы мастер-класс «Подарок воспитателю», записали видеофрагменты со словами благодарности педагогам за внимание и заботу.
«Алдынгылар хәрәкәте» Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең «Сәяхәт башлана» проектын «Актаныш гомуми үсеш бирүче 3 нче балалар бакчасында» тормышка ашыру кысаларында, Халыкара «Рәхмәт» көненә багышланган, «Тәрбиячегә рәхмәт» акциясе узды. МББУ «Актаныш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән «Тәрбиячегә бүләк» дигән темага мастер-класс үткәреп, тәрбиячеләргә рәхмәт сүзләре әйтеп, видеофрагментлар яздырдылар.
-
"Педагог һәм остаз" елын йомгаклау / Закрытие года "Педагога и наставника" 17.01.2024
2023 ел Россиядә "Педагог һәм остаз"елы дип игълан ителгән иде. Ел дәвамында бу темага багышланган күп төрле чаралар үткәрелде. Бүген “Тылсым” балалар бакчасында "Педагог һәм остаз" елын ябуга багышланган чара уздырдык. Әлеге чарада педагоглар белән мастер-класслар үткәреп, педагогларның һөнәри осталыкларын арттырдык. Чараның ахрында педагоглар белән киңәшләшеп әлеге елга йомгак ясадык. Чара бик дустанә һәм җылы шартларда узды.
2023 год был объявлен в России Годом "педагога и наставника". В течение года было проведено много различных мероприятий, посвященных этой теме. Сегодня в детском саду "Тылсым" провели мероприятие, посвященное закрытию года "Педагог и наставник". На этом мероприятии мы провели мастер-классы с педагогами. В конце мероприятия подвели итоги этого года. Мероприятие прошло в очень дружеской и теплой обстановке.