Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №3 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, село Актаныш, улица Химиков, дом 61а |
Телефон: | +7(855)-523-41-32 |
E-Mail: | dsna.akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №3 с.Актаныш» |
Руководитель: | Вахитова Миляуша Афкатовна |
Год основания учреждения: | 2015 |
У нас учатся: | 101 воспитанников |
У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №3 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
Халыкара балаларны яклау көне / День защиты детей 01.06.2023
1 июнь - җәйнең беренче көнендә иң матур һәм якты бәйрәмнәрнең берсе Халыкара балаларны яклау көнен бәйрәм итәбез. Шул уңайдан, безнең балалар бакчабызда флешмоб һәм төсле акбурлар белән асфальтка рәсем ясау оештырылды. Һәр бала бу дөньяга бәхетле булыр өчен туа. Ә без - олылар аларга игътибарыбызны, мәхәббәтебезне бүләк итәбез, ярдәм кулы сузарга әзер торабыз. Аларның киләчәген бәхетле итү - безнең бурыч ул!
1 июня - в первый день лета мы празднуем один из самых красивых и ярких праздников-Международный День защиты детей. В связи с этим в нашем детском саду был организован флешмоб и рисование цветными мелами на асфальте. Каждый ребенок рождается, чтобы быть счастливым в этом мире. А мы, взрослые, дарим им внимание, любовь и всегда готовы протянуть руку помощи. Сделать их будущее счастливым - наша задача!
-
Сабантуй / Сабантуй 31.05.2023
Балалар бакчасында милли тәрбия бирү безнең төп бурычыбыз. Шул исәптән, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен дәвам итеп, балаларда халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту, бәйрәмнең үзенчәлекләре белән таныштыру максатыннан Сабантуй бәйрәмен уздырып җибәрдек. Күңелле, эчтәлекле, халыкның күңелен күрүче бәйрәмнәребезнең берсе ул. Сабантуй – дус-иш, туган-тумачаларны очраштыра, авыл халкы гөр килеп бәйрәмне каршы ала. Сабантуйда ат чабышы, чүлмәк вату, йомырка кабып һәм капчык киеп йөгерү, таяк тартыш, аркан тартыш кебек кызыклы уеннар оештырылды. Балалар һәрбер уенда актив катнашып, көч сынаштылар, бер-берсе өчен җан атып тордылар. Сабантуй тормышның бар өлкәсенә дә ниндидер күтәренкелек өсти, ел буена җитәрлек дәрт биреп тора.
Продолжая традиции наших бабушек и дедушек, мы провели праздник Сабантуй, чтобы пробудить у детей интерес к народным праздникам, познакомить с особенностями этого мероприятия. Сабантуй-это праздник друзей, родных и близких, жители села встречают праздник с большим нетерпением. На Сабантуе были организованы такие интересные игры, как скачки, разбивание горшков, бег с яйцом и в мешках, перетягивание палки, перетягивание каната. Ребята активно участвовали в каждой игре, боролись, болели друг за друга. Сабантуй всем придает бодрости, заряжает энергией на весь год.
-
Экскурсия/Экскурсия 30.05.2023
Һәр уку елы башында бергәләп табигатькә чыгу бакчабызның матур бер традициясенә әверелде. Әлеге экскурсия уртанчылар төркеменә аеруча кызыклы булды, чөнки аларның мондый зур "сәяхәт" кә әле беренче генә чыгулары иде. Алар зурлар төркеменнән һич калышмыйча, спорт уеннарында катнаштылар. Балалар табигать кочагында туйганчы күңел ачып, саф һава сулап, яңа көч җыеп кайттылар.
В начале каждого учебного года совместный выход на природу стал прекрасной традицией нашего сада. Эта экскурсия была особенно интересна для второй младшей группы, так как это был их первый выход в такое большое "путешествие". Они участвовали в спортивных играх, не отставая от старшей и средней группы. Дети с удовольствием отдыхали на природе, дышали свежим воздухом, набирали новые силы.
-
Чыгарылыш /Выпускной 26.05.2023
Уза гомер аккан сулар кебек
Үсеп бара безнең балалар.
Бакчабызда үскән сабыйлар
Мәктәпләргә инде баралар!
Бүген бакчабызда балаларның күңелләрендә иң якты хәтирә булып кала торган бәйрәм-чыгарылыш кичәсе узды. Без бакчабызның иң унган, иң акыллы, иң зирәк балаларны мәктәпкә озаттык. Ак юллар Сезгә, балалар!
Сегодня в нашем детском саду состоялся праздник, который надолго запечатлится в памяти наших выпускников.Сегодня мы проводили наших самых умных, самых замечательных детей нашего детского сада. В добрый путь, дорогие ребята!
-
Межрайонный образовательный семинар-практикум «Целевая модель наставничества в образовательной организации: профессиональный диалог» 17.05.2023
2023 елның 16 маенда ГАПОУ «Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия колледжы» базасында «Целевая модель наставничества в образовательной организации: профессиональный диалог» темасы астында районара белем бирү семинар-практикумы узды. Әлеге семинарда безнең “Тылсым” балалар бакчасыннан өлкән тәрбияче Шарипова Эльвира Рафик кызы, физик тәрбия инструкторы Әбүдәрова Регина Рәфит кызы, бакчабыз педагог –психологы Хөҗҗәтова Гөлназ Илгизәр кызы катнаштылар. Семинар эше түбәндәге юнәлешләр буенча оештырылды: мәктәпкәчә белем бирү, башлангыч сыйныфларда укыту, физик культура, Психология, IT –технологияләр. Катнашучыларга сертификатлар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.
16 мая 2023 года на базе ГАПОУ «Мензелинский педагогический колледж имени Мусы Джалиля» состоялся Межрайонный образовательный семинар-практикум «Целевая модель наставничества в образовательной организации: профессиональный диалог». В работе семинара из нашего детского сада “Тылсым” приняли участие старший воспитатель Шарипова Э.Р., физинструктор Абударова Р.Р. и педагог-психолог Хуззятова Г.И. Работа семинара была организована по следующим направлениям: Дошкольное образование, Преподавание в начальных классах, Физическая культура, Психология, IT –технологии. Участникам были вручены сертификаты и благодарственные письма.
-
“Язгы бөреләр" 05.05.2023
“Язгы бөреләр" балалар курчак театры коллективлары район бәйгесендә бакчабызның уртанчылар һәм зурлар төркеме тәрбияләнүчеләре "Өч кыз" татар халык әкиятен сәхнәләштереп, беренче урынга лаек булдылар. Балаларны зур җиңүләре белән котлыйбыз. Киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
В районном конкурсе коллективов детского театра кукол" Язгы бөреләр " воспитанники средней и старшей группы нашего детского сада заняли первое место, поставив татарскую народную сказку "Три девочки". Поздравляем ребят с большой победой. Желаем дальнейших успехов. -
Бөтендөнья татар конгрессы алдында эшләүче "Ак калфак" татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы 04.05.2023
Актаныш районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, “Ак калфак” татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы рәисе, абруйлы якташыбыз Кәдрия Идрисова, урындагы “Ак калфак” бүлекчәсе рәисе, районның архив җитәкчесе Айгөл Галимҗанова һәм Сарман, Илеш, Тукай районыннан килгән делегация “Тылсым” балалар бакчабызда кунакта булдылар. Аларны биредә чәк-чәк, ипи тоз белән, изге гореф-гадәтләрне искә алып тәрбиячеләр һәм балалар белән каршы алдык. Затлы кунакларны балалар бакчасы җитәкчесе Миләүшә Вахитова бакчабыз эшчәнлеге белән таныштырды. “Кырым татарлары” биюен хезмәткәрләребез зур осталык белән башкарып чыктылар. Милли-мәдәни тарихыбызны тасвирлаган почмакларны карау, мастер-класс белән үрелеп барды чара. Боз китү йоласын мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бик күңелле, матур итеп әзерләп, тәкъдим иттеләр. Балаларның йөзеннән шатлык хисләре бөркелеп торды, алар тырышып биеделәр, җырладылар. Кәдрия Рәес кызы әлеге тәрбияви, милли асыллыгыбызны ачык күрсәткән, данлаган чарага, боз китү йоласын оештыру эшенә югары бәя бирде.
-
"Тукай эзләре буйлап"/"По следам Тукая" 26.04.2023
Бүген бакчабызда "Тукай эзләре буйлап" дип исемләнгән чара узды.Балалар үзләренең шигырьләрен сөйләделәр, Тукайның гомер юлына багышланган викторина аша белемнәрен ныгыттылар. Чара Бөек шагыйребез Г.Тукай сүзләренә язылган "И туган тел" җыры белән тәмамланды.
Сегодня в нашем саду прошло мероприятие "По следам Тукая". Ребята рассказали свои стихи, укрепили свои знания с помощью викторины, посвященной жизни Г.Тукая. Мероприятие завершилось песней "И туган тел" на слова великого поэта Г.Тукая.
-
Сәламәт педагог – сәламәт бала/ В гармонии с собой и с миром 19.04.2023
Район мәгариф оешмасы тарафыннан яз айларында “Сәламәт педагог – сәламәт бала” проекты гамәлгә куелган иде. Проект кысаларында Актаныш үзәгендә урнашкан һәр балалар бакчасында психологлар, физик тәрбия инструкторы, логопед, музыкант һәм өлкән тәрбиячеләр катнашында чаралар әзерли. Шуның чираттагысы бүген 3 санлы “Тылсым” балалар бакчасы нда үтте. “Үзең белән һәм дөнья белән гармониядә” дигән исем астында бакчаның психологы Гөлназ Хөҗҗәтова психологик тренинг үткәрде. Чарага килүчеләр хәтерне яхшырту, игътибарны туплау, акыл эшчәнлеген һәм иҗади сәләтләрне үстерүгә корылган кинезиологик күнегүләр эшләде, символ-драма алымы кулланып, уңай хис-эмоцияләр алдылар. Эштә яну, алҗану синдромы — бүгенге көндә киң таралган проблема. Шуңардан арыну, тормышның матурлыгын күрү, ләззәтләнү, хезмәтеңнән тәм табу кебк максатларны алга куеп әзерләнгән чарадан катнашучылар рәхмәтле калды. Чарада катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.
-
Космонавтика көне/ День космонавтики 12.04.2023
1961 нче елның 12 апрелендә совет космонавты Юрий Гагарин “Восток-1” космик корабында “Байконур” космодромыннан старт алган һәм дөньяда беренче кеше булып Җир шарын урап очкан. Космоста очу вакыты 1 сәгать 48 минут дәвам иткән. Космонавтика көне, календарьның теләсә нинди мөһим датасы кебек үк, балалар бакчасында төрле чаралар белән билгеләп үтелә. Балалар өчен Космос темасы бик кызыклы, анда гадәти булмаган, фантазияле темалар күп. “Тылсым” бакчасының зурлар төркеме балалары "Космос" дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе оештырдылар, төрле кызыклы фактлардан торган видеоязма карадылар, әңгәмә кордылар.
12 апреля 1961 года советский космонавт Юрий Гагарин на космическом корабле "Восток-1" стартовал с космодрома "Байконур" и первым в мире человеком облетел земной шар. Продолжительность полета в космос составила 1 час 48 минут. День космонавтики, как и любая важная календарная дата, отмечается в детском саду различными мероприятиями. Космическая тема очень интересна для детей, в ней много необычных, причудливых тем. Дети старшей группы детского сада “Тылсым” организовали выставку рисунков "Космос", посмотрели видеозапись с интересными фактами, побеседовали.