Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Детская школа искусств Актанышского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 423740,РТ,р-н Актанышский,с.Актаныш,пр.Мира,д.62 |
Телефон: | +7(855)-523-12-93 |
E-Mail: | dshi2009@yandex.ru |
Министерство: | Министерство культуры Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ ДО "ДШИ Актанышского муниципального района РТ" |
Тип УДО: | ХЭН |
Руководитель: | Амиров Айзат Салихзянович |
Год основания учреждения: | 1971 |
У нас учатся: | 536 |
У нас учат: | 41 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Детская школа искусств Актанышского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
Зачетлар... 20.12.2024
Рәсем бүлеге Галимова Ләйлә Ренарт кызы классында 2 нче чирек йокгаклау зачетлары узды.
-
Конкурслар... 20.12.2024
Сәфәр авылы рәсем бүлеге укчысы Нургалиева Айзиля 1-9 сыйныф укучыларының «Мин авылны сайлыйм» XIV Республика фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗат эшләре конкурсында, "Мин авылымны ясыйм!». номинациясендә 2 нче урын алды. Укытучысы Нуруллин Рушат. КОТЛЫЙБЫЗ!
-
Конкурслар... 20.12.2024
Рәсем бүлеге укучылары Галимуллина Язиля, Шәмсиева Ильнара, Камалетдинова Зөһрә "Люби и знай свой край родной" бөтенрәсәй иҗат конкурсында катнашып, 1 нче дәрәҗә лауреатлар булдылар. Укытучылары Айрат Сарваров. КОТЛЫЙБЫЗ!
-
Конкурслар... 18.12.2024
"Прорыв" IX республика конкурсында III дәрәҗә лауреат дипломы белән Гафурова Гүзәл һәм Фәттахова Зөлфия Йосыф кызлары бүләкләнәләр. Номинация «Специальное фортепиано». КОТЛЫЙБЫЗ!
-
Безнең укытучыбыз-журнал битләрендә! 17.12.2024
Укытучыбыз Ләйлә Ренарт кызы Галимова "Культурный КОД TATFOLK" журналы битләрендә балкып тора. . Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк,педагог милли татар чигүенең барлык техникасын да белә һәм һәр чигелгән әйбергә үз күңеленең бер өлешен сала. Үзенең барлык декоратив-гамәли сәнгать күнекмәләрен яратып укучыларына тапшыра, алар аның тәҗрибәсен зур кызыксыну үзләштерәләр.
-
Укытучыларыбыз хөрмәтләнде 17.12.2024
16 декабрь көнне Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында алдынгылар слеты узды. Анда төрле һөнәр ияләре жыелды. Бу чарада Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең алдынгы укытучылары Зөлфия Йосыф кызы Фәттахова мәдәният өлкәсенә зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының МАКТАУ КАГӘЗЕ белән һәм Рушат Фирдәвис улы Нуруллин мәдәният өлкәсендә зур казанышлары өчен Татарстан Республикасының КҮКРӘК БИЛГЕСЕ белән бүләкләнделәр. КОТЛЫЙБЫЗ!
-
Концерт 17.12.2024
9 декабрьда илебез Ватан Батырлары көнен билгеләп үтте. Шул уңайдан узган атнада безнең сәнгать мәктәбе укучылары 1, 2 санлы урта мәктәпләрдә һәм техникумда “Аяз булсын күгебез” исемле тематик концертын тәкъдим иттеләр. Концертта Россия һәм Татарстан гимннарын зал белән аягүрә басып жырладык!!!
-
Конкурслар... 16.12.2024
Балалар сәнгать мәктәбе үз лауреатларын сәламли! Менә алар-безнең I дәрәҗә лауреатлар - Валерия Сәлахова,Гөльяз Хангирова,Зарина Абүдарова,Инеля Самерханова, Лиана Сафина, Самир Гиндуллин.???? Әниләр көненә багышланган "Самая родная - мамочка моя" бөтенроссия иҗат конкурсында катнашучыларны укытучы Алмаз Гафият улы Фазлыев әзерләде. Укучылар үз эшләрен "Компьютер графикасы" номинациясендә тәкъдим иттеләр. Котлыйбыз!
-
Зачетлар... 16.12.2024
ИЗО бүлекчәсенең зачетлары бүген укытучы Айрат Изилевич Сәрвәровның югары сыйныфларында дәвам итте . Балалар үзләренең искиткеч матур пейзажлары,натюрмортлары,интерьер дизайны белән сөендерделәр. ️ Имтихан комиссиясе педагогка зур хезмәте өчен һәм укучыларга эстетик ләззәте өчен рәхмәт белдерә!
-
Зачетлар... 13.12.2024
Балалар сәнгать мәктәбендә 1 нче яртыеллык йомгаклары буенча академик зачетлар, контроль дәресләр тапшыру башлана. 12 декабрьдә ИЗО бүлекчәсендә укытучы Айрат Изилевич Сәрвәровның кече сыйныфлары уңышлы гына зачет тапшырдылар. Молодцы, безнең яшь рәссамнар!