Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Детская школа искусств Актанышского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 423740,РТ,р-н Актанышский,с.Актаныш,пр.Мира,д.62 |
Телефон: | +7(855)-523-12-93 |
E-Mail: | dshi2009@yandex.ru |
Министерство: | Министерство культуры Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ ДО "ДШИ Актанышского муниципального района РТ" |
Тип УДО: | ХЭН |
Руководитель: | Амиров Айзат Салихзянович |
Год основания учреждения: | 1971 |
У нас учатся: | 536 |
У нас учат: | 41 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Детская школа искусств Актанышского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Юбилейда 02.05.2024
30 апрель көнне Иске Кормаш мәктәбе 130 еллык юбилеен бәйрәм итте.Безнең рәсем бүлеге укытучысы Айрат Сарваров рәсем түгәрәге эш барышын кунакларга тәкъдим итте.Зилфәт Басыйров исемендәге рәсем конкурсына да йомгак ясалды.
-
Конкурслар... 26.04.2024
"Идел буе театры" балалар һәм яшьләр театр коллективларының округ фестиваленең республика этабында Актаныш сәнгать мәктәбенең "Тылсым" балалар театры "Мырауҗан маҗаралары" спектакле белән катнашып, финалист булды.Җитәкчесе Альбина Хөсәенова.КОТЛЫЙБЫЗ!
-
Гастрольләр дәвам итә... 26.04.2024
Гастрольләр дәвам итә. 25 апрель көнне, театр бүлегенең "Тылсым" балалар театры, "Әтәчкәй" балалар бакчасы нәниләре алдында чыгыш ясады. Ш. Фәрхетдиновның "Шифалы су" әкият-тамашасын тәкъдим иттеләр.
-
Пирамида... 26.04.2024
25 апрель көнне "Пирамида" концертлар залында Татарстан республикасы эстрада сәнгатенең ачык телевизион яшьләр фестиваленең "Созвездие - Йолдызлык - 2024" нең гала концерты узды. Безнең сәнгать мәктәбе укучылары Актаныш районының данын яклап, зур җиңүләр яуладылар. "Умырзая" үрнәк вокал ансамбле, "Ак инеш" бию ансамле - 1 нче урын! Җитәкчеләре Разида Хаҗиева, Лилия Фатхуллина. "Ак инеш" бию ансамбле татарстан республикасы дәүләт җыр һәм бию ансамбленең "Республика хәзинәсе" махсус бүләге белән бүләкләнде.
-
Күргәзмә 24.04.2024
23 апрель көнне Такталачык мәктәбендә директорлар семинары узды. Безнең Такталачык бүлеге рәсем классы укучылары семинар кунакларын бик матур, эчтәлекле күргәзмә белән каршы алдылар.
-
Концерт 23.04.2024
22 апрель көнне 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең икенче сыйныф укучылары өчен чираттагы һөнәри юнәлеш бирү концерты узды. Концертта сәнгать мәктәбенең тынлы уен кораллары бүлеге укучылары чыгыш ясады.
-
Конкурслар... 23.04.2024
22 апрель көнне Яр Чаллы шәһәрендә узган Инбер Шәфиковка багышланган "Моңлы дөнья" III Халыкара фольклор фестиваль-конкурсында катнашып, укучыбыз Лимар Шакиров 1 нче дәрәҗә лауреат булды. Укытучысы Камалов Флүн.КОТЛЫЙБЫЗ!
-
Конкурслар... 22.04.2024
19 апрель көнне Казан шәһәрендә IV Яңа татар җыры конкурсында "Иң яхшы балалар җыры" номинациясендә "Аяз булсын күгебез" җыры 1 нче дәрәҗә лауреат исемен яулады. Җырның көен укытучыбыз Резеда Шәйдуллина, ә сүзләрен Энҗе Разова ( укытучыбыз Гүзәлия Чекалинаның әнисе) язган. Беренче булып җырны "Умырзая" үрнәк вокал ансамбле башкара. Җитәкчеләре Разида Хаҗиева. Укытучыларыбызны котлыйбыз!
-
Конкурслар... 22.04.2024
21 апрель көнне Әлмәт шәһәрендә "Урсал тауда фест" халыкара фестиваль-конкурс үтте. Безнең сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укучылары бу конкурста катнашып, матур нәтиҗәләр белән кайттылар. Гимадиева Ясминә һәм Набиева Адилә- 1 нче дәрәҗә дипломантлар, Шарифҗанов Нияз, Валиев Юныс - 1 нче дәрәҗә дипломантлар, Ахметова Эльвина - 2 нче дәрәҗә дипломант, Зиннурова Әминә - 2 нче дәрәҗә лауреат, Хаҗиев Рамазан - 3 нче дәрәҗә лауреатлар булдылар. Укытучылар Резеда Шәйдуллина, Ләйсән Фарухшина, Алсу Багаутдинова. КОТЛЫЙБЫЗ!
-
Созвездие-Йолдызлык -2024 22.04.2024
15-19 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә "Созвездие - Йолдызлык - 2024" эстрада сәнгатенең ачык республика яшьләр фестиваленең суперфиналы узды. "Тамчы" үрнәк вокал ансамбле 2 нче урынга лаек булды! Җитәкчеләре Лилия Мостафина. КОТЛЫЙБЫЗ!