Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Детская школа искусств Актанышского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 423740,РТ,р-н Актанышский,с.Актаныш,пр.Мира,д.62 |
Телефон: | +7(855)-523-12-93 |
E-Mail: | dshi2009@yandex.ru |
Министерство: | Министерство культуры Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ ДО "ДШИ Актанышского муниципального района РТ" |
Тип УДО: | ХЭН |
Руководитель: | Амиров Айзат Салихзянович |
Год основания учреждения: | 1971 |
У нас учатся: | 536 |
У нас учат: | 41 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Детская школа искусств Актанышского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
Концерт 05.03.2025
3 март көнне «Яшьлек» яшьләр үзәгенең залы социаль өлкәдә хезмәт куючы гүзәл затларыбызны матур концерт белән сәламләде!
Аларга бәйрәм гөлләмәсе итеп, Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең сәләтле, сәнгатькә гашыйк егет-кызларын җыйган,Татарстан Республикасының сәнгать эшлеклесе, педагог, талантлы композитор Инсаф Хабибуллин җитәкчелегендәге "Агыйделем моннары" халык уен кораллары ансамбле концертынын бүләк итте!
Концертыбызда сибелгән моңлы hәм дәртле көй-жырларыбыз, бәйрәм кунакларыбызның күңеленә үтеп, иң нечкә кылларын тибрәтеп,күтәренке кәеф, илһамлы җылы дулкын булып яңгырады.
Ә бәйрәмне сәнгать мәктәбе директоры Айзат Салихҗан улы Амиров алып барды.
Концертта Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитекчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Миркасыйм кызы, спорт һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгиз Хәлил улы Магданов, туган як музее директоры Лилия Флүс кызы Хамидуллина ихлас котлау һәм рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясадылар.
Кадерле хатын-кызларыбызның бәйрәмен ямьләгән «Агыйделем моңнары» халык уен кораллары ансамбленә һәм солистларына ихлас рәхмәтләребезне белдерәбез! -
Күргәзмә 05.03.2025
Буген Актанышыбызның "Туган як" музеенда ,Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан, Ләйлә Галимованың күз нурларын, күңел җылысын кушып ясаган эшләреннән
«ЧОРЛАР АША СИҢА ДӘШӘМ, И ХАТЫН-КЫЗ!» дип исемләнгән күргәзмә ясалды.
Ләйлә Ренарт кызы сәнгать мәктәбенең рәсем һәм кул-гамәли сәнгате бүлегенең тырыш укытучысы,талантлы кул остасы. Ул үзенең һөнәрен укучыларына,тирә-як кызыксынучыларга һәрдаим яктыртып,осталыгы белән дә бик теләп уртаклаша,мастер-класслар оештыра.
Кичә матур җырлар һәм шигырьләр белән үзәра җылылыкта үрелеп барды.
Бәйрәмдә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әнвәрова Дилбәр Миркасыйм кызы да катнашты.
Ул кунак хатын-кызларыбызны якынлашып килүче бәйрәм белән котлап,ихлас теләкләрен белдерде.
Ләйлә Ренарт кызына иҗат чишмәсенең илһам белән тулып торуын телибез! -
Туган як музеенда кунакта 04.03.2025
Сәфәр бүлегенең рәсем классы укучылары Актаныш туган як музеенда экскурсиядә булып кайттылар.
Аларга мөләем, ачык күңелле музей хезмәткәрләре тирән эчтәлекле, мәгънәле, кызыклы мәгълумәтле тарихлар, истәлекле язмалар, экспонатлар белән таныштырдылар. Актанышыбызның бай тарихы укучыларда яхшы тәэсирләр калдырды.
Бу экскурсияне оештырган өчен мәктәп коллективы педагог НУРУЛЛИН РУШАТ ФИРДӘВИС УЛЫНА зур рәхмәтен белдерә. -
Концерт класса пианистов "Виртуоз" 04.03.2025
Неделя мастерства на фортепианном отделении Детской школы искусств завершилась волшебным концертом класса пианистов «ВИРТУОЗ», с прекрасным названием
«СИМФОНИЯ МУЖЕСТВА И НЕЖНОСТИ».
Этот вечер был посвящен самым близким людям — родителям, бабушкам, дедушкам, братьям и сестрам. Наши юные виртуозы из класса преподавателя Резеды Ильдусовны Шайдуллиной показали невероятную игру и душевность, исполнив самые трогательные и эмоциональные произведения.
Каждый аккорд, каждая нота были наполнены любовью и благодарностью. В зале царила атмосфера настоящего семейного праздника, где музыка соединяла сердца детей и взрослых. Это был вечер, который останется в памяти всех присутствующих надолго.
В честь наступившего благословенного месяца Рамадан, дети очень приятно обрадованы сладкими презентами.
Благодарим наших юных музыкантов за этот чудесный концерт ! Их мастерство и талант вдохновляют нас снова и снова. И, конечно же, особая благодарность Резеде Ильдусовне за её труд и терпение, благодаря которым ребята достигают таких высот!
Пусть такие вечера будут частыми, ведь они объединяют наши семьи и дарят незабываемые эмоции! -
Фортепиано бүлеге атналыгы 27.02.2025
25 февральдән 1 мартка кадәр Актаныш сәнгать мәктәбендә фортепиано бүлеге атналыгы узды. 26 февраль көнне Фәттәхова Зөлфия Йосыф кызы ачык дәрес үткәрде.
-
Фортепиано бүлеге атналыгы 27.02.2025
Фортепиано бүлеге атнасында укытучы Фарухшина Ләйсән Мирзанур кызы да ачык дәрес күрсәтте.
-
Мастер-класс 26.02.2025
Рәсем сәнгате бүлеге укытучысы РУШАТ ФИРДӘВИС улы НУРУЛЛИН Киров урта мәктәбе белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә хезмәт куя.
Әле дә, ул үз укучылары белән башлангыч сыйныфлар өчен "МИНЕМ БАТЫР ӘТИЕМ" дип аталган открытка ясау буенча мастер класс күрсәтте.
Әлбәттә,балалар җанланып,тырышып,үз куллары белән әзерләгән бүләкләрен кадерле кешеләренә сөенеп тапшырганнардыр.Бу дәрес аларга фантазияләренә матур юнәлеш алу, яхшы кызыксындыру чарасы да булып тора. -
Конкурслар... 24.02.2025
21 февральдә Сарманда ,бөек җырчы, Сарман районының шарафле гражданы, Татарстанның, Каракалпакстанның,Россия Федерациясенең халык артисты, күп төрле исемнәр иясе һәм
премияләр лауреаты Илһам Шакировның тууына 90 ел тулу уңаеннан "Илһам чишмәсе" V төбәкара фестивале оештырылды. Шул матур чарада катнашып, фестивальнең йомгаклау концертында Актанышыбызның яшь талантлары да бүләкләнде. КОТЛЫЙБЫЗ!
Жиңүчеләр арасында:
ГЫЙЛӘҖЕВА ЗӘЛИЯ-II нче премия лауреаты , остазы-Исламова Сирина Муллаян кызы;
ЗАҺЕРТДИНОВ ИЛЬМИР-II нче премия лауреаты;
ФӘРХТДИНОВ ТИМУР-I нче премия лауреаты;
САБИРОВА РУЗИЛӘ- III нче премия лауреаты , остазлары - Мостафина Лилия Реваль кызы;
ГАРАЕВА АЙСИНӘ-дипломант, остазы-Чекалина Гүзәлия Фирдәвис кызы -
Конкурслар... 20.02.2025
ҖӘЛИЛ УКУЛАРЫ" халыкара әдәби бәйгесендә театр сәнгате бүлеге укучысы АЛИЯ ГАБДРАХМАНОВА "Җәлил татар телендә" номинациясендә мәртәбәле III УРЫНГА лаек булды.Укытучысы АЛЬБИНА ИДРИС КЫЗЫ ХӨСӘЕНОВА. КОТЛЫЙБЫЗ!
-
Конкурслар... 20.02.2025
И.Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбе базасында "ИЛҺАМ НУРЫ-СВЕТ ВДОХНОВЕНИЯ" яшь рәссамчыларның ачык республика бәйгесе булып узды. Анда Такталачык рәсем бүлегеннән
ЧУЛПАН ГАЙСИНА һәм АЙНАЗ САФУАНОВ лаекле II ДӘРӘҖӘ ДИПЛОМнар белән бүләкләнделәр! Укытучылары Ильмира Валиева. КОТЛЫЙБЫЗ!