Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Минняровская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423759, Республика Татарстан, Актанышский район, д.Миннярово, ул.Центральная, д. 68 |
| Телефон: | 8(85552)3-41-26 |
| E-Mail: | Smenn.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Минняровская ООШ" |
| Руководитель: | Исхаков Ильдар Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1968 |
| У нас учатся: | 19 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Минняровская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
Спартакиадада катнаштык 21.01.2013

19 гыйнвар көнне мәктәп командасы район укытучылар спартакиадасында катнашты.
-
Без бердәм! 16.01.2013

"Без бердәм ил" фестивале кысаларында "Барысы да уйныйлар" конкурсы үтте. Укучылар татар халкының милли гореф-гадәтләрен, биюләрен, уен-җырларын өйрәнделәр.
-
Җиңүчеләрне котлыйбыз! 16.01.2013

"Гадәттән тыш хәл балалар күзе белән" район конкурсында 2 класс укучыларының коллектив эше 1 урынга лаек булып, республика этабына җибшрелде. Шул ук конкурста 4 класс укучысы Давытова Ләйсәннең рәсеме район күләмендә 2 урынга лаек булды (укытучылары Басирова Ф.Ә.). Җиңүчеләрне котлыйбыз!
-
Без бердәм! 15.01.2013

"Без бердәм ил" фестивале кысаларында уздырылган "Дөньяга иминлек" терроризмга каршы рәсем конкурсы уздырылды. Мәктәп күләмендә 1 урынга лаек булган Сафин Илмир (6 класс) ның эше район турына җибәрелде.
-
Студентлар белән очрашу
11.01.2013
11 гыйнвар көнне "Бер күрешү үзе бер гомер" исеме астында студентлар белән очрашу уздырылды.
-
Чыршы утлары яктысында 01.01.2013

29 декабрьдә мәктәптә Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм тамашасы уеннар, конкурслар һәм маскалар чыгышы белән үрелеп барды, алдынгы укучылар бүләкләнде.
-
Яңа ел белән! 01.01.2013

Әкрен генә йомшак карлар ява,
Күңелләргә сафлык, моң салып,
Яңа елда саулык, бәхет килсен,
Кышкы бураннарга уралып.
Күңелләрдә шатлык ташып торсын,
Сагышларга урын калмасын,
Алда туар көннәр якты булсын,
Ходай кайгылардан сакласын!
Яңа ел белән сезне!
-
Җиңүчене котлыйбыз 24.12.2012

9 класс укучысы Мәҗитова Инзилә "Йолдызлык-2013" конкурсының район турында "Нәфис сүз" номинациясендә III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булып, Диплом белән бүләкләнде. Афәрин, Инзилә!
-
Бөтенроссия предмет олимпиадасында катнаштык
24.12.2012
13 декабрь көнне тарих, география, математика, рус теле, биология фәннәреннән 13 укучы Сәләтле яшьләрне үстерү үзәге тарафыннан уздырылган III нче Бөтенроссия дистанцион предмет олимпиадаларында катнашты.
-
Дәүләт йогаклау аттестациясенә әзерләнәбез
22.12.2012
9 класс укучылары рус теле һәм математика фәннәреннән сынау рәвешендә уздырылган Дәүләт йомгаклау аттестациясе контроль биремнәрен үтәделәр.












