Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Минняровская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423759, Республика Татарстан, Актанышский район, д.Миннярово, ул.Центральная, д. 68 |
| Телефон: | 8(85552)3-41-26 |
| E-Mail: | Smenn.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Минняровская ООШ" |
| Руководитель: | Исхаков Ильдар Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1968 |
| У нас учатся: | 19 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Минняровская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Җиңү бәйрәме 11.05.2013

Җиңү көне!
Халык бәйрәм итә.
Яз төренгән янар комачка.
Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,
Йөз балкытып карый кояш та.
8 май көнне Меңнәр һәм Чишмә авылларында Җиңү көненә багышланган митинглар уздырылды. Митингта хәзерге көннәрдә Актаныш авылында яшәүче авылдаш ветераныбыз Хадимулла абый Зайнуллин, администрация башлыгының информатизацияләү буенча урынбасары И.Э.Фаттахов, җирле үзидарә һәм "Чишмә" хуҗалыгы рәисләре, тыл ветераннары, мәктәп укучылары һәм укытучылары, авыл халкы катнашты.
-
Тормыш иминлегенә өйрәнәбез... 06.05.2013

30 апрель көнне мәктәп күләмендә "Тормыш иминлеге нигезләре" курсларыннан ачык дәрес уздырылды (оештыручы Б.Г.Гимаев). Укучылар белән имнлекне саклау буенча әңгәмәләр уздырылды. Алар төрле гадәттән тыш халләр килеп чыкканда үзләрен тотарга, беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнделәр: теоретик белемнәрен киңәйтеп, аны практикада кулланып карадылар.
-
Без аны онытмыйбыз! 06.05.2013

Мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында мәктәп балалар оешмасының иң актив укучылары педагог-оештыручы Ф.Д.Галимова җитәкчелегендә райондагы Әфган сугышында вафат булган якташыбыз Мирсәетов Мөдәрис истәлек ташына чәчәкләр салырга бардылар. Мирсәетов М. Меңнәр авылында туып- ускән, Меңнәр мәктәбендә белем алган һәм 19 яшендә Әфган сугышында вафат булган. Аның исемен мәктәпнең балалар оешмасы йөртә.
-
Бакчада эшлибез 04.05.2013

Көннәр ныграк җылыткан саен, язгы бакча эшләре дә арта бара. Класслар белән карлыган үсентеләре, кишер, чәчәкләр утырттык, парникта кәбестә үсентеләре үстерәбез. Ни әйтсәң дә, "язның бер көне ел туйдыра!"
-
Мари милли культурасын өйрәнәбез!
04.05.2013
"Мари милли культурасы: традицияләр һәм замана" район конкурсында 6 класс укучылары коллективының "Ишегалдында" камырдан эшләнгән панносы (җитәкчесе Г.Г.Давытова) "Камырдан әвәләү" номинациясендә 1 урын һәм 4 класс укучысы Ләйсән Давытованың "Болында" витражы (җитәкчесе Ф.Ә.Басыйрова) иҗади инициатива өчен 2 урынга лаек булды. Афәрин!
-
Эвакуация 02.05.2013

Гадәттән тыш хәлләрдә укучыларга үз-үзеңне тотарга өйрәтү - мәктәп алдында торган бурычларның берсе булып тора. Шуңа бәйле рәвештә кайбер уку көннәрендә звонокның ачы тавышы дәресләрне бүлгәли. 29 апрельдә укучылар чираттагы өйрәнү эвакуациясенә ашыктылар.
-
Без- Тукай оныклары! 26.04.2013

Бүген "Без-Тукай оныклары" исеме астында бөек шагыйребез Г.Тукай иҗатына багышланган музыкаль әдәби кичә уздырылды. Балалар олуг шагыйребезнең тормышы, иҗаты белән танышып, шигырьләрен сөйләделәр, җырларын башкапдылар. Кичә бик күңелле узды (оештыручылар И.Х.Тутаева һәм Р.Р.Фәррахова).
-
Варислар булдык! 25.04.2013

Бүген 4 класс укучыларын варислар сафына кабул итү буенча М.Мирсәетов исемендәге балалар оешмасы җыены узды. Яшь дуслар, уен-сәяхәттәге сынаулар аша узып, тантаналы вәгъдә бирделәр, иңнәренә республикабыз символын чагылдырган галстуклар тагып, чын варислар булдылар. Зур уңышлар аларга!
-
Язгы шәфкатьлелек атнасы 24.04.2013

Язгы шәфкатьлелек атнасы кысаларында башлангыч класс укучылары авыл балалар бакчасына бардылар. Алар нәни дусларыбызга концерт куйдылар, күмәк уеннар уйнап, үз куллары белән эшләнгән бүләкләрен тапшырдылар, бергәләп күнел ачтылар. Балаларга бик күңелле булды.
-
Могҗизалар кыры 22.04.2013

Бүген Туган тел атналыгы башланды: башлангыч класс укучылары белән укытучы Р.Р.Фаррахова "Могъҗизалар кыры" уен-ярышы уздырды. Уенда 4 класс укучысы Давытова Ләйсән җиңеп чыкты. Афәрин!












