Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Минняровская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423759, Республика Татарстан, Актанышский район, д.Миннярово, ул.Центральная, д. 68 |
| Телефон: | 8(85552)3-41-26 |
| E-Mail: | Smenn.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Минняровская ООШ" |
| Руководитель: | Исхаков Ильдар Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1968 |
| У нас учатся: | 19 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Минняровская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
Ата-аналар җыелышы уздырдык 26.02.2013

Бүген ата-аналар белән берлектә "Балаларның җәмәгать урыннарында куркынычсызлыгы чаралары турында" темасына сөйләшү уздырылды. Шул ук вакытта ата-аналар Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы белән таныштылар.
-
Күңелле ял 21.02.2013

Бүген мәктәбебез коллективы авыл җәмәгать үзәгендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм кичәсе оештырды. Кичә барышында командалар җитезлектә көч сынаштылар. Уеннар концерт номерлары белән үрелеп барды.
-
Айлык бара
06.02.2013
Мәктәптә хәрби-патриотик айлык бара. Укучылар, "Кызыллар" һәм "Яшелләр" командаларына бүленеп, план нигезендә ярышларда, кызыклы чараларда катнашалар.
-
Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнәбез
06.02.2013
Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек эшләре дәвам итә. 30 гыйнвар көнне мәктәптә сынап карау шарты белән рус теленнән 9 класс укучыларына ГИА уздырылды. 1 февральдә ата-аналары белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү уздырылды.
-
Мәүлид бәйрәме 05.02.2013

Бүген мәктәптә Мәүлид бәйрәме уздырылды. Аны Әхлак тәрбиясе дәресләрен алып баручы лаеклы ялдагы хөрмәткә лаек укытучыбыз Лира апа Харисова оештырды. Кичә укучылар һәм укытучылар күңеленә хуш килде.
-
"Мин-Россия гражданины" 01.02.2013

29 гыйнвар көнне 7 класс укучысы Ибраһимова Айгөл "Мин-Россия гражданины" район конкурсында уңышлы чыгыш ясады. Афәрин, Айгөл!
-
Театрны яратабыз 01.02.2013

Рус теле атнылыгында 7-8 класс укучылары тарафыннан әзерләнгән "Битый небитого везет" әкияте буенча курчак театры чыгышы күрсәтелде.
-
Атналык дәвам итә 31.01.2013

29 көнне 5-6 класс укучылары А.С.Пушкин иҗаты буенча "Своя игра" уенында үзләренең белем һәм сәләтләрен күрсәттеләр. 31.01. көнне уздырылган "Әкияттә кунакта" кичәсе күпләрнең күңеленә хуш килде.
-
Атналык башланды
28.01.2013
Бүген мәктәбебездә рус теле һәм әдәбияты атналыгы башланды. Атналык әйләнә-тирә мохитны саклау елына багышланган "Урман-безнең байлыгыбыз" дигән кичә белән башланып китте.
-
"Ел укытучысы-2013" конкурсы 25.01.2013

"Ел укытучысы -2013" конкурсының мәктәп этабы узды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фаррахова Рузилә Рәсим кызы җиңеп чыкты. Хезмәттәшебезгә алдагы ярышларда уңышлар телибез.












