Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Минняровская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423759, Республика Татарстан, Актанышский район, д.Миннярово, ул.Центральная, д. 68 |
Телефон: | 8(85552)3-41-26 |
E-Mail: | Smenn.Akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Минняровская ООШ" |
Руководитель: | Исхаков Ильдар Хамитович |
Год основания учреждения: | 1968 |
У нас учатся: | 20 учащихся |
У нас учат: | 9 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Минняровская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
Күңелле эстафета 21.02.2014
17 февральдә Спорт- сәламәтләндерү айлыгы кысаларында чаңгы эстафетасы узды.
-
Биатлон 21.02.2014
Сочида кышкы олимпиада барган көннәрдә безнең мәктәптә дә кышкы ярышлар гөрләп бара. 18 февральдә командалар биатлон ярышында көч сынаштылар. Бу юлы "Спартаковчылар" уңышка ирештеләр. Афәрин!
-
Кышкы спартакиада
20.02.2014
Бүген Мәҗитов И.(9 кл), Гыйлмуллина А.(9 кл), Кашбуллин Д.(8 кл), Галиева А.(9 кл), Фаррахов Р.(7 кл), Гыйлмуллина Г.(7 кл) мәктәп командасы составында район Кышкы спартакиада ярышларында катнашты.
-
Әфганчылар көне 17.02.2014
Гасыр төпкеленнән килә аваз,
Хәтерләрдә тарих яңара:
“Онытмагыз! Хәтерләгез безне!
Шәһит булдык авыр яуларда".
Әфган сугышы... Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 нчы елның 15 нче февраль көненнән соң нәкъ 25 ел вакыт узып киткән. 15 нче февраль – Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә.
-
Герой шагыйрь туган көн 17.02.2014
14 февраль көнне герой шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әдәби кичә уздырдык. Анда патриотик шагыйрь турында бик күп мәгълүматлар алдык һәм аның турында белемебезне сынап карау максатыннан ике командага бүленеп ярыштык. ( Оештыручылар: Фаррахова Р.Р., Тутаева И.Х.)
-
Изге Валентин көне 14.02.2014
14 февраль - Изге Валентин көне. Бу көнне без мәктәп почтасы аша хатлар алыштык, бер- беребезгә котлаулар юлладык. Нинди күңелле бәйрәм.
-
Математик карусель 14.02.2014
Бүген 5-6 класс укучыларыннан торган команда район "Математик карусель" конкурсында катнашты. (Укытучылары З.Ф.Хамзина)
-
Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнәбез
12.02.2014
Бүген 9 класс укучылары математикадан Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек максатыннан Байсар урта мәктәбендә сынап карау шарты белән имтихан биреп кайттылар.
-
Ел укытучысы- 2014 10.02.2014
Математика укытучысы Даутова Гөлфинә Гыйлфан кызы "Ел укытучысы" конкурсында 2 турга узды. Аңа алда торган сынауларында уңышлар телибез.
-
Төп дәүләт имтиханына әзерләнәбез
08.02.2014
5 февраль көнне Сәфәр урта мәктәбендә 9 класс укучылары рус теленнән сынап карау шарты белән имтихан биремнәре үтәргә бардылар.