Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Минняровская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423759, Республика Татарстан, Актанышский район, д.Миннярово, ул.Центральная, д. 68 |
Телефон: | 8(85552)3-41-26 |
E-Mail: | Smenn.Akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Минняровская ООШ" |
Руководитель: | Исхаков Ильдар Хамитович |
Год основания учреждения: | 1968 |
У нас учатся: | 20 учащихся |
У нас учат: | 9 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Минняровская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
Очрашу булды 05.02.2014
Бүген ЮХИДИ хезмәткәре Рәсимә Сәетова белән очрашу узды. Ул безгә юл йөрү кагыйдәләрен үтәү кирәклеген кабат искәртеп, истәлекле бүләкләр тапшырды.
-
В гостях у сказки 05.02.2014
3 февраль көнне рус теленнән "Әкияттә кунакта" әдәби- музыкаль кичәсе уздырылды ( Оештыручы Р.М.Камалова ). Сәхнәләштерелгән күренеш әкиятләр буенча алынган биремнәр белән аралашып барды. Кичә бик күңелле үтте.
-
"Йолдызлы сәгать" 25.01.2014
20 гыйнварда Хамзина З.Ф. физикадан "Йолдызлы сәгать" уен-ярышы уздырды. Бу ярышта Ибраһимова А.(8 кл), Гыйлмуллина Г.(7 кл) , Фаррахов Р (7 кл) 1, 2 һәм 3 нче урыннарны алдылар.
-
Дөнья музейларына сәяхәт
25.01.2014
22 гыйнварда укучылар сәнгать укытучысы Л.Р.Кашапова җитәкчелегендә укучылар дөнья музейларына сәяхәт кылдылар.
-
"Олимпиада уеннары тарихы" 24.01.2014
Бүген тарих укытучысы М.Н.Камалова "Олимпиада уеннары тарихы" темасына мәктәпкүләм аралашу сәгате уздырды. Презентация буенча 5-6 класс укучылары чыгыш ясап, укучыларга олимпиада тарихыннан бик күп файдалы мәгълүматлар бирделәр.
-
10 миллион
22.01.2014
16 гыйнвар көнендә, табигать-математика ункөнлеген дәвам итеп, физика, информатика һәм биология фәннәрен берләштергән "10 миллион" уены уздырылды. Кашбуллин Данияр (8 кл) белән Фаррахов Ранис (7 кл), Камалов Данис (6 кл) белән Мазитов Илназ (9 кл), уенда актив катнашып, отышларга ия булдылар.
-
"Олимпиада уеннары географиясе" 22.01.2014
17 гыйнвар көнне Галимова Ф.Д. "Олимпиада уеннары географиясе" кичәсе уздырды. Укучылар олимпиада уеннары уздырылган ил һәм шәһәрләр турында бик күп мәгълүмат алдылар.
-
"Россия - туган илебез!" 15.01.2014
География укытучысы Ф.Д.Галимова оештырган "Безнең туган илебез- Россия" тематик кичәсендә укучылар Россия турында бик күп мәгълүмат алдылар: илнең 7 могҗизасы, "Алтын боҗра" һәм герой - шәһәрләре белән таныштылар, кичә ахырында аның буенча стенд ясап элделәр. Кичә эшлекле үтте.
-
Кошлар- безнең дусларыбыз! 14.01.2014
Атналыкның икенче көне булды. Анда география укытучысы Ф.Д.Галимова җитәкчелегендә укучылар белән "Кыш көне кошларга ярдәм ит!" акциясе уздырылды. Укучыларга җимлекләр ясау буенча мастер - класслар күрсәтелде. Яңадан җимлекләрне агачларга элеп куйдык.
-
Математик аукцион
13.01.2014
Бүген мәктәптә табигать һәм математик фәннәр ункөнлеге башланды. Аны 5-9 класс укучылары математика укытучысы Г.Г.Даутова оештырган "Математик аукцион" уен-ярышы белән ачып җибәрделәр. Математик биремле лотларны сайлап, аларны үтәп, сәламәтлек турында бик күп мәгълүмат тупладылар.