Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
E-Mail: | kirovschool@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 82 учащихся и 30 воспитанников |
У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 ( 68 ) 69 70 >>
-
Президент елкасында 25.12.2018
25 декабрь көнне Казан шәһәрендә үткән Президент елкасында мәктәбебезнең 10 класс укучысы Ахсанова Илүзә катнашты. "Рус эстрадасыннан Юлианна Караулова белән очрашу матур хатирәләр белән уелып кала, "Әкиятнең кайтуы" дип исемләнгән тамаша да кызыклы хисләр уятты" ди укучыбыз.
-
РИТЭК та 24.12.2018
24 декабрь көнне Чаллы шәһәрендә оештырылган РИТЭК Елкасында мәктәбебездән 2 укучы- Хуҗина Азилә, Сагбетдинова Розанналар булып кайттылар. Яңа ел тамашасы карап, күчтәнәч пакетлары алып, сөенеп кайтыр юлга чыктылар.
-
Район семинары 18.12.2018
18 декабрь көнне мәктәп директорлары, аларның тәрбия эшләре буенча урынбасарларының район семинары булып узды. Семинарның темасы- "Мәктәп һәм гаилә бердәмлеге" дип аталды. Мәктәпнең 7 укытучысы ачык дәресләр әзерләделәр. Темадан чыгып, ата-аналар укучыларга мастер класс күрсәттеләр. Өченче өлештә гаиләләр белән берлектә "Йолдыз-йолдызчыклар" дип исемләнгән концерт программасы оештырылды. Семинар үз югарылыгында узды.
-
"Ел укытучысы" бәйгесендә 13.12.2018
13 декабрь көнне мәктәбебездә "Ел укытучысы" район бәйгесенең зона өлеше үтте. Бу бәйгедә безнең мәктәптән география -физика укытучысы Хафизова Резеда Фердинантовна катнашты.
-
Ак күңелле мөгаллимә 12.12.2018
12 декабрь көнне мәктәбебезгә Яңа Әлем мәктәбендә гомере буе укучыларга татар теле һәм әдәбияты фәнен укыткан , хәзерге көндә лаеклы ялда булса да Актаныш мәдрәсәсендә белем алып, балаларга әдәп, әхлак кагыйдәләрен өйрүтүче хөрмәтле кешебез- Усманова Тәхыя апа белән очрашу булды. Тәхыя апа сөйләгән вәгазьләр, гыйбрәтле хәлләр укучылар , укытучылар күңелендә аңа карата ихтирамны тагын да арттырды. Аз гына вакыт эчендә олы тәрбия чарасы булды ул.
-
8 класста алгебрадан ачык дәрес 05.12.2018
Бүген 8 класста алгебрадан "Тапкырлаучыны тамыр тамгасы астына кертү" темасыннан ачык дәрес үтте. Укытучы - Имамова Рүзилә Хаҗип кызы.
-
Фарсил Зыятдинов иҗатын өйрәнеп 05.12.2018
5 декабрь көнне районыбызда Фарсил Зыятдинов иҗатын тирәнтен өйрәнү максатыннан, Республикакүләм фәнни-эзләнү эше оештырылды. Мәктәбебез дә бу чарадан читтә калмады. 2укучыбыз да призлы урынга ия булдылар. Хуҗина Азилә- "Биология фәнендә һәм матур әдәбиятта шомырт" , Әхсәнова Илүзә - "Фарсил Зыятдинов әсәрләре- төп тәрбия чарасы ул" темаларына фәнни эшләрен тәкъдим иттеләр.
-
Тирәләп үтмә! Мәсьәлә чиш! 05.12.2018
Мәктәптә математика атналыгы гөрли. Укучылар, укытучылар тәнәфес вакытларында да мәсьәләләр чишәләр.
-
6 класста математикадан ачык дәрес 04.12.2018
Бүген 6 класста математикадан "Үзара кире саннар" темасыннан ачык дәрес үтте. Дәрестә укучылар актив катнаштылар, кызыклы мәсьәләләр чиштеләр. Укытучы - Хәбирова Ләйлә Фарис кызы.
-
Мәсьәләләр чишү конкурсы 04.12.2018
Математика атналыгы кысаларында укучылар арасында мәсәләләр чишү конкурсы уздырылды. Барлык класслардан да укучылар теләп катнашты.
Мәктәп буенча җиңүче - Хафизов Ш. (11 класс) -15 балл - 15 баллдан