Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
E-Mail: | kirovschool@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 82 учащихся и 30 воспитанников |
У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
"Экстремизмга-Юк!" 18.09.2019
Республикакүләм "Экстремизмга-Юк!" айлыгы кысаларында мәктәбебездә аерым план нигезендә эш башкарыла. Класс сәгатьләре, төрле очрашулар, ачык чаралар. Ә менә 18 сентябрь көнне мәктәбебездә эвакуация оештырылды. Бу аңлату, оештыру эшләре укучыларның, укытучы-техник хезмәткәрләрнең иминлеге өчен уздырылды..
-
Укучылар җыелышы
17.09.2019
17 сентябрь көнне мәктәбебездә Укучыларның гомуми җыелышы узды. Укучылар кагыйдәләре, хокук-бурычлары искә төшерелде. Яңа уку елына яңа состав сайланды.
-
Бакчада көзге эшләр
07.09.2019
Көз - үзенең муллыгы, байлыгы белән аерылып торучы ел фасылы ул. Бакчаларда быел бигрәк барлык җиләк- җимешләр, яшелчәләр мул булды, күкрәп үсте. 7-9 сентябрь көннзре мәктәбебездә бакчадагы уңышларны җыеп алу көне итеп оештырылды. Укучылар өмәдә бик теләп катнашылар.
-
Мәрхәмәтлелек ярминкәсе 06.09.2019
6 сентябрь көнне мәктәбебездә Мәрхәмәтлелек ярминкәсе үтте. Барлык класс укучылары да актив катнашты.
-
Белем көнендә 01.09.2019
Менә тагын җәйләр узып, сагынып көтеп алган 1сентябрь - Белем бәйрәме килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә. Быелгы уку елына мәктәбебездә - 1сыйныфка 15 сабый укырга керә. Класс җитәкчеләре- Сәмигуллина Ф.И. Гомуми укучылар саны-103. Хәерле, имин еллар булсын. Барыгызны да бәйрәм белән!
-
Чисталык һәркемгә кирәк! 07.05.2019
9 Май-Җиңү көне! Шул уңайдан әзерлек максатыннан мәктәбебезнең 7-8 класс укучылары Җиңү паркын чистарту, тәртипкә китерү өмәсендә катнаштылар.
-
Җиңү бәйрәменә әзерлек! 07.05.2019
"Тамчы " балалар бакчасы коллективы балалар белән авылыбызның тыл ветераннарында булдылар. Хәлләрен белеп, бәйрәм тантанасына чакырып кайттылар.
-
Шигырь бәйгесендә 04.05.2019
Апрель ае- Туган тел ае! Шул уңайдан районыбызда шигырь сөйләүчеләр бәйгесе булып үтте. Мәктәбебездән Мирхайдарова Айсылу-2 урын( укытучысы- Сәмигуллина Ф.И.), Галлямов Камил- 3 урын (укытучысы-Шәйхелмәрдәнова Н.А.), Акирова Гөлнур- 3урынга ия булды.(укытучысы Җиһангирова Н.М.). Җиңүче укучыларны котлыйбыз!
-
Балаларны саклау көне 29.04.2019
29 апрель көнне мәктәптә Балаларны саклау көне оештырылды. Актлар залында үз-үзеңне саклау буенча ТИН укытучысы Шәйхелмәрдәнов Ә.В. ачык дәрес күрсәтте. Укучылар марля повязка киделәр, беренче ярдәм күрсәтү буенча сорауларга җавап бирделәр. Спорт мәйдәнчыгында 1,5 км аралыгына йөгерү ярышы булып үтте.
-
"Ак читек" ни сөйли? 24.04.2019
24апрель көнне мәктәбебездә якташыбыз Айгөл Әхмәтгалиеваның "Ак читек" әсәре буенча китап укучылары конференциясе булып узды. Конференцияне 9 класс укучылары уздырды. Кичәдә авылыбызның ак апасы- Роза Шәйхелмәрдәнова, авыл китапханә мөдире- Энҗе Сибгатуллина, әсәрдәге Илсөяр образының прототибы, Сәфәр авылыннан Инсия апа Хаҗиевалар катнашты. Укучылар бу көнне бик сорауларга җавап таптылар, яшәү мәгънәсенә төшенделәр.