Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
E-Mail: | kirovschool@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 82 учащихся и 30 воспитанников |
У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Әхлак дәресләрендә 26.11.2019
Быелгы уку елында мәктәбебездә укучыларга Әхлак дәресләрен хәзерге вакытта лаеклы ялда булучы хөрмәтле укытучыбыз Әфузә Мирзәхмәтовна уздыра. 26 ноябрь көнне ул укучылар белән очрашты.
-
"Җәлил укулары"н да. 24.11.2019
24 ноябрь көнне Тукай районы Иске Абдул авылында "Җәлил укулары" бәйгесенең зона этабы үтте. Мәктәбебез укучысы Хуҗина Азилә бу бәйгедә катнашты, уңышлы чыгыш ясап кайтты. Сертификатка ия булды.
-
"Шимбә мәктәбе"ндә 23.11.2019
23 ноябрь көнне мәктәбебездә "Шимбә мәктәбе" кысаларында Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы, "Укытучы-эксперт" Ландыш Фидүс кызы Әһлетдинова укучыларны олипиадага әзерләү буенча мастер-класс үткәрде.
-
Баскетбол ярышында
23.11.2019
23 ноябрь көнне районыбызда Егетләр һәм Кызларның баскетбол ярышы булып узды. Мэктәбебез кызлары 3 урынга ия булдылар.
-
Шәкуров Гавис абыйларда кунакта 09.11.2019
9 ноябрь көнне мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Н.М.Җиһангирова, ТИН укытучысы Ә.В.Шәйхелмәрдәнов һәм укучылар Олыймән авылында яшәүче Шәкуров Гавис абыйларда булдылар. 2020 елның 9 маенда Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылды бу очрашу. Гавис абыйның әле дә җор телле булуы, тормышны яратуы куренеп тора, ачык йөзе, аек акыллы булуы, йөзенең нурлылыгы җәлеп итте укучыларны. Сугыш елларының авыр булуын, Суслангердагы еллар, Берлинны ничек алуларын бугенгедән итеп искә алды ул. Киленнәре Резида апаның тәмле ризыклары белән очрашу чәй табыны артында дәвам итте.
-
Китапханэ белән элемтә 08.11.2019
8 ноябрь көнне 5 класс укучылары татар теле һәм әдәбияты укытучысы Н.М.Җиһангирова белән авылыбыз китапханәсенә бардылар. Китапханә мөдире Энҗе Фасил кызы укучыларга китапның кирәклеген, аның кадерен белү турында әнгәмә корды, укучылар яңа гына табадан төшүче китапларны күрделәр, үзләренә укырга китап алдылар.
-
"Җәлил укулары"бәйгесендә 26.10.2019
Мәктәбебезнең 8 класс укучысы Хуҗина Азилә "Җәлил укулары" иҗат бәйгесендә катнашып район буенча 2 урынга ия булды. Азиләне, укытучысы Рашитова Илюса Салимҗановнаны котлыйбыз!
-
Иптәшләрчә очрашуда 25.10.2019
25 октябрь көнне Пучы урта мәктәбендә Егетләр һәм Кызлар командаларының баскетбол буенча иптәшләрчә очрашуы булды. Егетләр 20/ 63 кә оттырып, ә кызларыбыз 42/20 белән җиңү яулап кайттылар.
-
Көзге өмәдә
25.10.2019
Мәктәбебезнең 8-9 класс укучылары авылыбызның паркын чистартуда катнаштылар. Коелган яфрак,чүп, агач ботакларын җыйдылар.
-
Көзге уңыш бәйрәмендә
25.10.2019
25 октябрь көнне башлангыч классларның Көзге уңыш бәйрәмнәре гөрләп узды. Һәр укучы әкият геройлары, көзге уңыш, көзге матурлыкны тасвирлап кием әзерләгән иделәр. Бәйрәм матур шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды.