Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 311 312 313 314 315 316 ( 317 ) 318 319 320 >>
-
Бүген БДИ 23.12.2011

Бүген 11 класс укучылары өчен гимназиядә математикадан БДИ үткәрелә.
-
Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре 22.12.2011

Тиздән гимназиядә Яңа ел бәйрәмнәре узачак. Кыш бабай белән Кар кызы бәйрәмгә 7-8 класс укучыларын 27 нче декабрь 15 сәгатьтә, 2-4 ләрне 28 нче декабрь көнне 9 сәгатьтә, 5-6 ларны 12 сәгатьтә, 9-11 ләрне 17 сәгатьтә көтеп калалар. Рәхим итегез, укучылар!
-
"ТИН укытучысы - 2011" 21.12.2011

Районда "ТИН укытучысы - 2011" конкурсының финал этабы уза. Безнең гимназиянең ТИН укытучысы Ришат Тимершаех улы да анда катнаша. Аңа уңышлар телибез.
-
Созвездие-Йолдызлык - 2012 15.12.2011

Гимназиядә "Созвездие-Йолдызлык - 2012" телевизион эстрада сәнгате фестиваленең мәктәп туры бара. Фестиваль өч көн дәвам итә.
-
Татар теленнән олимпиада нәтиҗәләре 09.12.2011

Татар теленнән олимпиаданың район туры тәмамланды. Безнең гимназиянең кызлары Шәвәлиева Гүзәл (9 сыйныф), Шәрипова Миләүшә (11 сыйныф) - 1 урын, Валькова Алена (10 сыйныф) - 2 урын яуладылар. Укытучылары Әминова Ләйсән Галиәкбәр кызы. Афәрин!
-
Физик культура фәненнән олимпиада нәтиҗәләре 01.12.2011

29 ноябрь көнне физик культура фәненнән олимпиаданың район туры узды. Харрасова А.Р. шәкертләре Зәйнуллин Айнур (11 сыйныф) - I урынга, Шагзамова Алинә (11 сыйныф) - II урынга, Шәкүрова Айгөл (8а сыйныфы) - II урынга ия булдылар. Җиңүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз.
-
Җәмгыять белеме фәненнән олимпиада нәтиҗәләре 30.11.2011

Районда җәмгыять белеме фәненнән олимпиада булып узды. Безнең гимназия укучылары анда уңышлы гына чыгыш ясадылар. 8а сыйныф укучысы Шәйхин Айдар I урынга, Валькова Алена II урынга, Әсләмов Динар III урынга лаек булдылар. Укытучылары Абдуллина М.М. Афәрин!!!
-
Тормыш иминлеге нигезләре олимпиадасы нәтиҗәләре 29.11.2011

Тормыш иминлеге нигезләре олимпиадасында 10 сыйныф укучысы Әсләмов Динар II урынга лаек булды. Укытучысы Сибгатуллин Р.Т. Җиңүчене котлыйбыз.
-
Кызлар командасы волейбол буенча район ярышы призерлары 28.11.2011

Шимбә көнне кызлар арасында район буенча волейбол ярышы булып узды. Гимназия командасы анда III урын алуга иреште. Кызларыбызга алдагы ярышларда да уңышлар телибез.
-
Экология олимпиадасында уңышлар 26.11.2011

Солтанова Сөмбел (9 сыйныф) - экология олимпиадасында II урын алуга иреште. (Укытучысы Вәлиева А.Р.) Афәрин!
















