Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 311 312 ( 313 ) 314 315 316 317 318 319 320 >>
-
Ел укытучысы - 2012 10.02.2012

17 февраль көнне гимназия базасында "Ел укытучысы - 2012" конкурсы район этабының 2 туры узачак. Конкурста гимназия, Актаныш 1 нче, Актаныш 2нче, Яңа Әлем, Кадет, Богады, Меңнәр мәктәпләре укытучылары катнашачак.
-
Укытучылар игътибарына 10.02.2012

2012/13 нче уку елында Татарстан мәктәпләре тулысынча электрон журнал белән эшләүгә күчәчәк. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының приказы белән министрлыкның сайтында танышырга була. Тулырак...
-
Барыбыз да чаңгыга 09.02.2012

12 февраль көнне бөтенрәсәй "Чаңгы юлы - 2012" көне буларак билгеле. Бу көнне Рәсәйнең барлык чаңгы сөючеләре шушы ярышта катнышыр дип көтелә. Гимназия коллективы да тулы составта чаңгы шуарга чыгачак.
-
Илнар - җиңүчеләр арасында 08.02.2012

Үткән атнада Казан шәһәрендә технология фәне буенча бөтенрәсәй олимпиадасының региональ туры үткәрелде. Районыбыз данын анда гимназия укучысы Шәйхуллин Илнар яклады. Ул үзенең проектын (фотода) уңышлы яклап, җиңүчеләр арасына керде. Илнар белән аның укытучысы Ришат Тимершаехович мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Илнарга уңышлар теләп калабыз.
-
Күзәтчелек советының I утырышы узды 08.02.2012

6 февраль көнне гимназиябездә Күзәтчелек советының I утырышы узды. Анда ТР фән һәм мәгариф министрының беренче урынбасары Д.М.Мостафин, КФУның филология һәм сәнгать институты ректоры Р.Р.Җамалетдинов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.И.Шәрипов, Татарстан Республикасы язучылар Берлеге рәисе И.М.Ибраһимов, “Яр-Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты” ректоры Ф.З.Мостафина, Яр-Чаллы шәһәренең 36 нчы “Золотая горка” гимназиясе директоры Ф.М.Ивлева, Актаныш муниципаль район башлыгы Э.Н.Фәттахов, Актаныш “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат”ының ата-аналар комитеты әгъзасы, гимназия укытучылары катнашты.
-
Зур җиңүебез 08.02.2012

9 класс укучысы Шәвәлиева Гүзәл Казанда узган татар теле буенча республикакүләм олимпиадада 1 урын яулады. Мәктәп коллективы Гүзәлне һәм аның укытучысы Ләйсән Галиәкбәр кызын зур җиңүләре белән котлый һәм рәхмәт белдерә. Гүзәлнең алдагы елларда да шундый җиңүләр яулавын телибез.
-
Видеоконференция 08.02.2012

Бүген гимназиядә Мәскәү шәһәрендә урнашкан Индонезия илчелеге мәктәбендә укучы балалар һәм аларның укытучылары белән видеоконференция узды. Очрашуда гимназиянең директоры, укытучылары һәм бер төркем укучылары катнашты. Конференцияне инглиз теле укытучысы Рамил Маратович оештырды. Мондый очрашулар ешрак оештырылачак дип уйлыйбыз.
-
Укытучыбызның уңышы 07.02.2012

Гимназиябезнең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Ришат Тимершаех улы Минзәлә шәһәрендә узган "ТИН ел укытучысы - 2012" республикакүләм конкурсының зона этабында уңышлы чыгыш ясап II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
-
Хоккей яңалыклары 07.02.2012

Узган атнада район үзәгендә хоккей буенча мәктәп командалары арасында финал ярышлары тәмамланды. Ничә еллар инде беренчелекне бирмәгән командабыз быел "нибары" 3 урынга ия булды. Егетләребезгә киләсе елда уңышлырак чыгыш ясавын теләп калабыз.
-
Конкурс тәмам 06.02.2012

"Русский медвежонок" уен-конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Мәктәптән иң югары күрсәткечләрне 2а класс укучысы Акбиров Илсуар белән 7 класс укучысы Анамова Диләфрүз күрсәттеләр. Рус теле укытучысы Диләрә Фирдинант кызы рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Җиңүчеләргә рәхмәтләребезне җиткерәбез.
















