Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 228 229 ( 230 ) >>
-
Йолдызлык - 2015 12.03.2015

10-11 нче март көннәрендә гимназия-интернат укучылары район мәдәният йортында узган "Созвездие-Йолдызлык - 2015" эстрада фестиваленең муниципаль сайлап алу турында катнаштылар.
-
"Йолдызлык - 2015" конкурсы үтә 06.03.2015

Бүген гимназия-интернатта "Созвездие-Йолдызлык - 2015" эстрада фестиваленең сайлап алу туры үтте. Жюри әгъзалары укучылар тәкъдим иткән концерт номерларының иң-иңнәрен сайлап алды. Укучыларыбызга муниципаль этапта уңышлар телибез.
-
Алмаз - чемпион! 03.03.2015

Гимназия-интернатның 5 сыйныф укучысы Галиев Алмаз Башкортостан Республикасы Илеш районының Югары Яркәй авылы йөзү буенча ачык беренчелегеннән 1 нче урынны һәм Нефтекама шәһәренең йөзү буенча ачык беренчелегеннән 2 нче урынны алып кайтты.
-
Семинарда булып кайттылар 03.03.2015

Гимназия-интернат укучылары Елжасова Розалия, Миргаязова Резеда һәм Хуҗиева Динара 27 нче февральдән 1 нче мартка Буа шәһәрендә узган татар гимназияләрендә "Сәләт" балалар клубларын оештыру семинарында булып кайттылар.
-
Актаныш районы хезмәт ияләренең кышкы спартакиадасы үтте 02.03.2015

Кичә Актаныш районы хезмәт ияләренең кышкы спартакиадасы үтте. Гимназия-интернат командасы чаңгы эстафетасында (Сибгатуллин Р.Т., Гарипова Р.И., Басыйров Р.Р.) 1 урын, дартста (Харрасова А.Р.) 1 урын, канатта (Сибгатуллин Р.Т., Миргаязов Р.Р., Гарипов Р.М., Басыйров Р.Р., Әминов Н.Ф.) 2урын, йөзүдә (Хафизова З.М.) 3 урын, турникта күтәрелүдә (Галиәхмәтов А.К.) 3 урын, бадминтонда (Хөсәенов Л.Н.) 3 урынны яулады.
-
Аделина - җиңүче! 02.03.2015

11 нче сыйныф укучысы Егорова Аделина Яр Чаллы шәһәрендә узган «Solo Dance Chelny» Бөтенроссия конкурсыннан 1 урынны алып кайтты.
-
Безнекеләр - беренче! 26.02.2015

Бүген "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә педагоглар арасында профессиональ конкурсларның район этабына нәтиҗәләр ясалды. Барлык конкурсларда да гимназия-интернат педагоглары сынатмады. "Ел укытучысы - 2015" конкурсының җиңүчесе дип химия укытучысы Гарипова Рүзилә Илдар кызы табылды. "Ел сыйныф җитәкчесе - 2015" конкурсында 2 нче урынны 5А сыйныфы җитәкчесе Әминова Илүзә Флүс кызы яулады. "Педагог-психолог - 2015" конкурсында 1 нче урынны Мисбахова Лилия Рәшит кызы, "Өстәмә белем бирү педагогы - 2015" конкурсында җиңүне сәнгать мәктәбе педагогы, гимназия-интернатның рәсем укытучысы Сәрвәров Айрат Изил улы яулады. Афәрин, без булдырабыз!
-
Инглиз теле буенча олимпиада нәтиҗәләре 25.02.2015

5-6 нчы сыйныф укучылары арасында уздырылган инглиз теле буенча район олимпиадасында гимназия-интернатның 6 нчы сыйныф укучысы Шәяхмәтова Элина - җиңүче (укытучысы Тимирова Лилия Фнүн кызы), 5 нче сыйныф укучылары Имамов Гадел һәм Хаев Альберт призер булдылар (укытучылары Әюпова Ләйсән Рәшит кызы). Афәрин!
-
Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең кышкы Спартакиадасы үтте 24.02.2015

21 нче февраль көнне Кукмара муниципаль районында республика буенча мәгариф хезмәткәрләре кышкы Спартакиадасының финал ярышлары үтте.
-
Рус теле буенча Республика олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булды 24.02.2015

Милли мәктәпләр арасында уздырылган рус теле буенча Республика олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булды. Гимназия-интернатның 10 нчы сыйныф укучысы Гумирова Аделия олимпиадада призер булды (укытучысы Нурыева И.А.). Котлыйбыз!















