Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 ( 227 ) 228 229 230 >>
-
Казанда "Илһам" яшь шагыйрьләр һәм язучылар иҗат бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр 16.04.2015

15 нче апрель көнне "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Илһам" Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар иҗат бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булды. Иҗади бәйгенең төп максаты − татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләтле булган яшьләрне ачыклау.
Безнең гимназия-интернаттан Галиева Алинә драматургия номинациясендә 1 урын, поэзия һәм проза номинацияләрендә Салахова Айсинә һәм Фаррахова Римма 2 урынга лаек дип табылдылар. Әһлетдинова Энҗе, Шәймиева Энҗе, Шәкурова Гөлназ лаурест исемен алдылар. Укытучылары Әминова Л.Г. һәм Әһлетдинова Л.Ф. Котлыйбыз! -
Уңышларыбыз 13.04.2015

Егетләр арасында баскетбол буенча район беренчелегендә гимназия-интернат командасы 3 урынны яулады.
-
Призер булдылар 13.04.2015

Кызлар арасында баскетбол буенча район беренчелегендә гимназия-интернат командасы 2 урынны яулады.
-
Альбина булдыра 13.04.2015

Гимназия-интернатның 5 сыйныф укучысы Маннапова Альбина бадминтон буенча Татарстан Республикасы беренчелегеннән бронза медаль белән кайтты. Афәрин!
-
"Гимназия йолдызлары" концерты 11.04.2015

Бүген Актанышның мәдәният йортында "Гимназия йолдызлары" концерты үтте. Бәйрәмдә район, республика, Россиякүләм олимпиадалар, конкурслар, фестивальләр, спорт ярышлары җиңүчеләре һәм призерлары тәбрикләнде.
-
Конкурста җиңү 10.04.2015

Районкүләм "Физик ут" конкурсында Саррахов Данияр, Губаева Динара, Нуруллин Нияздан торган гимназия-интернат командасы 1 урынны яулады. Команданың җитәкчесе Әминов Н.Ф.
-
"Татар егете - 2015" һәм "Татар кызы - 2015" конкурслары үтте 08.04.2015

Кичә Актанышта "Татар егете - 2015" һәм "Татар кызы - 2015" республикакүләм конкурсларының муниципаль этабы финалы үтте. Гимназия-интернатның 9Б сыйныфы укучысы Гарипов Рәдис Гран-При иясе, ә 11Б сыйныфы укучысы Шакирова Ләйлә "Иң сөйкемле кыз" номинациясендә җиңүче булды. Котлыйбыз!
-
Спорт яңалыклары 07.04.2015

Бадминтон буенча район беренчелегендә гимназия-интернат укучылары Маннапова Альбина (5Б) һәм Надергулова Наилә (9Б) 1 нче урыннарны, ә Губаева Динара (8А) 2 нче урынны яуладылар.
-
Уңышларыбыз 07.04.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган шахмат буенча район беренчелегендә гимназия-интернат укучылары Дәүләтов Фаил (5А) 1 нче, Гыйльфанова Айзилә (11А) 2 нче, Имамов Гадел (5А) һәм Хөрмәтуллин Таһир (5А) 3 нче урыннарны яуладылар. Гимназия-интернат командасы барлык нәтиҗәләр буенча 2 нче урында.
-
Спорт яңалыклары 06.04.2015

Гимназия-интернатның 5 сыйныф укучысы Галиев Алмаз Актаныш йөзү мәктәбе уздырган район беренчелегендә 2 нче, ә Мөслимдә узган "Нептун" бассейны кубогы ярышларында 1 нче урыннарны яулады.















