Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 231 ) 232 233 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
"Татар егете - 2015" һәм "Татар кызы - 2015" конкурслары үтте 08.04.2015

Кичә Актанышта "Татар егете - 2015" һәм "Татар кызы - 2015" республикакүләм конкурсларының муниципаль этабы финалы үтте. Гимназия-интернатның 9Б сыйныфы укучысы Гарипов Рәдис Гран-При иясе, ә 11Б сыйныфы укучысы Шакирова Ләйлә "Иң сөйкемле кыз" номинациясендә җиңүче булды. Котлыйбыз!
-
Спорт яңалыклары 07.04.2015

Бадминтон буенча район беренчелегендә гимназия-интернат укучылары Маннапова Альбина (5Б) һәм Надергулова Наилә (9Б) 1 нче урыннарны, ә Губаева Динара (8А) 2 нче урынны яуладылар.
-
Уңышларыбыз 07.04.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган шахмат буенча район беренчелегендә гимназия-интернат укучылары Дәүләтов Фаил (5А) 1 нче, Гыйльфанова Айзилә (11А) 2 нче, Имамов Гадел (5А) һәм Хөрмәтуллин Таһир (5А) 3 нче урыннарны яуладылар. Гимназия-интернат командасы барлык нәтиҗәләр буенча 2 нче урында.
-
Спорт яңалыклары 06.04.2015

Гимназия-интернатның 5 сыйныф укучысы Галиев Алмаз Актаныш йөзү мәктәбе уздырган район беренчелегендә 2 нче, ә Мөслимдә узган "Нептун" бассейны кубогы ярышларында 1 нче урыннарны яулады.
-
Уңышларыбыз 06.04.2015

Атаклы шахмат остазы Ганиев А.Г. истәлегенә багышланган республикакүләм шахмат фестивалендә гимназия-интернатның 5 сыйныф укучысы Имамов Гадел 2 нче урынны яулады.
-
Шахматта уңышлар 06.04.2015

Башкотостан Республикасы Дүртөйле шәһәре һәм Актаныш авылы арасында шахмат буенча иптәшләрчә очрашу турнирында (Актанышта һәм Дүртөйледә үтте) гимназия-интернатның 5 сыйныф укучылары Имамов Гадел 1 һәм 2 нче урыннарны, Хөрмәтуллин Таһир 1 нче урынны яуладылар.
-
Айдарны тәбрикләдек 06.04.2015

Бүген гимназия-интернатның барлык укучылары тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчесе, гимназия-интернатның 11 нче сыйныф укучысы Шәйхин Айдарны олимпиадада җиңү хөрмәтеннән тәбрикләп каршы алды.
-
Айдар - абсолют җиңүче! 03.04.2015

28 нче марттан 2 нче апрельгә кадәр Санкт-Петербург шәһәрендә тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасының финал этабы үтте. Гимназия-интернатның 11 нче сыйныф укучысы Шәйхин Айдар олимпиада нәтиҗәләре буенча җиңүче дип табылды. Айдарны һәм аның укытучысы Миләүшә Магъсум кызы Абдуллинаны чын күңелдән шушы җиңүләре белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.
-
Гарипова Рүзилә Илдар кызы "Ел укытучысы - 2015" конкурсының финалында катнашачак 02.04.2015

Гимназия-интернатның химия укытучысы Рүзилә Илдар кызы улы Гарипова "Ел укытучысы - 2015" конкурсының финалында катнашачак. 21 нче март көнне үткән конкурсның зона этаплары нәтиҗәләре буенча ул финалистлар арасына керде. Конкурсның 13-17 нче апрель көннәрендә үтәчәк финал этабында Рүзилә Илдар кызына уңышлар телибез.
-
Алинә - җиңүче! 01.04.2015

Гимназия-интернатның 11 нче сыйныф укучысы Галиева Алинә (җитәкчесе Әһлетдинова Л.Ф.) Укучыларның Н.И.Лобачевский исемендәге XVI Идел буе фәнни конференциясенең "Фольклор. Татар әдәбияты" секциясендә җиңү яулады. Котлыйбыз!
















