Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 ( 194 ) 195 196 197 198 199 200 >>
-
"Гамил Афзал укулары" 16.05.2017

"Гамил Афзал укулары" VI республикакүләм педагогик укуларының 2 нче турына үтүче укытучылар исемлеге билгеле булды.
-
Гамил Афзал иҗат фестивале 16.05.2017

18 май көнне, "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты" бинасында, Гамил Афзал иҗат фестивалендә икенче турга үткән укучыларны бүләкләү тантанасы уздырыла. Регистрация вакыты: 08.00-08.50 сәг., башлана 09.00 сәг-тә. Адресы: Актаныш авылы, Аэропорт урамы,3а
-
Уку елы алдынгылары хөрмәтләнде 06.05.2017

Район мәдәният йортында, гимназия-интернатның 2016-17 нче уку елы алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы үтте. Бүләкләнүчеләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фаттахов, Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының “Мәгариф идарәсе” муниципаль оешмасы җитәкчесе Илшат Рәфит улы Вахитов һәм “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты” директоры Рамил Марат улы Гарипов котлады. Әлеге чарада гимназиянең спортта, сәнгатьтә, проектлар эшчәнлегендә, фән олимпиадаларында аеруча зур уңышларга ирешкән укучылары һәм укытучылары министрлыкның Рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре белән бүләкләнде. Тамашачылар буларак әти-әниләр, уку йорты белән хезмәттәшлек итүче оешма җитәкчеләре килгән иде.
-
"Без яшь, без сәләтле..." олимпиадасын йомгаклау 05.05.2017

Республикакүләм үткәрелгән “Без яшь, без сәләтле...” укучылар олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләү чарасы булып узды. Интеллектуаль бәйгедә катнашып, җиңүче һәм призер исеменә лаек дип табылган, Сарман, Минзәлә, Мөслим, Азнакай, Илеш, Бөгелмә, Норлат районнары укучылары, иң элек, гимназия-интернатта экскурсиядә булдылар. Соңыннан, район мәдәният йортында, бүләкләү тантанасында катнаштылар. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фаттахов котлады.
-
EF вәкилләре гимназиядә 05.05.2017

Халыкара телләр өйрәнү ЕF компаниясенең Россиядәге филиалы генераль директоры Эдуард Балдаков җитәкчелегендәге делегация гимназиягә эшлекле визит белән килде. Очрашу барышында компания вәкилләре гимназиянең инглиз теле укытучылары белән тренинг үткәрделәр, укучыларның инглизчә сөйләм теле дәрәҗәсен үстерү буенча 1 еллык проект тәкъдим иттеләр һәм шушы юнәлештә хезмәттәшлек килешүе төзелде.
-
Гамил Афзал фестивале
29.04.2017
Гамил Афзал фестиваленең икенче турына сайлап алынган эшләр исемлеге билгеле булды. /upload/storage/org90/files/фестиваль 2 тур_пос версия.doc
-
Гимназиядә Тукай көннәре 26.04.2017

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көне уңаеннан гимназиядә һәм интернат өлешләрендә тәрбияви чаралар үткәрелде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы җитәкчелегендә оештырылган “Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән класстан тыш чара, интернат тәрбиячеләре әзерләгән “Син Тукайны беләсеңме?” зирәк-шоу уеннары балалар күңеленә бик тә хуш килде. Бәйрәм мизгелләрен вконтакте битләрендә карый аласыз: https://vk.com/akt_gymnasium
-
Дәүләт телләрендә иң яхшы укыту тәҗрибәсе 25.04.2017

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән республикакүләм “Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында дәүләт телләрендә иң яхшы укыту тәҗрибәсе” бәйгесендә гимназиябез, иң яхшы 10 мәктәп белән берлектә, 1 млн. сумлык грантка ия булды.
-
Мастер-класс бәйгесе 25.04.2017

Гимназия-интернат базасында район мәктәпләре китапханәчеләренең мастер-класс бәйгесе узды. Алар үзләренең эш алымнары белән уртаклаштылар, берсеннән-берсе кызыклы чыгышлар тәкъдим ителде.
-
"Илһам" яшь язучылар бәйгесе 24.04.2017

Гимназияның уңышлар сандыгы тагын да тулыланды. “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә 7 нче Б сыйныф укучысы Хурмаева Р. - II дәрәҗәле дипломга, 6 нчы А сыйныф укучысы Вәлиева Н., 11 нче А сыйныф укучысы Сафина А. - III дәрәҗәле дипломга лаек булдылар. 5 нче сыйныф укучысы Татыева А., 10 нчы А сыйныф укучылары Әһлетдинова Э., Галиева Р., Шаймухаметова А., Салахова А., 11 нче Б сыйныф укучысы Салахова А. – лауреатлар булдылар. Котлыйбыз!















